Удмуртиядә яшәүчеләр Корбан бәйрәменә җыелды
21 август — сишәмбе көнне дөньядагы барлык мөселманнар белән беррәттән, Удмуртиянең барлык шәһәр-авылларында ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр Корбан гаетен бәйрәм иттеләр. Корбан бәйрәме — ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн безнең өчен кылган гөнаһларыбызның ярлыкануы, Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелу, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләреңә, фәкыйрьләргә, ятимнәргә шатлык бүләк итү көне буларак кадерле.
Иртәдән үк яңгыр сибәләп торуга карамастан, бәйрәм намазына килүчеләрнең саны шактый иде. Араларында танышларымның күп булуына сөендем. Бигрәк тә яшь ир-егетләр күп иде бәйрәмдә. Өлкәннәр белән бергә кечкенә балаларның да намазга басуы — үзе бер зур куаныч. Мөселманнар бер-берсе белән кочаклашып күрешә, исәнләшә, хәл-әхвәлләр сорашалар. Шул арада дөнья хәлләре турында да сөйләшеп алалар. Соңгы вакыттагы яңалык: лаеклы ялга китүнең яшь күләмен арттыру турында фикер алышучылар күп булды. Бәйрәм булгач, бу хәбәрне дә мөселманнарыбыз уенга борып: “Өйдә эшсез ятканчы, ичмасам эшләрбез”, — дип елмаештылар. Мәчет алдында машиналар белән корбан чалу өчен сарык сатучылар да күп иде (хаклары да саллы — иң очсызы сигез мең сум).
Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин барлык мөселманнарга бәйрәм котлавы җиткереп: “Корбан бәйрәме — исламның бишенче баганасы булган олуг хаҗның тәмамлану вакыты. Бу көнне изге Мәккә җирендә миллионлаган хаҗиләр, шул исәптән шәһәрдәшләребез, җирдә тынычлык, иминлек, шәһәребездә бәрәкәт булсын өчен догалар кылалар. Агымдагы елда Удмуртиядән хаҗга китүчеләр бик күп булды. Кичә алар: “Без — Гарәфәдә” , — дип хәбәр салдылар. Аларның хаҗлары кабул булып, үзләренең исән-сау әйләнеп кайтуын телибез. Корбан бәйрәме Ураза бәйрәме кебек үк социаль әһәмияткә ия. Ошбу бәйрәмдә генә түгел, без ел буена мәчетләребездән, мохтаҗ кардәшләребезгә корбан итләребезне, ризык-ашамлыклар өләшәбез, сәдакаларыбызны бирәбез, аларны шатландырабыз, шул рәвешчә җәмгыятебезне тотрыкландыруга өлеш кертәбез”, — диде.
Бәйрәмнең төп өлешенә — Җәмигъ мәчетенә Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов, Ижау һәм Удмуртия митрополиты Викторин, Ленин районы башлыгы Александр Ожмегов, Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин килделәр. Ярослав Семеновтан журналистл
ар: “Сез бу бәйрәм турында беләсезме?” — дип сорагач, ул: “Әлбәттә, әлеге бәйрәм турында мин беләм, ләкин менә бүген мин аның кануннары белән якыннанрак танышачакмын. Шул ук вакытта безнең арада эшлекле сөйләшү дә булачак, хәл ителәсе мәсьәләләрне сөйләшәчәкбез”, — дип җавап бирде. Митрополит Викторин: “Без дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Фаиз хәзрәт һәрвакыт безнең бәйрәмнәргә бүләк белән килә, мин дә сезнең бәйрәмне котлап истәлекле бүләк тапшырам”, — диде. Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов: “Шәригать буенча бәйрәм гаетенә гаиләнең һәр әгъзасы килергә тиеш, безнең халыкта әле бу бик таралмаган. Безнең хатын-кызларыбыз әлегә безне мич ашлары пешереп йортларыбызда көтеп торалар”, — диде.
Көнчыгыш милләтеннән булган дин кардәшләребез бәйрәмгә килүчеләрне тәмле пылау белән сыйладылар. Бәйрәмгә килүчеләр сый-нигъмәтне әзерләүчеләргә зур рәхмәтләрен белдереп: “Аллаһы Тәгалә барлык изге гамәлләребезне кабул итсен. Гыйбадәтләребезгә савапны арттырып биреп, ике дөньяда да Үзенең иксез-чиксез рәхмәте белән бүләкләсә иде! Әлеге мөбарәк бәйрәмебез һәрбер йортка шатлык, иминлек, муллык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!” — дигән изге теләкләр белән йортларына бәйрәмне дәвам итәргә таралыштылар.
Рәфилә Рәсүлева.





