Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Фикерләр төрле булса да, проблемалар уртак
3.09.2015

Фикерләр төрле булса да, проблемалар уртак

Яңа уку елы башланыр алдыннан шәһәр метод үзәгенең татар һәм удмурт теле укытучыларын август киңәшмәсенә җыюы традициягә әверелде. Быел киңәшмә милли китапханә бинасында узды. Ана теле укытучылары уңышлары, эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Проблемалар хакында да фикер алыштылар.

Шәһәр метод үзәге җи­тәкчесе Светлана Сер­геевна үткән уку елына йомгак ясады. Удмурт һәм татар теле укытучыларының эш күрсәткечләрен, аеруча ана теле олимпиадалары нәтиҗәләрен чагыштырганда татар теле буенча күрсәткечләрнең югары булуын билгеләп үтте.
Татар теле укытучыларының метод берләшмә җитәкчесе Рәсимә Садыйкова чыгышы аеруча үтемле булды. Ул балаларны ана теленә мәҗбүри өйрәтергә хаклары булмавын, бары балаларны, ата-аналарнын кызыксындыру белән генә тарта алуын әйтте. Рәсимә Фоат кызы рус телле укучыларга әзерләнгән Кадрия Фәтхулова дәреслеге белән белем бирүен, әмма анда әдәби әсәрләр аз булуына да тукталды. “Балалар әдәби әсәрләрне тансыкладылар. Хәзер мин кабат дәреслек сайлау алдында”, — диде укытучы. Ул журналларга темаларны татар те­лендә генә тутырырга рөхсәт булмавын, ә аларны рус теленә тәрҗемә итеп утыруның укытучы өчен өстәмә эш булуы турында да борчылуын җиткерде.
6нчы гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова укучылар белән фәнни эшләр язу буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чынлыкта да, аның җитәкчелегендә әзерләнгән укучылар республика күләмендә узган фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясыйлар, мактаулы урыннар алалар. Фәнни эшләрне балалар ана телендә язсалар да, аның эчтәлеге башка милләтләргә аңлаешлы булсын өчен, хезмәттәшләренә слайдларны рус телендә әзерләргә тәкъдим итте.
Удмурт теле укытучылары да үз­ләренең эш алымнары белән ур­таклаштылар. Теманы башка фән­нәр, тормыш белән бәйләп аңлатканда , ана теле дәресләренең балалар өчен кызыклы булуы турында фикерләр яңгырады.
Ә китапханә хезмәткәрләре ана теле укытучыларын яңа китаплар, Интернет челтәрендә табарга мөм­кин булган чыганаклар белән таныштырдылар, алар оештырган бәйгеләрдә актив катнашырга ча­кырдылар. Камиллеккә чикләр юк, диләр. Көн саен үзгәреп торган мәгарифтә укытучыга өйрәнәсе дә өйрәнәсе генә кала.