Удмуртия Башлыгы ифтарда катнашты
Удмуртия Диния Нәзарәте чакыруы буенча 24 июньдә Александр Соловьев шәһәребезнең Үзәк мәчетенә килде.
Ул Аллаһ йорты территориясен карады, ирләр һәм хатын-кызларның намаз уку залларында булды, төзелеш барышы белән кызыксынды. Кичке намаздан соң Республика Башлыгы ураза тотучылар белән берлектә ифтар ашында катнашты. Бу көнне ифтарга 400дән артык дин кардәшләребез килгән иде. “Иң мөһиме — Республикада яшәүчеләрнең һәрберсе дә үзләрен рәхәт хис итсеннәр, бер-беребезне ишетеп, аңлап яшик. Шул вакытта Республикада милләтара дуслык ныгыр. Республика җитәкчелеге дә моның өчен күп көч куя. Мин бик озак еллар төрле сораулар белән, Фаиз хәзрәт, сезгә мөрәҗәгать иттем. Без һәрвакыт бер-беребезне аңладык, ишетә белдек. Мин һәрберегезгә дә исәнлек-саулык телим. Үзебезнең республиканы, илебезне яратыйк, көчле держава булыйк”, — дип, Александр Соловьев мөселманнарга мөрәҗәгать итте.
“Александр Васильевич, мөселманнар өчен әзерләнгән ифтар ашына килүегез, бөтен мөселманнарны борчыган сорауларга җавап бирүегез, һәрвакыт безгә теләктәшлек күрсәтүегез өчен рәхмәт әйтәбез”, — диде Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин.
Үзәк мәчеттә бүген төзелешнең соңгы этаплары бара. Иман йорты территориясе асфальт белән түшәлгән. Хәзер булачак сквер өчен урын әзерләнә. Проект буенча ул мәчетнең уң ягында. Биредә ял итү зонасы булачак, агачлар утыртылачак, утыргычлар куелачак, шулай ук балалар мәйданчыгы урын алачак. Фаиз хәзрәт Александр Соловьевны мәчет ачылу тантанасына чакырды. Аллаһ йорты рәсми төстә җәй ахырында ачылырга тиеш. Ә әлегә биредә ифтар ашлары үткәрелә, дин кардәшләребез намазга җыела.
Александр Соловьев белән мәчеткә шәһәр башлыгы урынбасары Илдар Бикбулатов, Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илсур Минемуллин да килгән иде.




