Укытучылар фатирлы булды
Бу атнада бюджет тармагында эшләүчеләр өчен төзелгән өченче йорт
кулланылышка тапшырылды. Йорт Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев инициативасы белән төзелде. Әлеге проект 2012 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Күпфатирлы ике йорт төзелеп, бюджет тармагында эшләүче 250дән артык кеше торак шартларын яхшырта алды. Аларның күбесе — укытучылар. Зоя Космодемьянская урамындагы яңа “Укытучылар йорты”ндагы 218 фатирның 113е — мәгариф хезмәткәрләренә, 68е — мәдәният хезмәткәрләренә, 35е — табибларга һәм тагын икесе Физик культура, спорт, яшьләр сәясәте министрлыгына биреләчәк.
Удмуртия Хөкүмәте Рәисе Виктор Савельев өй туе билгеләп үтүчеләрне тәбрикләгәннән соң, киләчәктә дә әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәген ассызыклады. Хәзерге вакытта дүртенче “Укытучылар йорты”н төзү өчен җир бүлемтеген эзли башлаганнар. Удмуртия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә башкалабызда 400 гә якын укытучы торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ.




