Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Удмуртия спортчыларының уңышлары
3.08.2012

Удмуртия спортчыларының уңышлары

Бу көннәрдә бөтен дөнья Лондонда баручы Олимпиада уеннарын күзәтә. Олимпиада уеннарында Россия әләме астында Удмуртия Республикасыннан 6 спортчы чыгыш ясый. Дарья Вдовина пневматик винтовкадан ату буенча тиешле 400 очкодан 398не җыеп, финалга чыгуга ирешсә дә, ахырда яуланган югарылыкны саклап кала алмый һәм 10 метрга атуда сигезенче урынга ия була. Дарьяның 4 августта кече калибрлы винтовкадан 50 метрга ату буенча ярышларда катнашып, үзен күрсәтергә һәм Удмуртия данын арттырырга тагын бер мөмкинлеге бар әле.

Ә Ижауда туып үскән баскетболчы Андрей Кириленко Россия белән Бөекбритания командаларының беренче матчында 35 очко җыеп, иң яхшы уенчы дип табыла. Россиянең гимнастика буенча җыелма командасы Олимпиада да алтынчы урынны яулады. Команда составында Удмуртия Республикасы спортчысы, тумышы белән Воткинскидан булган Давид Белявский да чыгыш ясый. Финалга узу өчен барган ярышта ул америкалыдан гына калышып, икенче күрсәткечкә ирешә.

Удмуртия спортчылары: Елена Наговицина 7 августта 5000 м га йөгерү, Сергей Большаков 10 августта Гайд-парк күлендә 10 чакрымга йөзү буенча, велосипедчы Евгений Печенин 12 августта кросс-каунтрида көч сынашачаклар.