Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Удмуртия волонтёрлары Универсиадага әзерләнә
29.11.2012

Удмуртия волонтёрлары Универсиадага әзерләнә

Удмуртия республикасын да волонтёрларны Казанда узачак ХХVII дөньякүләм җәйге Универсиада-2013кә әзерләү эшләре алып барыла. Универсиада 6-17 июль көннәрендә узачак. Анда 27 спорт төре буенча көч сынашачаклар. Ярышларны уздыруда һәм оештыруда ярдәм итү өчен дөньяның төрле почмакларыннан 20 меңгә якын волонтёр киләчәк.

Удмуртия Универсиадада катнашачак волонтёрлар саны буенча регионнар арасында 2нче урында тора. Республикадан 350 волонтёр катнашачак. Бу бик зур җаваплылык дигәнне аңлата. Волонтёрлар өчен Универсиада — масштаблы халыкара мероприятиеләрдә тәҗрибә туплау, чит телләр өйрәнергә мөмкинлек булу, бөтен планета буенча яңа дуслар табу, спорт һәм җиңү рухы белән сугарылу.

Волонтёрлар тамашачыларны каршы алырга, кунакларга трибунада урыннар күрсәтергә, төрле чараларны һәм бәйгеләрне оештыруда катнашырга, чит ил делегацияләрен озатып йөрергә, кунакларга тору урыннарында ярдәм итәргә, Универсиада объектларында һәм пресс-службаларында эшләргә тиеш булалар.

Ноябрь аенда Яшьләр эшләре буенча министрлык каршында волонтёрлар әзерләү өчен махсус курслар ачылды. Анда волонтёрлар чит телләр буенча белемнәрен ныгыталар, конфликтларга һәм стресслы вакыйгаларга каршы тора алу күнекмәләре алалар.