Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тәкъдирне йөгәнләүче
31.08.2012

Тәкъдирне йөгәнләүче

Редакциябезгә газета алырга килеп йөрүчеләр арасында төрле кешеләр бар. Аларның кайберләре безнең белән исәнләшеп кенә китә, кайберләре исә, Рәшит абый Ситдыйков кебек, дөнья хәлләре турында сөйли, яңалыклар белән уртаклаша.

Шулай беркөнне Рәшит абый килеп керде дә, үзенең адашы янына — Машиностроительләр посёлогындагы картлар һәм инвалидлар өчен интернатка барып кайтырга җыенуы турында әйтте. «Рәшит абый — гаҗәеп кеше ул, — диде. — Үзе сәламәт кеше шикелле ирекле хәрәкәтләнә алмаса да, телефон төймәләренә авызына каләм алып баса, кирәкле номерны безгә караганда да тизрәк җыеп шалтырата. Иң гаҗәбе: шәһәр үзәгендә сафка басачак мәчет төзелешенә хәйран гына суммада акча бирде. Ул чыгым тотарга тиеш түгел, югыйсә, без аңа хәер-сәдакалар белән ярдәм итәргә тиеш, шулай да ул мәчет төзелешенә үз өлешен кертүне хуп күрде».

Әлбәттә, бу милләттәшебез белән күзгә-күз күрешеп танышасым килде, Рәшит абыйга бу хакта әйттем. Ул исә алдагы баруда миңа дәшәргә вәгъдә бирде һәм сүзендә торды.

«Мин 43нче елгы, 4 июньдә туганмын, Ижауныкы, — дип, үзе турында сөйләп китте Рәшит бабай. — Кечкенә чактан ук йөрмәдем, тумыштан шулай. Табиблар: «Бәлки бер яшьтән соң атлап китәр, бәлки 2 яшьтән соң», — дигәннәр, шулай итеп, алар минем кайчан аякка басуымны көткәннәр, тик… Быел миңа 69 тулды.

Әти-әнием 84нче елны үлделәр: әни гыйнварда, әти исә 11 айдан соң китте. Аннары мин Роза исемле сеңелем белән тордым.

Мин яшь чакта 7 ел канцелярия скрепкасы бөктем. Әткәй-әнкәй тимерчыбык алып кайтырлар иде дә, мунчадан капкага кадәр сүтеп, аның техник майларын, күгәреген чистартып, тиешле озынлыкта кискәләрләр иде. Миңа скрепка ясар өчен һәр кисентене өчәр мәртәбә бөгәргә туры килде, шул рәвешле тешләремне харап иттем. Нишләтәсең, элек бит хезмәт стажын тутырмыйча, пенсия дә бирмәделәр (редакциядән: әйе, чынлап та, Советлар Союзы вакытында пенсионерлар тормышын күзаллау өчен Валерий Фефёловның «В СССР инвалидов нет!..» китабын уку да җитә). Шуннан соң Мәскәүдәге «Комсомольская правда» газетасы корреспонденты минем хакта «Мужество жить» мәкаләсе язып чыкты. Шул газета ярдәмендә мине «Металлоизделия» заводына эшкә алдылар. Анда мин ау мылтыклары өчен сәдәф кебек 12нче, 16нчы калибрлы ПЖИ кистем. Стажым тулып җиткәч тә, директор минем эштән китүемне сорады: «Син 3 ел эшләгәнне завод бер айда үтәп чыга, сине асрау табыш китерми, пенсия аласың, шул максатка ирешер өчен эшләдең дә бит инде», — диде. Миңа үз ихтыярым белән гариза язарга туры килде.

90нчы елларда Таҗикстанда яшәгән Шамил абыем Душанбедан качак булып кайтты. Аның белән 4 ел бергә яшәдек. Уртак тел табу авыр була башлагач, мин үз теләгем белән бирегә килергә теләк белдердем».

— Үз иркегез белән килдегез мени? — дип гаҗәпкә калдым мин.

