Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртиядә — татар мәгарифе көннәре
5.11.2015

Удмуртиядә — татар мәгарифе көннәре

29-30 октябрь көннәрендә Удмуртиядә Татар мәгарифе көннәре узды. Анда ике республиканың Фән һәм мәгариф министрлары: Энгель Фәттахов һәм Алексей Мирошниченко, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, УР Милли Сәясәт министрлыгы һәм ике республиканың Фән һәм мәгариф министрлыкларыннан вәкилләр, Зәй, Кукмара, Әгерҗе районы хакимиятләренең мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләр, иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнаштылар.

Беренче көнне Халыклар дуслыгы йортында узган пленар утырышта ике республикада татар телен саклау, үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр барланды, ике республиканың мәгариф министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Татарстанның Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов милли мәгариф үсешенә үзеннән зур өлеш керткән татар теле укытучыларына һәм тәрбиячеләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Мәгариф көннәренең гамәли өлеше 6нчы гимназиядә һәм 107нче балалар бакчасында дәвам итте. Татарстаннан килгән һәм үзебезнең татар теле укытучылары, тәрбиячеләр мастер-класслар үткәрделәр, укыту алымнары буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе — Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясе, Зәй шәһәренең татар гимназиясе — Ижау шәһәренең 12нче мәктәбе, Кукмара шәһәренең 4нче мәктәбе — Кис­тем мәктәбе, 107нче балалар бакчасы Әгерҗе районының Тирсә балалар бакчасы арасында хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелде. Икенче көнне Казан кунаклары татар җәмәгатьчелеге белән түгәрәк өстәл артында очраштылар.

Саннар ни сөйли?

Удмуртиядә Татар мәгарифе көннәре Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы инициативасы белән узды. Әлеге гамәлләре белән алар чит төбәктә яшәүче татарларга һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер булуларын тагын бер кат дәлилләделәр. Энгель Фәттахов Пленар утырыштагы чыгышында Татарстанда телне саклау өчен бик күп эшләр башкарылуы хакында сөйләде. “Бүгенге көндә 54 татар дәреслеге федераль исемлеккә кертелде. 23 төбәккә 5 миллион сумлык уку әсбабы белән ярдәм иттек, шул исәптән Удмуртиягә 100 мең сумлык дәреслек бирдек”, — диде. Очрашу вакытында Энгель Навап улы Удмуртия Республикасы мәгариф министры Алексей Мирошниченкога татарча дәреслекләр сатып алу өчен тагын 300 мең сумлык сертификат тапшырды. Кунаклар республикадагы барлык татар теле укытучыларына да бүләкләр өләштеләр.
Татарстан ана телен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен “Белем.ru”, “Бала”, “Мәгариф һәм татар теле” кебек бик күп матбугат технологияләре һәм социаль челтәрләр булдырган. “Татарстан — Яңа гасыр” телевизион каналында балаларны татар теленә өйрәтүче “Хәзинә”, “Тәрҗемә ит”, “Без татарча өйрәнәбез” һ.б. күп кенә тапшырулар эшли. Татар теленә дистанцион рәвештә өйрәтүче “Ана теле. Onlinе” сайты да булдырылган. Әлеге сайт ярдәмендә Удмуртиядән дә 44 кеше татар телен өйрәнә икән.
Татарстан тудырган бу мөм­кин­лек­ләр безнең республикада тулысынча кулланыламы соң? УР Фән һәм мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Лариса Пластинина үзенең чыгышында түбәндәге мәгълүматны җит­керде.
“Агымдагы уку елында респуб­ликаның 14 мәктәбендә 859 укучы татар телен фән буларак өйрәнә. 3 мәктәптә татар класслары даими ачылып киләләр. 3 мәктәптә (88 укучы) татар телен факультатив буларак үзләштерәләр. Ә 20 балалар бакчасында (622 бала) татар телен өйрәнәләр. Бүгенге көндә 1нче сыйныфтан алып 8нче сыйныфка кадәр укучылар яңа уку стандарт­ларына җавап бирүче дәреслекләр белән тәэмин ителгәннәр. Мәктәпләрдә 20 татар теле укытучысы белем бирә. Аларның 90%ы югары белемле белгечләр. Ана телен укытучыларга 15% өстәмә хезмәт хакы түләнә. Укытучылар һәм тәрбиячеләр белемнәрен даими күтәрәләр”, — диде ул.
Тик югарыда яңгыраган саннарга шатланыргамы, көенергәме дигән сорау туа. 2001/02нче уку елларына күз салсак, ул елларда Удмуртиядә 1425 укучы татар телен өйрәнгән. Димәк, 13 ел эчендә ана телен өйрәнүчеләр 566 укучыга кимегән. Эшләребез болай “гөрләп” барса, мәктәпләрдә татар телен фән буларак үзләш­терүчеләр калмавы да ихтимал.
Лариса Пластининаның чы­­гышында яңгыраган “Мәктәп­ләрдә татар теле белгечләренә вакан­сияләр юк”, — дигән фикер белән дә килешәсе килми. Бүгенге көндә республикабыз милли кадрларга кытлык кичерә. Воткинск, Камбарка, Сарапул шәһәрләрендә татар теле укытучылары булмау сәбәпле, татар сыйныфлары ачылмый. Казан югары уку йортларында Россия регионнары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләүгә шарт­лар тудырылган. Бүгенге көндә 14 регионнан килгән укучылар махсус килешү нигезендә бушлай белем алалар икән. Алар югары белем алгач үзләре укыган мәктәп һәм уку йорты арасында төзелгән килешү нигезендә яшь белгеч буларак, туган төбәкләренә кайтачаклар. Кызганычка каршы, Удмуртиядән бер укучы да әлеге мөмкинлектән файдаланмый икән.

