Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия бурычларга яши
26.03.2014

Удмуртия бурычларга яши

УР Дәүләт Советы сессиясендә Александр Соловьев республикабызның сәламәтлек саклау системасын, юллар торышын тәнкыйтьләүче доклад белән чыгыш ясады һәм Удмуртиядә ришвәтчелеккә каршы көрәшүче комитет оешуы хакында хәбәр итте.

Якын арада Удмуртиядә Александр Соловьевның күрсәтмәсе нигезендә ришвәтчелеккә каршы көрәшүче комитет төбәгебездәге сәламәтлек саклау тармагын да контрольдә тотарга тиешле. Бу өлкәдә сәер хәл күзәтелүе дә бәян ителде, ягъни кәгазьләрдә барысы да тәртиптә, ә чынлыкта исә, табиб һәм авырулар арасында канәгатьсезлек белдерүчеләр шактый. “Рәсми яктан караганда, барысы да яхшы төсле. 2013 елда табибларның уртача хезмәт хаклары 31 мең сумнан артып киткән, урта медицина персоналыныкы 17 мең сумга җиткән, кече персоналныкы якынча 11 мең сум тәшкил иткән. Бу акчаны алу өчен медикларга нормадан тыш артык эшләргә туры килгән. Ә бу нәтиҗәдә авыруларга сыйфатлы хезмәт күрсәтмәүгә, медицина учреждениеләрендә чиксез чиратлар, табиб хаталарына китерә”, — дип белдерде Александр Соловьев.
Ул шулай ук УР Хөкүмәтенә республикабыздагы социаль өлкәгә караган барлык тармакларны, хезмәт хакы түләү системасын җентекләп өйрәнү бурычын йөкләде. 30 еллык хезмәт стажы булган белгеч юллар мәсьәләсенә үзе ачыклык кертте. Узган елны 317 км магистраль тәртипкә ки­терелгән. “Хәзерге вакытта су тулы чокырларга асфальт тутыру тәҗрибәсе бар. Бу эшнең бернинди дә файдасы юк. Шуңа күрә мондый юк-бар эшләргә акча сарыф итүне туктатырга боердым. Янга калган акчалар хисабына без күләмлерәк төзекләндерү эшләрен башкарачакбыз. Юлларның кибүен көтик”, — диде ул. Юл фондының чикле булуын истә тотып, бу эшне этаплап башкарырга кирәк булуын билгеләп үтте республика башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Соловьев. Быел — түбән катлам тәртипкә китерелсә, киләсе елда асфальт түшәләчәк. Алдыбызда үтә дә җитди — сыйфатлы магистральле төбәкләр унлыгына эләгү бурычы куелган. Бу җиңел булмаячак. Моны Александр Соловьев Удмуртиянең әҗәткә яшәве белән аңлатты. Республикабызда күп нәрсә дәүләт кредитлары хисабына башкарылган. Удмуртия якынча 29 млрд сум бурычын капларга тиеш. Процентлар күләме дә миллиард сумнар белән исәпләнә.
Бу саннар беренче мәртәбә игълан ителде. «Бүгенге көндә күп төрле тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итүчеләр җитәрлек. Әм­ма акча юк. Мөмкинлекләребезне тулысы белән күзаллау өчен дәүләт бурычы күләмен яңгыратырга булдым. Әмма төшенкелеккә бирелергә, куркырга кирәкми. Без бюджет турындагы закон нигезендә эшлибез һәм яшибез», — диде Александр Соловьев. Ул шулай ук УР Хөкүмәтен Россия программаларына эләгеп, бюджет финанславына дәгъва кылу өчен федераль үзәк белән активрак эшләргә чакырды. Моның өчен җирлек тә бар. Удмуртия Россия бюджетын 50 млрд сумнан артык акча белән тәэмин итүче 15 төбәк-донор исемлегенә керә. Шул рәвешле, бу юнәлештә резервлар кимемәгән.