— Монда миңа бик ошый. — Тема читкә борылды. — Санитаркалар да яхшы. Хәер, «ачуланышмыйбыз», дип әйтеп булмый, кем әйтмешли, «гаиләдә савыт-саба шыл­тырамый тормый».

— Шулай итеп гаилә корып яшәү бәхетенә ирешмәдегез инде.

— Юк шул, өйләнмәдем. Башта баручы бар иде, ләкин әни каршы килде. «Мин исән чакта өйләнергә уйлама да, — диде ул. — Өйләнәсең икән, мунчага чыгып кит». Үзебезнең урамда үскән бер хатын бар иде, безгә кереп йөрде. Ире эчкәнгә, аннан аерылган иде ул, 5 яшьлек кызы калды. Ул минем белән торырга риза иде. Мин – ахмак, әни сүзен тыңладым. Миңа шунда мунчага чыгып китәсе калган да… Ул, иптәш кызлары белән су керергә барып, суга батты…

Әңгәмәбездә тынлык урнашты.

— Менә бу татар газетасы «Яңарыш»ны бик күп еллар алам инде мин, — дип, сүзен дәвам итте Рәшит бабай. — Әхәт абый бик булыша, рәхмәт аңа, исәнлек-сау­лык белән яшәргә язсын.>

— Алу — бер хәл, укыйсызмы соң? — дип кызыксынам.

Көлә.

— Ничек укымаска инде?! — ди. — Укымасам, мин аны алдырмас та идем.

Санитаркага бик озак итеп фотографияләр эзләткәч, әллә кайдан гына бер төргәк иске фотографияләр килеп чыкты.

— Бу — минем әтием, — дип, аларны күрсәтә башлады Рәшит бабай. Ул фотограф булып эшләде… Өйдә торганда хат язышып, шахмат турнирларында катнаша идем. Хәзер дә шахмат-шашка уйнарга яратам. — Әңгәмәдәшем тыйнак кына үзенең казанышларын — төрле елларда турнирларда «беренче-икенче-өченче урыннар алды» дип язылган дипломнар һәм грамоталарын күрсәтте. Болар өстенә Рәшит бабай интернатта шашка-шахмат клубы президенты да икән! «Башка интернатлар белән оешмаара турнирлар да уздырсалар иде, — дип, теләген белдерде Рәшит бабай. — «Автобус ялларга министрлыкның акчасы юк», — дигән сылтау белән безне беркая да алып бармыйлар.

Безнең монда 10 җырчы һәм 1 гармунчылы «Посиделки» ансамбле бар. Сәхнә димәктән, бирегә бушлай концертлар белән татар ансамбльләре килсен иде. Әле күптән түгел «Танок» ансамбле безне җыр-биюләр белән сөендереп китте, кышын «Италмас» кунак булды. Ләкин күңел никтер татар җырына-моңына сусап тора…»

Рәшит бабай — бик хисчән кеше, юмор аңлаудан, шаярта белүдән дә мәхрүм түгел. Аның хәлендәге башкалар аракы белән мавыгып китәләр дә, озак та үтми якты дөнь­я белән хушлашалар. Мөмкинлекләре чиклеләр генә түгел, сау-сәламәт кешеләр дә әллә нинди башбаштаклыклар эшләп ташлыйлар, юк кына сәбәптән үз-үзләренә кул салалар. Ә ул бирешми. Үзе калак тотып ашый алмый башласа да, күршеләре белән аралашып, шашка-шахмат уйнап, тормыштан ямь һәм тәм табып яши бирә, дөньядагы хәлләр белән кызыксынып тора, мәчет төзелеше өчен дә борчыла. Мәчет салдыруда катнашу — бик саваплы гамәл, аның әҗерләре кеше вафатыннан соң да һәр намаз, һәр дога белән салдыручыга ирешеп тора, диелә бит. Рәшит бабайның шундый үрнәк күрсәтүенә рәхмәт әйтәсем килә минем. Рәхмәт, Рәшит бабай!

Рамил Хәмидуллин