Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Уңышлар юлдаш булсын
21.02.2013

Уңышлар юлдаш булсын


Пауэрлифтинг белән шөгыльләнүче Марат Әминов турында таныштырып, ул яулаган уңышлар хакында “Яңарыш” газетасы аша язып чыккан идек инде. Агымдагы елның февраль аенда спортчы егет тагын да яңа уңышларга ирешкән. Төмән шәһәрендә узган Россия чемпионатында пауэрлифтинг буенча 18 яшькә кадәрлеләр арасында беренче урынны яулап кайткан.

Алда Маратны яңа үрләр, башка көч сынашулар көтә: 7 мартта Кемерово шәһәрендә узган Россиякүләм бәйгегә юл тотачак. Әлегә егет бар көчен куеп әзерләнә, тренеры кушкан күнекмәләрне ясый. Максаты — беренчелекне яулап, Россиянең җыелма командасына эләгү. Ул үз максатында нык тора, үҗәтлеге һәм үз-үзенә таләпчәнлеге зур аның. Югыйсә, әлегә мәктәптә генә укучы Марат, бер-бер артлы зур җиңүләргә ирешә алыр идеме соң?! Ә яулыйсы үрләр тагын да биегрәк. Маратка максатына ирешүдә уңышлар юлдаш булсын.