Бердәмлек җитми

Икенче көнне узган “түгә­рәк өстәл” дә күңелемдә канә­гатьсезлек хисләре уятты. Иң элек, сүзне Удмуртия та­тарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова алды. Ул Сәясәт министрлыгы ярдәме белән 2012 елдан алып, балалар өчен “Алтын йомгак” журналы чыгарылуын, Татарстан игълан иткән бәйгеләрдә ике тапкыр грант отып, фәнни-гамәли конференцияләр оештырылуын, конференция материаллары туп­ланган җыентыклар, дисклар әзерләнүен әйтте. Агымдагы уку елында татар җәмәгатьчелеге ярдәмендә 6нчы гимназиягә Габдулла Тукай исеме бирелүен дә җиткерде. Рәмзия Илдус кызы Удмуртиядә татар мәгарифенең бик мөшкел хәлдә булуына да тукталды. “Фән һәм мәгариф министрлыгында татар белгече кыскартылу сәбәпле, татар теле укытучыларының министрлык белән элемтәләре өзелде, татар сыйныфларында эш сүлпәнләнде. Татар сыйныфлары гөрләп эшләгән 12, 55нче мәктәпләрдә инде дүрт ел татар сыйныфлары ачылганы юк. Сарапул шәһәренең 21нче мәктәбендә татар сыйныфлары инде күптән ябылды. Воткинск шәһәрендәге 12 мәктәпкә татар теле укытучылары җитми. Татарстан оеш­тырган ял лагерьларена да теләге булган барлык балаларны илтә алмыйбыз, чөнки аларны ерак юлга алып чыгу өчен җаваплылыкны беркемнең дә үз өстенә аласылары килми”, — диде ул.
“Түгәрәк өстәл” артында аралашуның проблемаларны күтәрүдән башлануы югары органнарда утыручы вәкилләргә бик ошап җитмәде. Аның каравы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов Халык­лар дуслыгы йортында оештырган татар теле курсларының эшчәнлеге белән таныштыра башлагач, җитәкчеләр җиңел сулап куйдылар, чөнки чыгышта бернинди көнүзәк мәсьәләләр күтәрелмәде. Татар теленең нинди бай булуы, “китап”, “мәктәп” сүзләренең килеп чыгышы турындагы лекцияне җитәкчеләр бик яратып тыңладылар. “Бик кызык­лы итеп сөйлисез, Фнүн Гавасович”, — дип канатландырып та куйдылар. Дөрес, Фнүн Гавас улы якшәмбе мәктәбенең эшчәнлеге турында берничә сүз әйтте. Минем үземә дә әлеге курсларда шөгыльләнүче студентлар белән аралашырга туры килгәне бар. Алар — элек мәктәптә татар телен өйрәнүдән мәхрүм калган, әти-әниләренең җибәргән хаталарын төзәтергә омтылучы милләттәшләребез. Әгәр Фнүн Гавас улы: “Мондый проблемалар тумасын өчен балаларыбызга вакытында татар телен өйрәтик”, — дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйса, югарыда утыручы түрәләр дә уйланырлар иде.
Калган чыгыш ясаучылар да эшләргә отчет ясау, тарихыбызны барлау белән мавыгып, проб­лемалардан качарга тырыштылар.

