Уртак шатлык
Уртак шатлык
“Яңарыш” газетасын атна саен түземсезлек белән көтеп алам. Һәр язманы игътибар белән укыйм. Кайберләрен кабат-кабат укып чыгам. Укыгач, Удмуртиядә, Әгерҗе районында никадәр талантлы мөселманнарыбыз яшәвенә таң калам. Кайбер хәбәрчеләребез илебездәге гаделсезлекләргә, закон бозучыларга нәфрәтләнеп язсалар, икенчеләре кеше язмышларын матур итеп тасвирлыйлар. «Күпме яңадан-яңа матур шигырьләр туып тора», — дип шатланам. “Алтын йомгак” сәхифәсен укып, балаларның сәләтле булуларына исем китә. «Яңарыш» газетасының атна саен дөнья күрүенә өлеш керткән хәбәрчеләр, редакция хезмәткәрләренә сокланам. Ходай аларның һәммәсенә олы талант, зиһен биргән. Газетаның быел бишенче тапкыр «Бәллүр каләм»гә ия булуына чын күңелемнән шатландым. Алга таба да милли басмабыз милләттәшләребезне куандырып торсын.
Рәсимә Мифтахетдинова, Ижау шәһәре
Икенче яртыеллык өчен матбугатка язылу бара. Язылу төгәлләнергә санаулы көннәр генә калды. Удмуртия элемтә бүлекләрендә «Яңарыш»ка язылу бәясе – 204 сум 27 тиен, Әгерҗе районы элемтә бүлекләрендә — 166 сум. Редакциянең үз нокталарында — 90 сум.
Хөрмәтле дусларыбыз! Ниндидер сәбәпләр белән газетабызга беренче яртыеллык өчен генә язылган булсагыз, тизрәк элемтә бүлекләренә яки редакциянең үз нокталарына мөрәҗәгать итегез. Белешмәләр өчен телефон: 78-35-43. Алга таба да безнең белән бергә калырсыз дип ышанабыз.



