Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинның Ураза гаете белән котлавы
30.06.2016

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинның Ураза гаете белән котлавы

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Удмуртия Диния Нәзарәте һәм үземнең исемнән сезне Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Рамазан — бар игътибар,
мә­шәкать җаныбызны ка­мил­ләш­-
­­терүгә һәм иманыбызны ны­­гытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга, мохтаҗларга ярдәм итү теләге уянган вакыт. Дөньядагы башка мөселманнар белән берлектә Удмуртиядәге дин кардәшләребез дә ураза тоттылар, тәравих намазларына җыелдылар, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны кичерүне сорадылар.
Быелгы Рамазан ае елның иң озын көннәренә — июнь аена туры килде. Аллага шөкер, озын көндә, җәйге кызуда да Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышанган мөселманнар уразаларын бер авырлыксыз тоттылар, Раббыбыз тыйганнардан тыелдылар. Шулай үз иманнарының ныклыгын сынадылар. Быелгы Рамазан ае иң озын көннәргә туры килүе дә, үзе бер бүләк. Тоткан уразаларыбыз өчен Аллаһы Тәгаләнең иң зур рәхмәтенә дә ирешербез, иншәАллаһ.
Рамазан ае — башкалар белән мөнәсәбәтләрне җайлау, изге эшләрдә берләшү ае. Бу айда Удмуртия мөселманнары бөтен республика буенча ифтар ашлары үткәрделәр, башка шәһәр-авыллардагы дин кардәшләр белән очраштылар, аралаштылар. Чыннан да, респуб­ликада Ислам динен күтәрү, дини кыйммәтләрне халыкка җиткерү, белем бирү буенча әле башкарасы эшләребез бик күп.
Дини белемне арттыру, иманга тартылу өчен мәчетләрнең булуы кирәк. Иман йортларында мөселманнар бергә җыела, намаз укыйлар, дини гыйлем туплыйлар, Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрә алалар. Быел, иншәАллаһ, Ижау шәһәренең Үзәк мәчете ачылачак. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Кама поселогы мәчете дә ачылыр дип көтелә. Әлеге иман йорты республиканың зур проекты булган — Кама елгасы күпере янында урнашкан. Шулай ук Юкамен поселогында да салына башлаган иман йорты дин кардәшләребезне сөендерер дип ышанабыз. Удмуртия мөселманнары өчен иң мөһим булган, күптән көткән мәчетләрнең берсе — Глазов шәһәрендә. Киләсе елда төзелеш төгәлләнер дип көтелә.
Киләчәккә планнар зурдан. Безгә бер урында туктап калмыйча, алга таба үсәсе дә үсәсе. Халык белән бердәм булып эшлик, башкаларны да яңа мәчетләр салырга чакырыйк. Ә инде бүгенге көндә эшләп килүче мәчетләр дә буш тормасын — намазларга җыелыйк, дини дәресләр оештырыйк, мохтаҗларга ярдәм кулы сузыйк, кайгыларны да, шатлыкларны да бергә бүлешик. Мәхәлләнең тормышын җанландырып җибәрү өчен иң яхшы вакыт — ул Рамазан ае.

Ураза бәйрәме барлык мө­селманнарга да җан тынычлыгы, шатлык бүләк итсен. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим!