Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Тәвәккәл ансамбль
19.12.2019

Тәвәккәл ансамбль

Язмамны шундый исем белән башларга булдым. Аның сәбәбе шуннан гыйбарәт, без, “Шатлык” халык ансамбле, Удмуртиядән беренче булып, ике дә уйламыйча Мәскәү шәһәренә концерт куярга юл тоттык. Узган ел Мәскәү шәһәре Сабан туенда катнашкан идек инде. Шуннан бирле без Мәскәү татарлары белән элемтәдә тордык. Ниһаять, “Шатлык” халык ансамбле, “Афәрин” бию ансамбле Мәскәү тамашачысы алдында имтихан тоттык. Алар безне Ижау тамашачысы кебек алкышларга күмделәр, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Концерттан соң да таралышырга ашыкмадылар, аралаш­тык, фикер алыштык. “Сез зуррак сәхнәләрдә чыгыш ясарга лаек, кабат килүегезне көтеп калабыз һәм сезнең концертны оештырырга булышырбыз”, — диделәр алар.
Концерттан соң Татарлар штабының вәкилләре безнең белән очрашу оештырды. Анда Мәскәү шәһәрендә 30 ел эшләп килүче “Идел” ансамбле, “Шүрәле” төркеме бар иде. Барлык ансамбльләр чыгышы белән ул бик матур кичәгә әверелде. “Идел” ансамбле белән бергә “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашканнарны искә алып утырдык. Икенче көнне Мәскәү буенча экскурсияләрдә йөрдек, Яңа ел бәйрәменә бизәлгән чыршыларны күзәтеп, аларның матурлыгына хәйран калдык. Кремль сараенда “Татар җыры” конкурсы концертын тамаша кылдык.
Концертыбызны оештырырга ярдәм иткән, тумышы белән Әгерҗе районы Салагыш авылыннан булган Рөстәм Фаиз улы Ямалиевка, вокзалда каршы алуны оештырган Зөлфирә ханымга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Рөстәм әфәнде агымдагы елда туган ягына кайтып, ифтар ашлары уздырып, якташларына бәйрәм ясаган. Киләчәктә дә планнары зурдан. Әгерҗе районына кергән барлык авылларны җыеп, Сабантуй оештырмакчы. Бирсен, Ходай, хыяллары тормышка ашсын.
“Шатлык” халык ансамбленең бер үзенчәлекле ягы бар. Ансамбль һәрвакыт башка төбәкләрдә үткәрелгән конкурсларда беренче булып катнаша. Башкортстанда, Пермь, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Чабаксар шәһәрләрендә узган “Түгәрәк уен” фестивальләрендә катнаштык. Ансамблебезнең дәрте сүнмәсен, башка шәһәрләргә дә концертлар белән барырга язсын.

Фәния Гаделшина.