Удмуртиядә — әбиләр көне
26 майда “Лудорвай” музей-тыюлыгында дүртенче “Минем әбием” фотоконкурсына йомгак ясалды. Аны һәр елдагыча “Известия Удмуртской Республики” газетасы оештырды. Бәйрәмдә катнашучыларны Удмуртия Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары Светлана Кривилева, Мәдәният һәм туризм министрының беренче урынбасары Петр Данилов, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Васильев тәбрикләде.
Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: каленьдарда “Әбиләр көне” дөньяның бары 30 илендә генә бар. Удмуртиядә ул “Бураново әбиләре”нең Евровидениедәге чыгышларыннан соң билгеләп үтелә башлады һәм халык арасында зур кызыксыну уятты. “Известия Удмуртской Республики” газетасының редакторы Надежда Саварскаяның сүзләре буенча, быел катнашырга теләк белдерүчеләр саны меңгә җиткән. Удмуртиянең иң ерак районнарыннан гына түгел, хәтта Татарстанның Мамадыш районыннан да катнашырга теләк белдергәннәр. “Тик монда иң мөһиме фотосурәт түгел, ә катнашучының тормыш юлы”, — ди оештыручылар. “Безнең өчен иң кадерлесе — әбиләре турында оныкларының һәм балаларының язуы, яшь буынның үз нәсел тамырларын өйрәнүе”, — диде Надежда Саварская.
Әбиләрне 5 төрле номинациядә бүләкләделәр. Араларында милләттәшебез Светлана Кайсина да бар иде. Аңа бәйгедә катнашырга балалары тәкъдим итә. “Ба!” — икенче төрле әйткәндә, “Үзенчәлекле әби” номинациясендә җиңү яулый ул. Удмуртиядә милли хәрәкәт башланган елларда яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә, хәзер дә татар мәдәниятен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертүче Светлана ханым, һичшиксез, әлеге җиңүгә лаек. “Әбиләр өчен бик кирәкле чара бу. Мондый бәйгеләрдән соң әбиләр үзләрен бик кирәкле итеп тоялар. Балалар өчен үзләрен үрнәк итеп күрәләр”, — диде Светлана ханым. Аңа “Яңарыш” газетасы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм “Лудорвай” музей-тыюлыгы тарафыннан махсус бүләкләр бирелде.
Бәйрәмгә бәйгедә катнашучылар һәм аларның гаиләләре генә түгел, ә республиканың төрле районнарыннан делегатлар килгән иде. Юкамен районы Палагай авылыннан Әлфия Касимова: “Безнең буын әбиләр белән үсте, әниләр гел эштә булдылар. Безнең бөтен өйрәнгәннәребез, белгәннәребез, кул эшләренә оста булуыбыз — барысы да әбиләрдән килә. “Әби” дигән сүз минем йөрәгемә салынган. Аның кулларын, йөзен, исемен хәтеремдә кадерләп саклыйм”, — дип сөйләде.
“Иң эшлекле әби” номинациясендә «Бураново әбиләре”ннән Наталья Пугачева җиңүче дип табылды. Аны илдә генә түгел, хәтта бөтен дөнья буенча беләләр. Ахырда “Бураново әбиләре” тамашачыларга һәм катнашучыларга үз җырларын бүләк иттеләр.
Эльвира Хуҗина.



