Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Тәнзиләбезгә рәхмәтле!
21.02.2013

Тәнзиләбезгә рәхмәтле!

Безнең Тауҗамал авылы зур булмаса да, Аллагы шөкер, мәчетебез, медпункт, кибетләр бар. Менә хәзер бер ел инде мәдәният йорты да эшләп килә. Биредә бәйрәмнәрдә зурлап концертлар, төрле кичәләр уздырыла. Бу эшләрдә мәдәният йорты мөдире Тәнзилә Илалетдинованың өлеше зур. Берничә ел югарыда утыручылардан клуб ачуны сорап йөрдек. Тәнзиләнең тырышлыгы аркасында мәдәният йорты ачылды, тәртипкә китерелде. Сөйли дә, сөйләшә дә, оештыра да белә ул. Хәзер мәдәният йортында телевизор да, видеомагнитофон да бар. Яңа елга да мәктәп укучылары белән бергәләп концерт куйганнар иде. Айнур Садыйков, Илүсә Илалетдинова, Гөлназ Җаппарова, Расил Юнысов үзебезнең татар телендә чыгышлар ясадылар. Кичәне оеш­тыруга эшмәкәрләребез  ярдәм итте.

Тәнзиләбез, концерт куючылар һәм ярдәм итәргә әзер торган эшмәкәрләребез булганда мәдәният йорты гөрләп, халыкны үзенә тартып торыр, дип уйлыйбыз.

Зөлхиҗә Гыйләҗева, Тауҗамал авылы