Унбиш елдан соң очрашу… (хикәя)
Җәйге кызу көн. Вакыт кичкә авышып бара. Тигез юлдан җилдертеп кайткан автобус авылга якынлашкан саен, Гүзәлиянең йөрәге кысып-кысып тибә, урыныннан кубардай булып, алга омтыла, куркудан, әллә кыенсынуданмы, шунда ук туктап калгандай була…
Кырык биш яшьлек хатын автобусның чираттагы тукталышын түземсезләнеп көтте, борчылды, дулкынланды. Менә ул сумкасын тотып, унбиш ел кайтмаган туган авылында басып тора… Әнә аның килен булып төшкән урамы… Әле дә исендә, ничек күңелле итеп туй ясаганнар иде алар… Ничек гашыйк иде бит алар бер-берсенә!.. Бар авыл халкы соклана иде бу яшь парга. Өч ел бәхетле көннәр, төннәр, сулар үргә акса да, мәңге кабатланмас мизгелләр…
Менә бүген кабат бар тормышның, ничә язмышның астын-өскә китерерлек үзгәрешләр булырга тора… Тукта, бу тагын ялгыш адым булмыймы соң, ул бүген дөрес эшлиме? Башта мең төрле уй, тик берсенең дә очы-кырые юк. Төпсез тирән океан шикелле уйлар өермәсе, хатирәләр ташкыны…
Шушы мизгелдә Гүзәлиянең бөтен барлыгы унбиш ел элек үзе артыннан күзләрен мөлдерәтеп сүзсез басып калган ире Мөхтәр һәм аның кулында ачыргаланып елап калучы кызын эзләде. Акылы белән ул кызының үсеп җитүен, үзгәрүен аңласа да, һаман нидер көтә иде. Тик алар аны озатып калган урында каршы алмады. Гүзәлия акрын гына урам буйлап атлады, тик бер генә таныш кешене дә очратмады. Хатын гүя ниндидер бер чит-ят җирдә адашып йөргән сыман, чайкалып диярлек бара бирде…
Менә аларның йорты. Үзгәргән, бик үзгәргән. Гүзәлия акрын гына капкага килеп кагылды, җиңел генә ачып эчкә үтте. Ишегалды киң, матур, тавык-чебешләр йөгерешә, өй тирәли чәчәкләр утыртылган, талгын гына музыка яңгырый. Бәрәңге әрчеп утырган кыз, тиз генә кулларын сөртеп, урыныннан торып, аның янына килде:
— Исәнмесез, апа!
— Исәнмесез…
— Сезгә кем кирәк?
Гүзәлия ни дияргә дә белмәде, тик үзен тиз генә кулга алды һәм башына килгән беренче сүзләрне әйтте:
— Мин… Миңа… Әтиең кирәк иде… Мин күмәк хуҗалык эшләре буенча районнан вәкил булам.
