Баш бит - Яшьлек адымы - Удмуртия яшьләренә — грант
21.02.2018
Удмуртия яшьләренә — грант
Удмуртиянең 29 яшьләр проекты “Россия яшьләре” конкурсында 5 миллионга якын грант отты.
Февраль урталарында әлеге Бөтенроссия яшьләр проекты бәйгесенә йомгак ясалды. Яшьләргә идеяләрне тормышка ашыру өчен бирелгән акчаларның күләме – 4 950 000 сум тәшкил итә.
Проектлар тәкъдим итүчеләр арасында татар яшьләре дә бар. Алар студентларга, волонтерлык инициативаларына ярдәм, “Яшь буын – сугыш чоры балаларына” иҗтимагый хәрәкәт, “Музыка канатында” этник проектларны үстерү өчен грант отканнар. Афәрин!




