Укытучыларның хезмәт хаклары артачак
Агымдагы елның май аенда Владимир Путин илебез үсеше юнәлешләрен билгеләүче 11 указга кул куйган иде. Аларны тормышка ашыру өчен Россия хөкүмәтенә һәм регионнарга социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, демография, икътисад, торак төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык, дәүләт идарәсе, халыкара мөнәсәбәтләр, хәрби хезмәт һәм оборона-сәнәгать комплексы, эчке сәясәт өлкәләрен үз эченә алган 271 күрсәтмә бирелде. Регионнарга бирелгән күрсәтмәдә иң элек укытучыларга, мәктәпкәчә учреждениеләр, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирүче учреждениеләр хезмәткәрләренә, медицина персоналына һәм социаль хезмәткәрләргә хезмәт хакларын арттыру бурычы йөкләнде. Удмуртия Республикасы финанс министры Валерий Богатырев сүзләреннән күренгәнчә, әлеге бурычны үтәү өчен республикага өстәмә 4 млрд. сумнан артык акча кирәк булачак.
Республика башлыгы Александр Волков: ”Россия Президенты куйган бурычлар берсүзсез үтәлергә тиеш. Хезмәт хакларын арттыру-арттырмау турында бәхәсләр урынсыз. Әлеге максатларга күпме акча кирәк — республика шул кадәр күләмдә акча бүләчәк. Республика Россия Президенты указында билгеләнгән юнәлешләр буенча эшне, мәсәлән, балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин итү бурычын хәл итүне без инде күптәннән алып барабыз. 2013 елда балалар бакчалары төзелешенә республика бюджетында 2,5 млрд. сум акча караячакбыз”, — диде. Удмуртия Республикасы фән һәм мәгариф министры Андрей Кузнецов 1 сентябрьдән республика укытучыларының хезмәт хакы артачак дип ышандырды.



