Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Урта Юри авылында яңа мәктәп булачак
25.08.2016

Урта Юри авылында яңа мәктәп булачак

УР Башлыгы Кече Пурга районы Урта Юри авылында ике дистәдән артык бала моңа кадәр агач бинада белем алганнар. Анда су да, канализация дә, бәдрәф тә юк. Җитди кимчелекләр булганлыктан, күзәтү органнары әлеге бинаны яңа уку елына кабул итмәү сәбәпле, укучыларга күрше авылга мәктәп автобусы белән йөреп укырга туры киләчәк.
2013 елны авылда яңа мәктәп-бакча төзи башлаганнар. Кече Пурга төзүчеләре диварларын күтәреп, түбәсен япканнар, пластик тәрәзәләр куйганнар. Тик финанс чаралары булмаганлыктан, эш тукталган. Объект бәясе — 68 млн сум тәшкил итә. 37,6 млн сум сарыф ителгән. Төзүчеләр алдында 3,5 млн сум бурыч җыелган. Александр Соловьев төзелеш эшләре төгәлләнмәгән объектта булып, район җитәкчелеге, төзелеш оешмасы вәкилләре белән киңәшмә уздырды, авыл халкы белән очрашты. “Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә без депутатлардан бюджет турында законга төзелеш өлкәсенә акчаны арттыру буенча үзгәрешләр кертүләрен сорыйбыз. Безне аң­ларлар, дип уйлыйм”, — диде авыл халкына. Мәктәп киләсе уку елына кулланышка тапшырылачак.