Кунак киләсе булса, өй җыештырасың

Татарстан Республикасы Мәга­риф министрлыгы инде үткән уку елында 5, быел 2 төбәктә Татар мәгарифе көннәрен уздырган. Мәгариф көннәре регион­нарда нинди эз калдырган соң? Татарстан Мәгариф һәм фән ми­нистрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әх­мәт­җанова белән шул хакта әңгәмәгә кордык. “Төбәкләрдә яшәү­че татарларга ярдәм итү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Кунак киләсе булса, өй җыештырасың. Безнең дә киләсене белгәч, татар сыйныфлары булган мәктәпләргә игътибар арта. Кайдадыр ремонт ясыйлар, кайдадыр интерактив такта булдыралар, кайдадыр китап белән тәэмин итәләр. Бу очрашуларда Энгель Навап улы үзе катнашырга тырыша. Бу инде дәүләт җитәкчеләренең игътибарын икеләтә арттыра. Мәгариф министрының мәктәпкә килүе, аларның эшчәнлеге белән танышуы, Татарстан ягыннан игътибар булуы үзе үк әһәмияткә ия. Үткән уку елында без булып киткәннән соң, төбәкләрдән шалтыратулар булды. “Яктылык” мәктәбенә гимназия статусы бирделәр”, — дип шалтыраттылар Самарадан. Саратовтан исә: “Безгә көтелмәгән матди ярдәм күрсәтелде”, — дип хәбәр иттеләр.
Мондый очрашулар татарстан­лыларның үзләренә дә файдалы. Чит төбәкләрдә татар телен саклап калырга тырышуларын күрү, үзебезгә дә Татарстанда татар телен саклау өчен бөтен көчебезне куярга этәргеч бирә. Очрашуларда татар теле укытучылары белән генә түгел, мәгариф ми­нистрлыгы вәкилләре белән якыннан танышабыз. Ә бу, үз чиратында, безгә киләчәктә кайбер сорауларны телефон аша да хәл итәргә ярдәм итәчәк. Төбәкләргә чыгып, башкарган эшләребез, яңалыклар турында укытучыларга, җитәкчеләргә җиткерүебез дә әһәмиятле.
Ике республиканың министр­лыклары арасында төзелгән килешү нигезендә норматив хокукый нигезләмә барлыкка килде. Аның да кыйммәте зур. Моңа кадәр дә районнар арасында килешүләр бар иде. Бүген максатыбыз — ул килешүләрне ныклап эшләтеп җибәрү. Моны төбәктәге татар теле укытучыларына турыдан-туры чыгарга, ярдәм сорарга юл күрсәтү дип аңларга кирәк. Безнең килү эзсез калмасын иде”.

Йомгаклау

Мәгариф көннәре узганнан соң, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләр белән сөйләшеп, аларның фикерләре белән дә кызыксындым. Алар Казаннан килгән белгечләр белән бер өстәл артына утырып аралаша, үзләренең зар-моңнарын да җиткерә алмаулары турында да әйттеләр. Минемчә, эшлекле сөйләшүләрдән соң резолюция кабул ителеп, киләчәккә максатлар, бурычлар билгеләнмәве дә дөрес түгел. Әйе, килешүгә кул куелды, ләкин аның тормышка ашырылуы көндәлек эшкә, алга куелган бурычларга бәйле бит. Татарстанлылар үзләре дә хәлебезне аңлап: “Сезгә эшләү бик авыр икән”, — дип киттеләр. Аларның Ижау шәһәренең 107нче балалар бакчасының эшчәнлегенә сокланулары, мактау сүзләре яудырулары күңелдә өмет чаткылары уятты. Тик рес­публикабызда Мәсгуд Гаратуев җитәкчелегендә булдырылган “Бакча — мәктәп — югары уку йорты” чылбырының бүгенге көндә бер буыны гына калып баруы барыбызны да борчырга тиеш. Ике республиканың Фән һәм мәгариф министр­лыклары арасында яңар­тылган килешү укытучыларга, тәрбиячеләргә, милли оешмаларга телебезне саклау юнәлешендә эшләү, мәнфәгатьләребезне як­лау өчен төп ярдәмчебез булыр дип ышанасы килә.

Рилия Закирова.