Укучылар — эшмәкәрләр ролендә
Удмуртиядән 160 укучы үзләрен эшмәкәрләр буларак сынап карадылар. 10 март көнне Ижауда «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты кысаларында бизнес белән идарә итү буенча Global Management Challenge чемпионаты узды.
Биредә Ува, Завьялово, Юкамен, Кез районнары, Ижау, Сарапул, Можга шәһәрләреннән килгән 8-11 сыйныфлардан 160 укучы үзләрен эшмәкәр ролендә сынап карый алды. Мондый чемпионат Удмуртиядә беренче тапкыр уздырылды.
Шул истә калган, элек 1 сентябрьдә колхоз рәисе беренче сыйныфка керүчеләрдән “Үскәч кем буласың?” дип сорый иде. Күпчелеге укытучы, табиб, шофер булырга хыялланса, бик әзләр генә “председатель”, йә “президент” дип җавап бирә иделәр. Хәзерге кебек Интернет заманасы түгел иде шул. Без, авылда үскән балалар, шуннан кала һөнәрләрнең барлыгын да белми идек.
Global Management Challenge чемпионатын ачуда Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин катнашты. «Удмуртиядә быел «Эшмәкәрлек елы» дип игълан ителде һәм без укучыларны, студентларны эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итәбез. Безнең бурыч — балаларны эшмәкәрлек белән кызыксындыру. Бу аларга аңлы рәвештә дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәчәк, эшмәкәрлек хакында күзаллаулары барлыкка киләчәк. 160 укучының 10%ын эшмәкәрлек белән кызыксындыра алсак, укучыларга үз юлларын табарга ярдәм итәбез дигән сүз”, — диде ул.
Әлеге ярышта катнашучылар 5әр кешелек 32 командага бүленделәр. Һәр команда эш итү юнәлешен, продукт җитештерү өчен ресурслар җыелмасын сайлап алды. Көн дәвамында алар компания белән идарә итү буенча компьютер программасында төрле биремнәрне хәл иттеләр, үзләрен җитәкчеләре ролендә сынап карадылар.
Гөлнара Вәлиева.