Әтисе янына килүчеләр күп булганга күрә, кызның мондый таныш түгел кешеләргә исе китмәде:
— Аңлашылды, рәхим итегез, әти өйдә…
Хатын өчен бу очрашу көтелмәгәндә килеп чыкты. Гүзәлия тизрәк өйгә ашыкты. Юк, Мөхтәрне күрергә түгел, ә тизрәк бу яшүсмер кыз яныннан кереп китү өчен. Ишеккә арты белән утыручы ир аның керүен сизмәде дә. Гүзәлия өйгә күз йөртеп чыкты. Ул заманча җиһазландырылган, чиста, бар җирдә тәртип. Идәнгә сумкасын куйган тавыштан гына Мөхтәр өйдә кемдер барын сизеп алды:
— Кызым, сиңа Исламия шалтыратты, бушагач, безгә
килеп китсен әле дияргә кушты… Эшләреңне тәмамла да, барып кайт…
Гүзәлия дәшмәде. Тамагына килеп тыгылган төергә буылып басып тора бирде. Кызының җавап бирмәвенә аптырап, Мөхтәр урыныннан торып, ишеккә карады… Аның өчен бу көтелмәгән яңалык иде. Ул сүзсез генә карап торганнан соң, кабат өстәлгә таба борылды. Башын ике кулы белән тоткан хәлдә озак торды ул. Бу мизгелдә ир күңелендә нинди бураннар уйнавын аңлавы кыен түгел… Яратып өйләнешү… Өч ел бәхетле көннәр һәм төннәр… Гаилә дуслары Касыйм… Ике яшьлек кызлары Ләйлә… Автобус артыннан калган тузан өермәсе…
Юк, Гүзәлия дә әллә ниләр өмет итеп кайтмады бүген. Ул белә, аны колач җәеп каршы алырга тиеш түгелләр. Тик нигә кайтты соң әле ул? Нишләргә? Әллә кире чыгып китәргәме? Җир ярылса, шул мизгелдә тузан бөртеге булырга әзер иде ул. Кыз гына кермәсә ярар иде…
Ишек ачылды, әрчелгән бәрәңгеләре салынган табагын тотып, өйгә Ләйлә килеп керде. Аның эше күп булса иде кирәк, кыз, аларның йөзенә дә карап тормастан:
— Әти, сиңа нәрсә булды? Нигә бу апага урын тәкъдим итмәдең? Бу сиңа охшамаган, — диде.
Гүзәлия тиз генә үзен кулга алды.
— Рәхмәт, үскәнем…
Мөхтәр дә уянып киткәндәй булды:
— Әйе, утырыгыз әле, мин бит бу хакта җыенда хәбәр итәргә тиеш. Иң беренче агроном, баш хисапчы белән киңәшләшергә кирәк…
— Әйе, без бит көтәргә әзер…
— Кызым, сиңа Исламия шалтыратты, килеп китәр әле, дигән иде. Бар инде син, ул көтә торгандыр. Эшләреңне аннан карарсың…
Аш бүлмәсеннән Ләйләнең тавышы ишетелде:
— Ярар, әти, алайса тиз генә барып кайтам. Чәй куйдым, өстәл әзер, апаны чәй эчер.
Ләйлә чыгып китте. Өйдә тагын киеренке хәл урнашты.
— Нигә син, нигә кайттың?.. Күпме еллар үткәч… Йөрәк әрнүләре акрынлап басылырга торганда? Нигә?
— Белмим. Үзем дә аңламыйм. Соңгы тапкыр сезне генә күрәсем килгән иде. Мин бит… Юк, мин гафу итүегезне сорамыйм, беләм, сезнең алдагы гаебем гафу итеп бетерерлек түгел. Кирәкми, гафу итмә…
— Күрдең менә! Нәрсә диярсең? Син канәгатьме соң?
— Әйе, Мөхтәр, рәхмәт сиңа… Барысы өчен дә рәхмәт. Күрәм, баланы яхшы тәрбияләгәнсең, йорт-җирегез дә яхшы, эш урының да әйбәт. Ышанычыңны аклый алмадым. Юк, мин кабул ит димим. Мин моңа лаек түгел. Ходайга рәхмәт, сезнең белән күрештем. Хаталарымны да аңладым. Ялгыштым, бик ялгыштым… Ходай мине ялгышларым өчен каты җәзалады. Кеше, үз гомерендә нинди авырлыклар күрергә мөмкин булса, мин барысын да күрдем… Әгәр телисең икән, Ләйләгә минем кем икәнлегемне әйтмә… Үз тормышыгызны үзегез беләсез. Ничек яхшы дип уйласаң, шулай эшлә. Мин бернәрсәгә дә кысылмыйм. Үзеңчә хәл ит… Мин барына да риза…
