Удмуртиянең иҗат коллективлары Яңа ел бүләге алдылар
Узып киткән елның соңгы көнендә Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Удмуртия Ресбуликасының иҗат коллективларына яңа автотранспорт бирү тантанасында катнашты.
Әлеге тармакның автопаркы өч автобус, бер микроавтобус һәм җиңел автомобиль белән тулыландырылды. Яңа автотранспорт Удмуртия Республикасы Хөкүмәте һәм “Роснефть” нефть компаниясе белән килешү нигезендә алынган. 2014 елда Удмуртия Республикасының мә-
дәният оешмаларының материаль-техник базасы шактый күләмдә яхшыртылды. Күп кенә оешмалар уен кораллары, сәхнә костюмнары белән тулыландырылды, авыл мәдәният йортлары төзекләндерелде. Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Мәскәүдә Удмуртия елын ачу чарасында иҗат коллективларының чыгышын югары бәяләде һәм алга таба да мәдәният өлкәсенә булышуны дәвам итәчәкләрен белдерде.



