«Укытучылар йорты» төзелә
Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волков һәм «Бердәм Россия» партиясе фракциясе тәкъдиме белән «Столичный» микрорайонында укытучылар өчен йорт төзелә башланган иде. Бүген төзелеш дәвам итә. Александр Волков республиканың мәгариф һәм фән министры Андрей Кузнецовка әлеге йорттан фатир сатып алучылар исемлеген иләк аша уздырырга тәкъдим итеп: «Әлеге йорттагы фатирлар үзкыйммәтенә сатылачак. Шуңа күрә фатир сатып алу хокукына ия булучыларны билгеләгәндә аеруча гаделлек сакланырга тиеш. Беренче чиратта, чынлап та торакка мохтаҗ укытучылар династиясе вәкилләренә өстенлек бирелергә, шулай ук ирле-хатынлы мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, балаларны укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә лаеклы хезмәт куйган укытучылар да игътибар үзәгендә булырга тиеш», — диде.



