Уяу булыгыз!
Банк счетларыннан урлаулар саны көннән-көн арта. 2020 елның 4 аенда Ижау шәһәренең Ленин районы территориясендә 187 мошенниклык факты теркәлгән. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 99 җинаятькә артыграк. Банк счетларыннан 85 урлашу очрагы булган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 7гә артыграк.
Банкның куркынычсызлык системасын вату шактый катлаулы, шуңа күрә җинаятьчеләр карта тотучылар аша эш итә һәм теләсә нинди ысуллар белән алардан карта турында мәгълүмат ала.
Телефон аша. Карта хуҗасына таныш булмаган номердан шалтыратып, төрле сәбәпләр әйтеп, карта реквизитларын хәбәр итүләрен сорыйлар (мәсәлән, лотереядә оттыгыз, дип).
СМС аша. Таныш булмаган номердан СМС килә. Мошенниклар үзләрен билгеле бер компания дип таныштыралар. Фейк хәбәрләренең ачык мисалы: «Сезнең карта блокировкаланган. +7926ХХХХХХХ номерына шалтыратыгыз. Сезнең Банк”. Шалтыратучының карта мәгълүматларын хәбәр итүен, банкоматта яки интернет-банкта төрле операцияләр үткәрүен сорыйлар.
“Мобиль банк” хезмәте аша. Ул операцияләрне СМС-командалар ярдәмендә башкарырга мөмкинлек бирә. Мошенниклар әлеге ысулны хуҗаның телефоны югалганда кулланалар. SIM-картаны блокировкалаганчы теләсә нинди кеше СМС-командалар ярдәмендә карточкадан акча алырга мөмкин.
Акчаны картага күчерү белән алдашу. Җинаятьчеләр һәрвакытта да картаның реквизитларын сорамыйлар, ә төрлечә алдап, клиентны акча күчерергә күндерәләр.
Товарлар сату буенча сайтлар аша. Мошенник нәрсә дә булса сату турындагы белдерү бирүчегә шалтырата, үзен сатып алучы дип таныштыра, һәм акча күчерү өчен карта реквизитларын сорый. Интернет-банкка карточканың номеры буенча керү өчен бер тапкыр кулланыла торган СМС-пароль кирәк. Мошенник төрле хәйләләр ярдәмендә аны да алуга ирешә. Клиент мошенник җитәкчелегендә үз картасына чит телефон номерын тоташтырырга мөмкин. Шуннан соң җинаятьче шәхси кабинетка һәм мобиль банкка керә ала.
Фишинг. Җинаятьчеләр популяр интернет-кибетнең яки тышкы яктан оригиналга охшаган онлайн-банкның ялган сайтын төзи, ә аның адресы чыныннан бер символ белән генә аерылып тора. Кулланучы сатып алу яки системага керү өчен ялган биттә үзенең шәхси мәгълүматларын кертә. Хәзер карта буенча түләү үткәрү өчен аны терминалга кую да җитә. Әгәр сумма 1000 сумнан артмаса, ПИН-кодны кертү таләп ителми. Картагызны югалтсагыз, тизрәк банк аша блокировкаларга ашыгыгыз.
Мошенниклардан саклану өчен башка кешеләргә карта мәгълүматларын хәбәр итмәгез (карта вакыты чыгу, CVV-код һәм ПИН-код). ПИН-кодны карточкадан аерым саклагыз һәм аны керткән вакытта банкомат яки терминал клавиатурасын кул белән каплагыз. Интернет-банкта яки мобиль кушымтада чыгым лимитларын урнаштырыгыз. Югалган, урланган яки аны банкомат алган очракта, шулай ук карта бәйләнгән номер белән телефон югалганда, кичекмәстән картаны блокировкаларга кирәк. Игътибарлы һәм уяу булыгыз!
Михаил Иванов, Ижау шәһәре Ленин районы прокуроры
урынбасары.




