Фитыр сәдакасының күләме билгеле
Сорау: “Быел фитыр сәдакасының күләме күпме? Ул ризык белән генә бирелергә тиешме? Мәчет төзелешенә акчаны фитыр сәдакасы итеп бирергә ярыймы? Ураза тотмаган кеше фитыр сәдакасы бирсә, ул фитырдан китәме?”
Гөлзада, Юкамен районы.
Җавап: Рамазан аеның азагында түләнелә торган фитыр сәдакасы гарәпчә зәкятуль-фитри дип атала. Ураза тотканда хасил булган хаталарны бетерер өчен мохтаҗларга мәҗбүри ашамлыклар белән бирелә торган зәкят. Аның максаты — чистарыну, пакьләнү. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хәдисендә әйткәнчә, ул коры, озак саклана торган азык төрләреннән бер саг күләмендә бирелә. Саг ул — 4 кушучка туры килә. Авыр ярмалар белән санасаң, ул 3 кг чамасы, он яисә солы ярмасы 2 кг тирәсе генә була. Гади зәкят нисаблары хәлле кешеләргә генә тиеш булса, фитыр сәдакасын һәрбер кеше бирергә тиеш, хәтта карындагы җан кергән баладан да чыгарыла. Фитыр сәдакасын гает алдыннан бирү иң хәерле, бер яисә ике көн алдан бирү дә рөхсәт ителә. Инде кемгә бирергә белмәгәндә, акчалата мәчеткә илтүегез хәерлерәк, монда елдагыча мәчеттәге зәкят комитеты аркылы продуктлар сатып алынып, мохтаҗ гаиләләргә таратылачак. Уфада расланганча, акчалата биргәндә үзләрен хәлле итеп санамаучыларга иң кимендә 100 сум тиеш. Бу акчалар мәчеттә аерым «Фитыр сәдакасы» дигән әрҗәләргә җыелачак. Хәллерәк булган кешеләргә билгеле, борчак, он, макарон бәясе белән түгел, дөге, карабодай, киптерелгән җимеш, хөрмә, йөзем, чикләвек затларыннан яисә бәяләреннән чыгарулары хәерлерәк. Фитыр сәдакасын мәчет төзелешенә дип һичничек тә биреп булмый. Биргән акчага фәкать ризык алынса гына, бу сәдака дөрес булачак. Ул ризык белән мохтаҗлар, ярлылар ураза бәйрәмендә сыйланачаклар. Фитыр сәдакасын түләр өчен аның хуҗасы ураза тотарга тиеш, ләкин Ислам динендә һәрбер гамәл өчен аерым әҗер-савап яисә аерым җәза-газап бар. Асылда, ураза тоткан кеше үзенең бу Рамазанда кылган хаталарын төзәтер өчен фитыр сәдакасын чыгара. Сәламәтлеге ураза тотарга ирек бирми торган булса, ул кеше фидиясен дә түли, фитыр сәдакасын да бирә. Ә бернинди сәбәпсез ураза тотмаган кешенең фитыр сәдакасы бирүе, шәригатебездә каралган төп максатка ирешми. Ләкин аның кабул булуы белән булмавы Аллаһ Тәгаләнең кулында. Бернәрсә эшләмәгән кеше белән, нәрсә булса да эшләгән кеше барыбер бертигез булмаслар. Шулай ук, Уфа Диния Нәзарәте билгеләгәнчә, фидиянең бер көнлек бәясе иң кимендә 150 сум. Димәк, бу Рамазанда 29 көн булса, аның тулаем бәясе 4350 сумга төшәчәк. Фидияләр белән тагын да ашыктырсагыз хәерлерәк, чөнки ул акчаларга ашамлыклар алынып, мохтаҗ гаиләләргә таратылачак. Шәригатебездә аларга Рамазан аенда ук фидияне куллану турында әйтелгән. Шуңа күрә фидия түләүчеләр, әгәр сез үзегез аерым кемнедер ашатмыйсыз икән, ул очракта шулай ук акчалата фидиягезне ашыгыч рәвештә мәчет кассасына тапшыруыгызны сорыйбыз.
Сорауга Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов җавап бирде.



