Төп бурычлары — һәрвакыт әзер булу!
Һәрбер кеше үзенең гаиләсе, балалары, туганнары, ата-анасы белән дөньяның тәмен белеп, хыялларын тормышка ашырып матур гына яшәп ятканда хәвеф-хәтәр бездән бер адым ераклыкта гына йөри. Бер генә ялгышлык эшләсәң, шунда ук зур бәхетсезлек, зур каза килеп чыгарга мөмкин. Кеше, үзенең гомерен саклап калыр өчен, бик тә сак булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык күп кенә кешеләрне бәхетсезлеккә һәм фаҗигагә китерә. Менә шундый бәлаләрнең берсе — янгын. Халыкта шундый мәкаль бар: «Бурдан кала, уттан калмый». Иң аянычы шул, социологларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, ел дәвамында янгыннардан меңнәрчә кеше һәлак була. Алар арасында янгын чыгуда бөтенләй гаепсез кешеләр дә күп: күрше-күләннәр, балалар, карт-корылар һәм янгын сүндерүчеләр…
Янгыннарга каршы көрәшне оештыру тарихы XV гасырга — Василий Темный патшалык иткән чорларга барып тоташа. Ә Петр I патшалык иткән чорда исә Петербургта агач йортлар төзү тыела. Шәһәрдә яшәүчеләргә үз йортларында аена бер мәртәбә мич торбаларын чистартырга әмер бирелә. Көн саен «төтен чыгару» бөтен урыннарда да рөхсәт ителми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар билгеләнә. Янгынга каршы чаралар турында инструкцияләр һәм патша указлары ул вакыт өчен шактый зур тиражлар белән бастырыла. Аларны якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә чиркәүләрдә кычкырып укый торган булалар. Мичләрнең төзелеше турында указны да ул яза һәм чыгара, Мәскәүдә часовнялар (кәшәнә) санын киметә. Шәмнәр куллану сәбәпле, агачтан эшләнгән биналарда янгын чыгу куркынычы зур була. Тәүге янгынчылар командалары Мәскәүдә һәм Петербургта XIX гасыр башында төзелә.
Әлбәттә, күп гасырлар дәвамында бу өлкәдә күп нәрсә үзгәрә. Ләкин бернәрсә шул килеш кала: бу өлкәдә бары тик кыю, батыр, тәвәккәл, фидакарь кешеләр генә эшли һәм бүген дә алар халыкның иминлеге сагында уяу хезмәт итүләрен дәвам итәләр.
17 апрельдә Россиянең янгынга каршы көрәшү тармагында эшләүчеләр Янгыннан саклану көнен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан Ленин районының 3нче санлы янгыннан коткару бүлегендә, ветераннарны чакырып, бәйрәм оештырдылар. Аларны УР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәсе җитәкчесе урынбасары полковник Андрей Перепечай һәм УРның Янгынга каршы көрәш хезмәте идарәсенең җитәкчесе полковник Александр Гущин котлады. Ветераннарга Рәхмәт хатлары, юбилей медальләре тапшырылды. Бәйрәм концертында 105нче санлы бакча балалары, УР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ветераннар хоры чыгыш ясады. Ветераннар элекке хезмәтләрен искә төшереп, янгын сүндерү эстафетасында катнашып, көч сынаштылар.
Янгын сүндерү хезмәтендә эшләүчеләр белән аралашуым беренче тапкыр. Күбесе яшь кенә булуга карамастан, инде отставкада. Арада үз тормышларын куркыныч астына куеп, халыкка ярдәм иткәннәре дә күп. Ләкин алар бу турыда күп сөйләргә яратмыйлар. Ленин районының 3нче санлы янгыннан коткару бүлегендә хезмәт куючы кече сержант Гаяз Муллаәхмәтовка 25 яшь. Ул тумышы белән Сарапул шәһәреннән. Воткинск шәһәрендә кадет мәктәбе, Ижау шәһәрендә Дәүләт һәм муниципаль көллиятен тәмамлаган. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң бирегә эшкә урнашкан. “Ике ел янгын сүндерүче булып эшләдем. Төрле вакытны күрергә туры килде. Бу эшкә күңелең ятып, син теләсә кайсы вакытта бурычыңны үтәргә әзер булырга тиешсең. Балачакта янгын сүндерүчеләрнең формасы, погоннарындагы йолдызлары кызыксындырган булса, хәзер кешеләргә вакытында ярдәмгә килеп җитү безнең эшебездә мөһим урын алып торганын аңлыйбыз. Янгын сүндерүченең төп бурычы — һәрвакыт әзер булу. Хәзер икенче ел бүлекнең хуҗалык мөлкәте минем җаваплылыкта. Бу һөнәрне сайлаганга бер дә үкенмим!” — диде ул бик тыйнак кына. Әлеге очрашудан соң тагын бер бәхетсезлек булды. 22 апрельдә Ленин районы Почтовая урамында шәхси йорт янды. 12 техника ярдәмендә 38 янгын сүндерүче янгын белән көрәшсәләр дә, кызганычка каршы, бу юлы “кызыл әтәч” бирешмәде. Нәтиҗәдә биш кеше һәлак булды. Алар арасында икесе — балалар. Янгын электр челтәренең кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыккан.
Әйе, баш исән булса, әйбер табыла. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмый. Үз тормышларын куркыныч астына куеп, ә кайбер чакларда корбан да итеп, көн дә янгын дигән «аждаһа» авызыннан күпме кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып калучыларның хезмәте бәясез.
Рәфилә Рәсүлева.




