Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


30.06.2022

Төзәлмәс яралар

Гомер… Нәрсәгә генә тиңләмибез без аны?! Гомер – яфрак, гомер дисбесе, гомер юлы, гомер китабы дибез. Искән җилләр, аккан суларга тиңлибез. Юкса, гомер без үткән ара бит ул! Туганнан алып соңгы көнгә кадәр яшәлгән көннәр. Соңгы вакытта гомерне мин тубал-тубал итеп күрәм. Аллаһы Тәгалә адәм балаларына тубал-тубал гомер өләшә… Кемгәдер туп-тулы, хәтта өяләм! Ә кемнекедер тулар-тулмас, кемгәдер ярты тубал, ә кемнекедер төбендә генә күренә… Ә кемгәдер – бары бер тамчы… Алары туып та өлгерә алмаганнардыр инде.. Өлешеңә тигән тубал сыеның тәменең төрлелеге тагы! Татлы, баллы, ачы, бик ачы… Әйе, гомер озынлыклары да, язмышлар да һәркемнеке үзгә, кабатланмас… Һәр йөрәктә иң бәхетле мизгелләр һәм мәңге төзәлмәс яралар яши.
Гөлле, чәчәкле июль! Минем дөньяга килгән, тәүге тапкыр аваз салган һәм мәңгелеккә үзенә гашыйк иткән кояшлы җәй ае! Тик… айлар да хыянәт итә икән! 1976 елның июле минем иң газиз, яраткан кешемне – әтиемне – мәңгелеккә алып китте. Аңа нибары 52 яшь иде. Соңгы минутларында әнием дога укып, иреннәренә су тидергәндә, «әткәем», дип өзгә­ләнеп үкседем… Ишеткәндер инде, мәрхүмкәем (ул мине аеруча ярата иде), күзләреннән бөртек-бөртек яшьләр минем беләгемә тәгәрәп төште… Ул көннәрдә миңа башка кояш чыкмас сыман тоелды, күңелемне караңгылык басты. 23 яшемдә булсам да, ачык капка, күп җыелган халык, әткәемне соңгы юлга озату куркыныч төш кебек җаныма уелып калды. Өч ир туганым янәшәсендә, әти-әни канатына ышыкланып, тулы гаилә җылысын тоеп үткән балачагымнан соң, кап-кара болыт сыман ишелеп килгән тәүге кайгы иде бу! Әмма әле бу башы гына булган икән!
1986 елның салкын кышында, Чаллыда гомер итүче 37 яшьлек абыем Альберт сөекле хатынын, улын, кызын калдырып, бакыйлыкка күчте. Эш урынында ток сукты аны. Көләч, бик ярдәмчел, гел йөгереп кенә йөри торган абыемны туган йортыбызга күтәреп алып кергәндә, әнием аңын югалтты… Их, бу баласын җуйган аналарның йөрәгенә каннар савадыр. Бу көн­нәрне искә төшерсәң, исләр китәрлек! Абыемның үлеменнән соң мин аның шигырьләрен дә табып укыдым. Гел ашкынып яшәгән хисле абыем кыска гомерле булды. Ә хатынын – Альбина апабызны узган ел коронавирус алып китте. Бер юаныч бар – улы Данил да, кызы Гөлнара да бик игелек­ле, мәрхәмәтле, иманлы булып үсеп, гаилә корып, инде балалар үстерәләр. Гомерләре генә озын, хәерле булсын!
1995 ел. Тагын шул июль ае! Чаллыда укып, шунда өйләнеп, төпләнеп калган, утыз яшен генә тутырган энекәшем Рәшитнең, авыл­га әнкәй, туганнары янына чираттагы ялына кайтуы соңгысы, мәңгелеккә туган туфрагына кайтып ятуы булды. Ашказаны авыртып, кан китеп, Әгерҗегә алып бардык та, сөйләшеп, көлә-көлә саубуллашып киткән энекәшемнең үле гәүдәсен алып кайттык. Авыртынып торган килеш туган көнем белән котлап китүе, изге теләкләре бүгенгедәй колагымда чыңлый… Авыр, бик авыр булды аны озату. Матур, акыллы, сабыр булуы өстенә бик күп укый иде. Аның кулыннан китап төшмәде. Хатыны тол, алты яшьлек кызы әтисез калды. Әнкәй бик авыр кичерде төпчегенең үле­мен. Зират юлыннан алып кайтып булмады. Ул һәр бәйрәмгә чәчәкләр алып, уллары янына ашыкты. «Мине көтәләр алар», – дия иде ул. Мин гел аның янәшәсендә булырга тырыштым. Ә күңел әрнеп-әрнеп шигъри тәлгәшләр койды.
«…Үз җанымны алдан сорасалар,
