Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Утны-суны кичкән бабам
7.05.2020

Утны-суны кичкән бабам

Үзенең килеп чыгышын, үткәнен белмәгән, бүгенгесен аңлый алмаган кешенең киләчәге юк, дип уйлыйм мин. Шуны күз алдында тотып, әнкәемнең әтисе Фәйзулла бабам Мөсифуллин турында сөйлисем килә минем. Үземнең аны күргәнем булмаса да, әнкәемнең сөйләве буенча, мин аны киң җилкәле алыптай баһадир итеп күз алдына китерәм. Ничек инде Фәйзулла бабам баһадир булмасын ди?! Безнең бүгенге тыныч тормышыбыз хакына гомеренең башыннан ахырына кадәр данлы юл үткән бит ул. Фәйзулла Сибгатулла улы Мөсифуллин 1926 елның 23 февралендә (Ватанны саклаучылар көнендә чын ир-егетнең тууы очраклылыкмы?!) Татарстанның Әгерҗе районы Девятерня авылында
крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Ул кечкенә чактан ук эш сөючән булып үсә, әти-әнисенең ышанычлы ярдәмчесе була. Яшьтәшләре белән бергә җир сөрә, иген чәчә, урак ура. 12 яшеннән колхозда тайлар карый: вакытында көтүгә чыгара, ашата, юындыра.
Бөек Ватан сугышы башланган вакытта бабам терлекчелек тармагында эшләгән. Ә 1943 елның декабрь аенда хәрби хезмәткә алынган. Бабам Ерак Көнчыгышта — 183нче укчы полкта хезмәт иткән. Ул яу кырында яраланып, хәрби госпитальгә эләккән. 1945 елда, япон гаскәрләрен тар-мар итүдә катнашып, 1946 елда туган ягына, күкрәге тулы медальләр белән әйләнеп кайткан. Шуннан соң бабам көнне төнгә ялгап, терлекчелек тармагында эшләгән. Тырышканына күрә, бабама хөрмәт тә зур булган. ВДНХның алтын медале, 1нче дәрәҗә дипломы, “Татарстан АССРның атказанган терлекчесе”, “Терлекчелек осталыгы” исемнәре, “Москвич” машинасы һәм башка бик күп бүләкләр белән бүләкләнгән.
Бабам тальян гармунда уйнарга ярата торган була. Кичләрен дус­лары белән гармунда сыздырып уйнап йөр­гәндә, Девятерня авылы кызы Кадергайшәгә гашыйк булып, аның белән тормыш корып җибәргән. Әбием белән бабам бер-берсен аңлап, үрнәк гаилә булып яшәгәннәр. Берсеннән-берсе уңган-булган, белемле балалар үстергәннәр. Мин шуларның бер өлеше булганга бик сөенәм, чөнки минем горурланып сөйләрдәй Фәйзулла бабам бар. Әйе, бар, чөнки ул балаларының, оныкларының, авылның, тарихның танылган, хөрмәткә лаеклы шәхесе булган һәм безнең күңелләрдә мәң­ге шундый булып калыр.

Самат Даутов, Девятерня мәктәбе.