Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Тәнкыйть кирәкле шәйдер
16.05.2013

Тәнкыйть кирәкле шәйдер

Тәнкыйть кирәкле шәйдер

Тәнкыйть кирәкле шәйдер

24 майда Казан шәһәрендә Татарстан Язучылар берлегенең әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш булып узды. Әлеге чарада Удмуртиянең “Яңарыш” газетасы каршында эшләп килгән “Балкыш” әдәби түгәрәге, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзалары Ринат Батталов, Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин, Гөлфия Исхакова, Чыңгыз Мусин, Әлфирә Низамова да катнашты. Җыелыш Казанның Тукай клубында узды һәм ул быел әдәби тәнкыйтькә – тәнкыйтьнең торышына, үсеш-юнәлешләренә, перспективаларын билгеләүгә багышланган иде.

Чара соңгы бер ел эчендә вафат булган тугыз язучыны искә алу белән башланып китте. Җыелышны язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан үзе алып барды. Ул җыелышның ни өчен тәнкыйть темасына узуын ассызыклап, Габдулла Тукайның “Тәнкыйть кирәкле шәйдер” дигән мәкаләсеннән юлларны мисал итеп китерде. Ул берлекнең соңгы бер ел эчендә башкарылган эшләренә хисап ясады. Эшләнгән эшләр шактый икән: Тукай клубының яңадан сафка басып эшли башлавы, клубта язучыларның иҗат кичәләре, китапларын тәкъдир итү, язучыларны искә алу чаралары уздырылу; сайт ачылу; берлек хезмәткәрләренең тиешле эш җиһазлары белән тәэмин ителүе, мохтаҗ язучыларга матди ярдәм күрсәтү, берлек каршында “Яшьләр” клубы оешу һ.б. Рәфис Корбан татар әдәбияты мирасын тәрҗемә итү буенча башланган эшләр турында да әйтеп узды. Бүгенге көндә татар әдәбиятын урысчага, чуашчага, төрекчәгә тәрҗемә итү өчен аерым кешеләр билгеләнгән.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә игълан ителгән проза әсәрләре конкурсы, Мәдәният министрлыгы һәм “Сәләт” оешмасы белән берлектә уздырылган мәктәп укучылары арасындагы республикакүләм шигырь конкурслары да әдәби процессны үстерү һәм киңәйтү максатын күздә тотып оештырылган. Соңгы бер ел эчендә язучылар сафы сигез кешегә арткан.

Президент Рөстәм Миңнеханов пенсионер язучыларга өстәмә акча бүленеп барылачаган вәгъдә иткән. Димәк, киләсе елның икенче яртысыннан пенсионер язучыларга ай саен бер мең күләмендә пенсиясенә өстәмә пособие бирү карала. Узган елда 34 язучы Васильево, 14 язучы Бәкер ял итү санаторийларында сәламәтлеген ныгыткан.

Яшьләрне барлау, хәзерге буынга әдәби алмаш әзерләү, берлекне яшәртү, әдәби хәрәкәтне баету кебек максатларны күз уңында тоткан рәис Рәфис Корбан тәнкыйтьнең никадәр кирәклеген һәм җитешмәвен билгеләп үтү белән бергә язучыларны заманнан артта калмаска, Интернет челтәре, компьютер белән дус булып, җәмәгать һәм әдәби процесс эшләрендә активрак булырга, бәйләнештә торырга чакырды.

Җыелышта Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Һади Такташ, Җамал Вәлиди исемендәге премияләренә лаек булучыларны бүләкләү булды. Быел Гаяз Исхакый исемендәге премиягә “Талисман” китабы өчен Марсель Галиев; Һади Такташ исемендәге премиягә “Авыл моңы” җыентыгы өчен Рөстәм Зәкуан; Фатих Хөсни премиясенә “Җәнбәт җәвере”, “Данәгөл” китаплары өчен Альберт Хәсәнов, Җамал Вәлиди премиясенә “Мәһдиев йолдызлыгы” хезмәте өчен Тәлгать Галиуллин лаек булдылар.

Чыгышларда әдәби тәнкыйтьнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеге әйтелде, бүгенге проза, поэзиянең торышы яктыртылды, татар матбугаты басмаларына күзәтү ясалды. Сүз алучыларның да, залдагыларның да татар әдәбиятына, милли тормышка битараф булмавына, чыгышларның җанлы, сайланган темасына хас тәнкыйди, фикерле булуы инандырды.

Элмира Нигъмәтҗан