Удмуртиядә — Бураново фестивале
Удмуртиядә 23-27 июнь көннәрендә II Халыкара Бураново фестивале үтәчәк. Әлеге фестивальне Бураново әбиләре хөрмәтенә РФ Мәдәният министрлыгы, УР Мәдәният һәм туризм министрлыгы, Удмуртия Хөкүмәте оештыра. 23 июньдә цирк бинасында фольклор фестиваленең тантаналы өлеше үтте. Биредә 20 дән артык коллектив, шул исәптән 200 дән артык катнашучы үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Катнашучыларның географиясе киң. Фестивальдә Удмуртиянең 25 районыннан, Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән, Марий Эл һәм Калмык Республикаларыннан, Һиндстан һәм Кытай илләреннән фольклор иҗат коллективлары катнашты.
Фестивальне Бураново әбиләре башлап җибәрде. Сүз дә юк, яхшы яздырылган тавыш, җыр. Янымда утырган удмурт ансамбле әгъзалары “Безнең җырны да яздырсалар, без дә шулай җырлар идек, мондый әбиләр авыл саен ич”, — дип сөйләшеп утырдылар. Әлбәттә, бу шулай, ләкин Удмуртияне бөтен дөньяга таныткан Бураново әбиләренә рәхмәттән башка сүз юк! Марий Эл Республикасыннан килгән фольклор коллектив чыгышында үзебезнең татар милләтенең аһәңнәрен тойдым. Удмуртиянең “Айкай” җыр һәм бию фольклор дәүләт театры халкыбызның Сабан туе уеннарын күрсәтте. Бу безнең милләтләр арасындагы дуслыкны күрсәтә, чөнки без — бербөтен. Әлеге фестивальдә тамашачы гадирәк, чын милли гореф-гадәтләрне күрсәткән коллективларны җылырак кабул итте. Шаркан районыннан килгән гармунчылар коллективы — моның дәлиле. Алар тере тавышка чыгыш ясап, тамашачының мәхәббәтен яуладылар. Калмык Республикасыннан килгән фольклор коллективын телгә алмый үтә алмыйм. Костюмнары, биюләре, җырлары белән әсир иттеләр алар тамашачыны. Үзләренең милләтләренең яшәешен, йолаларын ачып бирделәр.
Һиндстаннан килгән фольклор коллективы чыгышын тамашачылар алкышларга күмделәр. Алар Һиндстанда популяр булган, калкан һәм кылычлар белән, барабаннарда уйнап, “Чхау” исемле хәрби бию күрсәттеләр. Әлеге биюнең максаты физик көчне, батырлыкны арттыру.
Кытайның Хубэй провинциясеннән килгән Ухань консерваториясенең камера оркестры уйнаганда, Кытай илләрендә йөргәндәй булдым.
Фестивальнең төп сәбәпчеләре Бураново әбиләре 24 июньдә кунакларны үзләрендә кабул иттеләр. 26 июньдә Үзәк мәйданда 18.00 сәгатьтә фестивальнең гала-концерты узачак.
Рәфилә Рәсүлева.