Синнән алда булса әҗәлем,
Бик сөенер идем, хәзер инде,
Яшәү түгел минем яшәвем.
Барыр юлым көн дә зират юлы,
Анда көтә мине улларым.
Салкын ташны кочып, җирне сөеп,
Яргаланып бетте кулларым…
Сагыш тулы анам күз яшьләре
Көн дә түгелә кабер ташына.
Каеннар да башын ия сыман,
Ап-ак чәчле Анам каршында».
2000 ел. 18 сентябрь. «Энекәшең Наил Әгерҗедә моргта», – дип хәбәр килде. Кичә генә тәрәзәдән кул болгап озатып калдым бит. Юк, юк!!! – дип бар дөньяга кычкырасы, тәгәрәп елыйсы килә… Тик булмый, ярамый. Инде ике инфаркт кичергән әниемә бу коточкыч хә­бәр­не җиткерәсем бар… Әмма ничек?! Ул ишек алдында эшләп йөри иде. «Әйдә әле, әнкәй, өйгә керик. Наил авырып киткән әле…» – дип сүз башлавыма, әнкәй кинәт кенә борылды да, күзләремә туп-туры карап: «Үлгәнмени?!» – диде. Ий, бу ана йөрәгенең сизгерлеге! Искиткеч олы сабырлык күрсәтеп, әнием үзе белән яшәүче соңгы улын да җир куенына салды… Тагын ике алма кебек кыз ятим калдылар.
2003 ел. «Язмышым канатын­да» исемле тәүге китабымны тәкъ­дим итү кичәсендә әнием сәхнә түрендә хөрмәтләнде. Гел берүк сүзләрне кабатлады: «Бер баламның – кызымның гына 50 яшь тулган көнен күрдем… Рәхмәт, кызым, иңне-иңгә куеп, бөтен кайгыларны кичердек!»
Ул елда нигәдер күңелем шомланды, нәрсәдер булыр кебек, куркам, беләм, сизәм… Күңел тыныч түгел, куллар каләмгә үрелә.
Белеп яшим, тоеп яшим
Мин ул көннең киләсен.
Гомер сәгатең суккач та,
Кылларның өзеләсен.
Куркып кына көтеп яшим,
Мин ул таңның туасын.
Миңа гомер биргән җанның
Күкләргә атыласын…
Һәм ул көн килде. 2003 елның салкын кышында 78 яшендә әнием күзләрен мәңгелеккә йомды. Инсульт диделәр. Телефоннан шалтыратып: «Кил кызым, мин үләм бугай!» – диде ул, аннан өстәп куйды: «Йөгермә, синең дә йөрәгең авырта бит …» Йөгердем әлбәттә, тик, өлгермәдем. Учларында дарулары, үзе тынып калган… Кулларын кулыма алдым, йөрәгенең соңгы хәлсез тибешләре… Китте, әнием дә китте… Язмыш ачысын төбенә кадәр эчеп, сабырлыгын, акылын, зиһенен җуймыйча, көчле зат икәнлегенә ышандырып китте. Барысы да киттеләр, мине ялгыз калдырып киттеләр… Әле мин соңрак өзгәләнеп тагын шигырь юллары тезәрмен:
Кояш гомере теләсәк тә,
Әниләр китә икән.
Ул киткән көннең ачысы
Гомергә җитә икән…
Үз балаларым үсеп җиткәч, якыннарымны югалту ачысы бераз басылды кебек. Тик миңа ир туганнарым, әтием гомерем буе җитмәде. Әгәр алар исән булса, минем тормышым күпкә рәхәтрәк, яшәвем мәгънәлерәк, һәр көнем гамьлерәк булыр иде. Алар минем гомерлек төзәлмәс яраларым… Шуңадыр да инде, тату, бердәм бертуганнарны күрсәм сокланам, күзләр тимәсен дим. Ә исән булып та, аралашмыйча яшәүчеләрне күрсәм, гаҗәпләнәм… Ничек алай була икән соң?! Гомерләр бит бер генә бирелә. Ә иң мөһиме: иртәгә ни буласын, кем китәсен беребез дә белмибез. Бүген яшәргә кирәк! Һәм һәр бүгеннең бәхетле мизгелләре күбрәк булсын иде!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.

Редакциядән: «Яңарыш» газета­сының иң актив хәбәрчесе Әлфирә апа Низамованың 4 июльдә туган көне. Хөрмәтле Әлфирә ханым, сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булуын телибез. Кызганычка каршы, еллар шатлыклар гына түгел, гомерлек югалтуларын да калдырып китә. Сезнең тормышыгызда сынау­лар җитәрлек булган. Әмма сез ул сынауларны сынмыйча үтә алуыгыз белән безгә үрнәк булып торасыз. Киләчәктә иҗат чишмәгез саекмасын.