Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиядә пилотсыз авиация үзәге төзеләчәк
19.11.2015

Удмуртиядә пилотсыз авиация үзәге төзеләчәк

17 ноябрьдә Удмуртия Республикасына Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе үзәге башлыгы Игорь Паньшин эшлекле визит белән килделәр. Алар Ижау шәһәренең 1нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә һәм Гадәттән тыш хәлләр Үзәк идарәсендә булдылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков үзләрен яхшы яктан күрсәткән хезмәткәрләрне бүләкләде һәм Республиканың янгын-коткару хезмәтенә яңа янгын сүндерү һәм коткару техникасына — 5 автоцистерна, бер җиңел машина, бер квадроцикл һәм бер трейлерлы катерга — сертификатлар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында милләттәшебез Рамил Гарлиев та бар иде.
“Без бүген Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев белән сезгә яңа заманча техника тапшырдык. Ел азагында Удмуртиядә Гадәттән тыш хәл килеп туу куркынычын алдан билгеләү, шулай ук радиацион һәм химик мохит торышын контрольдә тоту өчен пилотсыз авиация үзәге төзеләчәк. Хәзерге вакытта янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең техник яктан тәэмин ителүе, элемтәләрне һәм идарә эшен оештыру Удмуртия Республикасында һәм башка төбәкләрдә, гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыкканда, булган чыганакларны нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирә. Бу, беренче чиратта, Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте ягыннан ярдәм һәм игътибар күрсәтү нәтиҗәсе. Әлеге кайгыртучанлык материаль-техник тәэмин ителеш мәсьәләләрен хәл иткәндә аеруча чагыла”, — дип билгеләде Владимир Пучков.
Үз чиратында Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев: “Кыска срокларда без Удмуртия Республикасы бюджетыннан 200 миллион сум күчердек. Янгын депосын төзекләндердек, икенчесен төзекләндерергә әзерләнәбез. Без янгын сүндерү һәм коткару тармагына ярдәм итүдән беркайчан да читтә калмаячакбыз, чөнки бу хезмәт Россия Федерациясе һәм Удмуртия Республикасы территориясендә бик кирәкле”, — диде.
Җитәкчеләр Удмуртия Республикасы предприятиеләрендә җитештерелә торган янгын сүндерү һәм коткару техникасын, җиһазларны карадылар. Экспозиция кысаларында “Редуктор” җәмгыяте тарафыннан чыгарыла торган сүндерү комплексы, “Аксион” концернының медицина әсбаплары, Ижау автозаводының оператив җиңел машиналары, “Калашников” концерны җитештерә торган самолет һәм вертолет төрләренең пилотсыз комплекслары күрсәтелде. Экспозициядә катнашучыларны “Техника 01” җәмгыяте җитештерә торган “Тайфун” техник комп­лексы аеруча кызыксындырды. Әлеге комплекс складларда, җитештерү комплексларында, химик яктан куркыныч булган объектларда янгын сүндерү дә менә дигән ярдәмче.

Рәфилә Рәсүлева.