Ураза Гаете мөбәрак булсын!
Хөрмәтле Удмуртиядә яшәүче мөселман халкы!
Сезне олуг һәм шатлыклы бәйрәм — Ураза Гаете белән тәбриклим. Мөселманнар Рамазан аен догалар кылып һәм игелекле эшләр башкарып, үз казанышлары һәм җитешсезлекләре хакында уйланып, киләчәккә эшләр билгеләп, дин кушканча уздырды.
Үзара аңлашу, татулык һәм тәкъвалык белән яшәү турындагы тормыш кагыйдәләре төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен якын. Гасырлар дәвамында сакланып килгән әлеге рухи мирас, бүгенге көндә дә гаилә кыйммәтләрен, иҗтимагый бердәмлекне, дәүләт көчен ныгыту өчен хезмәт итә.
Изге Рамазан ае көннәрендә миңа Ижауның Үзәк мәчетендә ифтар ашында булырга туры килде. Төрле милләт, даирә кешеләренең уртак көче белән торгызылган яңа мәчет чынлыкта да бердәмлекне чагылдыра. Ул һичшиксез Удмуртия башкаласының бизәге булачак. Үзәк мәчеттә ифтар ашына 400гә якын кеше җыелган иде. Алар бердәм булып җәмәгать намазын укыдылар, соңыннан мул табын артында шатлык-көенечләре белән уртаклаштылар.
Ураза бәйрәме җитәргә дә санаулы көннәр калып бара, тиздән сынау аена нәтиҗә ясалачак. Барчагызның да уразалары кабул булсын.
Удмуртия мөселманнарының барысына да куанычлы һәм якты бәйрәм көннәре, исәнлек-саулык телим.
Удмуртия Башлыгы А.В. Соловьев.




