Удмуртиядә — Мәскәү көннәре
10-12 июнь көннәрендә Удмуртиядә Мәскәү көннәре узды. Әлеге чара кысаларында түгәрәк өстәлләр, эшлекле очрашулар, презентацияләр, күргәзмәләр һәм концертлар оештырылды. Төп максаты — Удмуртиянең уңай имиджын булдыру һәм инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген арттыру, РФ субъектлары белән икътисади һәм мәдәни бәйләнешләрне ныгыту. Мәскәү делегациясен Башкаланың милли сәясәт, регионара элемтәләр һәм туризм департаменты җитәкчесе Владимир Черников җитәкләде.
Мәскәүлеләр иң элек Җиңү скверындагы “Мәңгелек ут” монументына чәчәкләр куйдылар. Владимир Черников сүзләренә караганда, бүгенге көндә Удмуртиядә Мәскәү өчен көрәшкән 19 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, аларның һәркайсына Мәскәү Хөкүмәтеннән бүләкләр тапшырылачак. Соңыннан кунакларны Удмуртия Башлыгы үз Резиденциясендә кабул итте. Александр Соловьев Мәскәүдә Удмуртия елын уздыруда ярдәм иткәннәре өчен кунакларга рәхмәт белдерде. “Без республиканың икътисади потенциалын күрсәтә алдык, республика өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрдек. Мәскәү делегациясенең Удмуртиягә килүе яңа мөмкинлекләр ачуына, үзара элемтәләрне тагы да ныгытырга этәргеч бирүенә ышанам. Иң мөһиме — бу кешеләр өчен файдалы булачак. Удмуртия белән товар әйләнеше күләме буенча Мәскәү башка регионнар арасында алтынчы урында гына бара. Бу — 6 млрд сумнан кимрәк, дигән сүз. Хезмәттәшлегебезнең яңа дәрәҗәсенә чыгу белән әлеге хәлне уңай якка үзгәртербез дип ышанам”, — диде Александр Соловьев.
Владимир Черников үз чыгышында: “Киләчәктә дә уртак хезмәттәшлегебезне ныгытуыбызда шикләнмим. Удмуртия-хезмәт сөючән һәм тырыш кешеләр яши торган төбәк. Биредә кешеләр җиң сызганып эшли, шатлыклары белән уртаклаша беләләр. Без хәзер субъектлар арасында, иң мөһиме, кешеләр арасында уңай мөнәсәбәтләр булдырабыз. Бу аеруча мөһим”, — диде. Мәскәү делегациясе җитәкчесе шулай ук удмуртларның милли бәйрәме Герберның Мәскәүдә ел саен уздырылачагы турында да әйтте һәм моның өчен башкаладагы иң яхшы мәйданчыкларны бирергә әзер булуы хакында ассызыклады.
Кичтән “Удмуртиядә — Мәскәү көннәре” кысаларында П.И. Чайковский исемендәге дәүләт опера һәм балет театрында башкала сәнгать осталары катнашында гала-концерт узды. Мәскәүнең милли сәясәт, регионара элемтәләр һәм туризм департаменты җитәкчесе Владимир Черников: “Ижау — матур шәһәр, республика үсешенә Александр Соловьев күп көч куя”, — диде һәм Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
11 июньдә төрле “түгәрәк өстәлләр” узды. М.Т. Калашников исемендәге музей-күргәзмә комплексында “Мәскәүнең туристик мөмкинлекләре” дигән темага фикер алышынды. Чарада катнашучылар регионның туристик потенциалының үсеш юллары хакында фикер алыштылар. Россия туриндустрия союзы президенты Сергей Шпилько: “Кризис чорында сәламәтлекне ныгытуга һәм гаилә белән ял итүгә корылган сәяхәтләргә өстенлек бирергә кирәк. Кешеләр моның өчен акча кызганмыйлар. Моннан тыш, музейлар да акча эшләргә өйрәнергә тиеш. Музей — экспонатлар зираты түгел”, — диде.
УР Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев та башкалада кулланыла торган механизмнарны кулланганда үсеш өчен мөмкинлекләр артуына булуына басым ясады. Туристик продуктны алга этәрү буенча Мәскәүнең уңай тәҗрибәсе республикабыз өчен кызыклы. Соңгы елларда Удмуртиядә әлеге тармакка игътибар артты. Күптән түгел генә “Кама яры” туристик-рекреация кластеры формалашты. Федераль финанслау алган иң тәүге проект ул.
Язма Удмуртия Башлыгының Матбугат хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнде.