Унбиш ел буе бер хатын-кызга да күз салмаган, кагылмаган, бары тик кызы өчен генә яшәгән Мөхтәрнең күңеле эчтән генә сызып-сызып елый иде…
Әле дә күз алдында: Гүзәлия киткәч, алар авыл башында кызы белән икесе басып калдылар. Урам буйлап кайтканда, кешеләр аларны кызганып карап калды. Ир берсен дә күрмәде. Аның тизрәк өенә кайтып, кызын йоклатып, ачыргаланып елыйсы килә иде. Бер атна буе ул өеннән чыкмады, кешене кертмәде, йокламады, ашамады-эчмәде. Бары тик әнисе генә, арткы капкадан кереп, хәлләрен белешеп, кызын ашатып торды. Авыр иде, бик авыр иде аңа. Кызы ятим калды, гомерлек мәхәббәте китте. Бер атнадан соң ул үзен кулга алды, эшкә чыкты. Кызын балалар бакчасына йөртә башлады. Әкренләп эше буенча югарыга үрмәләде. Туганнары башкага өйләнергә дип кыз димләп карасалар да, риза булмады. Тулы гаиләләрдә ничек булырга тиеш булса, кызын да шулай тәрбияләде ул. Аңа әни дә, әти дә була белде. Ләйләгә инде унҗиде яшь тула. Ул быел унберенче сыйныфны тәмамлап, Казан педагогия институтына укырга керде. Кечкенә чакта кыз әнисен көтеп яши иде. Мөхтәр аның күңел китеклеген сиздермәс, яңартмас өчен барын да эшләде. Үсә төшкәч, аңлый башлагач, кызы үзе әтисенең йөрәк ярасын яңартмаска тырышты. Менә шулай алар бер-берсенә терәк булып, унбиш ел икәү яшәделәр, иңне-иңгә терәп, дус, киңәшче булып яшәделәр. Ә бүген Гүзәлия кайткан. Акрын гына үз көенә аккан тормышка таяк тыгып болгатырга, тагын үзгәреш кертергә, Гүзәлия кайткан. Әгәр Мөхтәр әнисе дип таныштырса, кызы бу яңалыкны ничек кабул итәр, ул аны гафу итәрме? Әгәр әйтмәсә, вакытлар үтү белән Ләйлә Мөхтәрне кичерерме? Нинди билгесезлек…
…Ләйлә, Исламиягә хат калдырып, күрше авылдагы әбисенә китте. Юк, ул качып китмәде. Аңа барысын да яхшылап уйларга һәм ниндидер карарга килергә кирәк иде. Әтисенә хатны да ул шулай язды. Әбисе кысылмады, оныгын өйрәтмәде, бернинди дә киңәш бирмәде:>
— Балам, бер сүз дә әйтмим. Син инде зур, үзең хәл ит. Мин кысылмыйм, ачуланма. Нинди генә карарга килсәң дә, үзең теләгәнчә булыр. Сорауларга әти-әниең үзләре җавап бирерләр… Мин кысылмыйм…
…Мөхтәр Гүзәлиягә Ләйлә кайтканчы китмәскә кушты.
Ир үзе бернинди дә карарга килә алмады. Ничә еллар буе сине генә сөеп яшәдем, күземә беркем дә күренмәде дисенме? Мин әле дә сине сөям, менә-менә кочагыңа ташланырга әзер дисенме? Яратам, әмма гафу итә алмыйм дияргәме?.. Бу уйлар ирнең күңелендәге бар хисләрне туздырып ташлады… Мөхтәр үзе турында уйларга тырышмады. Ул бары тик кызының сүзен көтте.
Өч көн үткәч, кичен, ишекне акрын гына ачып, Ләйлә кайтып керде. Мөхтәр әле басуда иде. Гүзәлия гөлләргә су сибә.
— Әни…
Ана белән бала бер-берсенә сыенышып озак кына тордылар… Шул мизгелдә кайтып кергән Мөхтәр, барысын да аңлады. Өстеннән авыр йөкне алып аткан сыман, авыр сулап куйды… Тик үзе генә, барысынонытып, Гүзәлиянең кочагына ташлана алмады.
Рәфинә Сабирҗанова, Кырынды авылы



