Тәрбия вакытлыча гына булмый
Бала — бәгырь ите, дисәләр дә, Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев каршында балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил Ольга Авдеева белән булган пресс-конференциядә яңгыраган саннарны ишеткәч, аның хаклыгы акрынлап югала баруын тойдым. Күпме балалалар кыйнала, үтерелә. Аларга карата күпме җенси җинаять кылына, яңа туган сабыйлар чүп савытына ыргытыла. Балалар үзләре дә бик яшьли җинаять юлына басалар, бик иртә эчкечеләргә, наркоманнарга әйләнәләр.
Иң элек әти-әниләрнең игътибарсызлыклары аркасында килеп чыккан фаҗигаләргә тукталыйк. 2015 елда 2 бала югары каттан егылып төшеп, 1 бала электр тогыннан, 3 бала юл һәлакәтендә, 6 бала суга батып, 1 бала янгында үлгән. Күңелне иң әрнеткәне — балаларга карата ясалган җинаятьләрнең 96%ы якыннары, танышлары катнашында эшләнүе. 2015 елда балаларын кыйнаганнары өчен 31 ата-ана исәпкә куелган, яңа туган 4 сабый чүп савытыннан табылган. Ә 157 җинаять балаларга карата җенси характерда эшләнгән.
“Әлеге саннар төгәлдер дип уйламыйм. Бик күп очракта яшүсмерләр әти-әниләреннән күргән җәберләнүләре турында беркемгә дә сөйләмиләр. Мәсәлән, бер кыз баланы үги әтисе 3 ел дәвамында көчләп яшәгән. Кыз кайгысын әнисенә дә, укытучыларына да, иптәшләренә дә сөйләмәгән. Медицина тикшеренүе үткәндә дә табиблар кыздагы үзгәрешне сизмәгәннәр. Ижау шәһәренең Республика клиник хастаханәсендә көчләнгән, җәбер-золым күргән балаларга психологлар, психотерапевтлар, социаль хезмәткәрләр ярдәм күрсәтә. Тик мондый хезмәт күрсәтү өчен шәһәрдә аерым үзәкләр булырга тиеш. Яшүсмерләр ышаныч телефоннары, ярдәм итү хезмәтләре хакында хәбәрдар булсыннар өчен мәктәпләрдә, балалар шифаханәсендә, китапханәләрдә һәм башка балалар күпләп йөри торган учреждениеләрдә бу хакта мәгълүматлар эленеп торырга тиеш. Кызганычка каршы, мәктәпләрдә балалар күңеленә ачкыч табардай психологлар бармак белән генә санарлык. Шуның өчен иң элек әти-әни баласына карата игътибарлы булырга, аларның тотышларыннан, кыяфәтеннән ук аларны күрә, аңлый белергә, ярдәм итәргә тиешләр. Ә яшүсмерләр аралашуга мохтаҗ. Шуңа күрә мин үзем төрле юллар табып, алар белән сөйләшәм, координаталарымны калдырам. Ел әйләнәсендә 774 яшүсмер мөрәҗәгать итте. Ятим яшүсмерләрне күбрәк торак мәсьәләсе кызыксындыра. Әти-әнисе аерылган балаларны әниләре яки әтиләре белән аралашмау борчый. Бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмаска тырышам”, — ди Ольга Авдеева.
2015 елда — 19, ә быел 7 яшүсмернең үз-үзенә кул салуы теркәлгән. Ольга Авдеева балалар алдында туган проблемаларга җитди карарга, вак мәсьәлә, дип кенә кул селтәргә ярамаганлыгын кисәтте. Беренче тапкыр гашыйк булган, яратып йөргән кызлары, егетләре белән аерылышканда балаларга аеруча игътибарлы булырга киңәш итеп: “Безнең дә беренче мәхәббәтләр булды, үтә ул”, — дип, исе китмәгән әти-әниләр балаларын югалткач кына гаепләрен аңлыйлар”, — диде ул.
Бүгенге көндә яшь гаиләләр озын гомерле түгел. Бу саннарда да чагыла. Үткән ел 11 мең гаилә теркәлгән булса, аерылучылар саны 5 меңнән артып киткән. 463 әти-әни ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. 11 мең 200 әти балаларына алимент түлиләр, шул исәптән, 500е алимент түләмәгәнгә эзәрлекләнәләр. Балигъ булмаган 97 яшүсмер гаилә корганнар. 14 яшькә кадәрле 8 кыз, 14-18 яшьлек 33 кыз әни булганнар. Ә 108 кыз авырларын төшергәннәр. Шушы саннарга карыйсың да ирексездән, “Үзләре дә тәрбиягә мохтаҗ бу кызлар ничек итеп сабыйларына дөрес тәрбия бирә алсыннар инде”, — дип уйлап куясың.
Җинаять юлына басучы балаларның саны елдан-ел артуы да күңелне борчуга сала. 2015 елда балалар тарафыннан 850 җинаять кылынган, шуларның 177се спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң эшләнгән. 271 җинаять яшүсмерләр тарафыннан икенче тапкыр кылынган. “Яшүсмерләр 14 яшьтән авыр җинаять өчен, ә 16 яшьтән җинаять җаваплылыгы өчен җавапка тартылалар. Без яшүсмерләргә балалар дип карарга күнеккән. Ә 14 яшьләре тулганчы алар тарафыннан күпме җинаятьләр кылына? Тәртип бозучы әлеге балаларны җәмгыятьтән вакытлыча аерып тору үзәге 2010 елда ябылган иде. 2015 елда ул кабат торгызылды. Үзәккә балалар суд карары белән эләгәләр. Аларны тайгак юлдан саклау өчен Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, психологлар эшлиләр. Быел 38 тәртип бозучы бала җәмгыятьтән вакытлыча аерып тәрбияләү үзәгендә реабилитация уздылар”, — ди Ольга Авдеева.
Әйе, әлеге үзәкләр вакытлыча гына балаларны бозык юлдан саклап калырлар. Әмма балаларны тәрбияләү вакытлыча гына була алмый шул, чөнки алар һәрвакыт тәрбиягә, назга, яратуга мохтаҗ. Шуның өчен сабыйларыбызны көн саен, бөтен көчебезне куеп тәрбиялик.
Рилия Закирова.




