Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиягә Росавтодор җитәкчесе Роман Старовойт килде
22.06.2017

Удмуртиягә Росавтодор җитәкчесе Роман Старовойт килде

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт Казан-Новосибирск маршруты буенча эшлекле сәфәрендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проектының гамәлгә ашырылуын тикшереп йөрешли Ижауда да тукталды.
Алар Республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов белән бергәләп Карл Либкнехт, Удмуртская, 9нчы Гыйнвар һәм Воткинское шоссе урамнарындагы юллар торышын карап чыктылар. Роман Старовойт: “Ижау агломерациясенә караган юлларның яртысы көзгә кадәр таләпләргә җавап бирерлек итеп төзекләндереләчәк. Бу регион тарихында беренче тапкыр шундый рекордлы күрсәткеч булачак. Эш барышында юл һәлакәте күп була торган 84 урын бетереләчәк”, — диде журналистларга. Әлеге проект буенча тө­­зекләндерелгән юлларга гарантия 4 ел булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Александр Бречалов: “Республикада юл хуҗалыгы тармагындагы проблемаларны хәл итү өчен минем киңәшчем Ярослав Семенов җитәкчелегендә эшче төркем оеш­тырылды. Нәтиҗәләр дә бар инде. Без сатулашуга җитди карадык һәм 170 млн. сумны янга калдыра алдык. Бу акчалар өстәмә чакрым юллар төзекләндерүгә сарыф ителәчәк”, — диде.
Россия Президенты тарафыннан расланган РФ Транспорт минисртлыгының әлеге проекты нигезендә 1500 автомобиль юлларын һәм урамнарны үз эченә алган Ижау агломерациясе инфраструктурасы, шул исәптән 240 км озынлыктагы федераль карамактагы юллар яңартылачак. Ел башында Ижау агломерациясенә караучы юлларның 562 чакрымы гына таләпләргә җавап бирә иде, бу — 36%. Ә федераль юлларда бу күрсәткеч 63% тәшкил итә.
Агымдагы елда төрле югарылыктагы бюджетлардан 1,78 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Ел ахырында федераль юлларның торышын таләпләргә җавап бирү күрсәткечен 80%ка җиткерү максат итеп куела. Шулай ук Ижау — Воткинск (2,5 км), Воткинск — Кельчино (6,5 км) һәм Вот­кинск — Черная (3,2 км), Ижау — Воткинск (5,6 км), Завьялово — Каменное(5,4 км), Ижау — Люк (9,9 км), Завьялово — Гольяны (10,1 км), Сарапул — Воткинск (9,6 км), Якшур-Бодья — Шаркан (4,2 км) һәм Ижау­ны Көнбатыштан урап узу юлы (39 км) төзекләндереләчәк.