Тәрбияче булу жиңелме?
Бер дә уйламаганда классташ дустымны очраттым. Күптәннән күрешмәгәнлектән, сөйләшер сүзләребез күбәйгән. Бераз аралашкач: «Һаман эшлисеңмени әле?» — дип сорап куйды. Эшләгәч, нәрсә әйтим: «Әйе, эшлим», — дидем. «Эшләрсең, эшләмәскә, ни эшегез бар инде сезнең, гомер буе уйныйсың да уйныйсың», — дип аптырашта калдырды. “Әйе, уйнар өчен укыгач, гомер буе уйнадым инде», — дидем дә әңгәмәбезне икенче юнәлешкә борып җибәрергә ашыктым. Тик төптән уйласаң, барлык кешеләр дә тәрбияче булып эшли алмыйлар бит. Чөнки тәрбияче булу өчен бик сабыр холыклы, түземле, эшкә житез, һөнәреңне яратырга, балалар белән балаларча сөйләшә белергә кирәк. Сүземне дәлилләү өчен тәрбиячеләрнең бер эш көнен генә тасвирлыйсым килә.
Дүшәмбе эшкә килгәндә үк еллык планга нигезләнелгән атналык планың әзер, педагог тарафыннан раслап, кул куелган булырга тиеш. Иртән 28 баланы һәм аларның әти-әниләрен елмаеп, үзенең эчке кичерешләреңне беркемгә дә сиздермичә каршы алып, баланы, елатмаска тырышып, алардан алып каласың. Бигрәктә ясле төркемендә — балалар бакчасына ияләшә башлаган вакытта бик авыр эш. Бу чорда тәрбияче һәр баланың үзенә генә хас булган гадәтләрен исендә калдырырга һәм балага үзенең яратуын белдерергә тырыша, шул ук вакытта ипләп кенә баланы режимның кайсы вакытында нәрсә эшләргә кирәклегенә өйрәтә. Зурлар өчен эш булып тоелмаган нәрсәләргә: өстәл артында аякларны рәттән кую, арканы төз тоту, кашыкны дөрес тотып ашау, ашаганда киемнәрен пычратмау, ашар алдыннан кулны сабынлап юу кебек шөгыльләрне гадәткә кертә. Балаларга физкультура, музыка дәресләре бик ошый: алар анда җырлар, биюләр өйрәнәләр, композиторлар белән танышалар.
Дәресләр бетеп, уйнарга чыккач, тәрбияче кышын кулына көрәген, җәен себеркесен ала. Мәйданчыкны чистарта — бу эшкә теләкләре булган балалар да кушылалар. Бәйрәмнәр вакытында тәрбиячеләр артистларга әйләнәләр, үз рольләрен алдан ятлап, балалар белән бергәләп җырлыйлар, бииләр һәм уйныйлар. Мондый бәйрәмнәргә әзерләнгәндә, тәрбиячеләр балаларны үз-үзләрен матур итеп тотарга, кирәгеннән артык кычкырмаска, зал буйлап чабып йөрмәскә, кунакка килгән артистлар белән матур, итагатьле итеп сөйләшергә өйрәтәләр. Бу шөгыльләр киләчәктә балаларның мәктәптә, автобус яки трамвайда, мәдәният сарайларында, кибетләрдә, китапханәләрдә үзләрен дөрес тотарга өйрәнүнең беренче адымы булып тора.
Һәр тәрбияче укытучылар кебек үк кимендә өч елга бер тапкыр белемен күтәрү буенча курсларда укый, имтиханнар тапшыра, җитәкчеләргә, хезмәттәшләренә үз төркем балалары белән практик эшләр (дәресләр, программага нигезләнеп сюжетлы уеннар, бәйрәм һәм күңел ачу кичәләре яки балалар белән сәхнәләштерелгән әкиятләр) күрсәтәләр.
Ныклап уйласаң, тәрбиячегә бик күп төрле һөнәрләрне үзләштерергә туры килә. Минем уйлавымча, ата-аналар каршында баланың исәнлеге, иминлеге, сәламәтлеге өчен генә җавап бирү дә — ул бик җаваплы эш. Менә шулай уйный-уйный эшлибез инде.
Рәсилә Гатауллина,
116нчы балалар бакчасы,
Ижау шәһәре.



