Фәдис Ганиев: “Тамашачы ихласлылык ярата”
Март башында башкалабызның Тимерьюлчылар мәдәният йортына бик күп танылган артистлар белән берлектә Башкортостанның халык артисты Фәдис Ганиев килеп, “Җыр сөйгәннәр картаймый” дип исемләнгән шоу-программасын тәкъдим итте. Соңгы тапкыр җырчы Ижауга хәләл җефете Лилия Биктимерова белән ике ел элек килеп, гөрләтеп концерт биреп киткән иде. Быел алар 14 яшьлек кызлары Гөлназны да үзләре белән алып килгәннәр. Ике ел эчендә бу иҗади гаиләдә нинди үзгәрешләр булган? Гаилә башлыгы белән әңгәмәбез шушы хакта барды.
— Бүгенге көндә җыр язучылар да, башкаручылар да күп. Сез бүгенге сәхнә тормышын ничек бәялисез?
— Әйе, бүгенге көндә җырлар да, аны башкаручылар да бихисап. Элек нәнәем (Башкортостан ягында әбине шулай атыйлар): “Ахырзаман җитәр алдыннан, кибет өстенә кибет төзерләр, һәр кеше сәхнәгә менәргә омтылыр”, — ди иде. Чыннан да, бүген сәхнәгә омтылучылар күп. Аны кәсеп итеп алучылар күбәйде. Аларның яртысыннан күбе һәвәскәрләр. Үзләре шигырь яза, үзләре көй, аннан сәхнәгә чыгып башкара. Әмма минемчә, һәр эшнең үз остасы булырга тиеш, шулай булганда гына ул сыйфатлы, башкаларның күңелен тибрәндерерлек үтемле була ала. Ләкин тамашачы да сайлый белә. Ул ихласлылыкны ярата. Җырчы тамашачыларны яраткан, хезмәтенә ихластан караган, концерт программаларын әзерләүдә көч сарыф иткәндә генә туа ул ихласлык. Шул чакта гына ярату үзеңә әйләнеп кайта. Моннан тыш, җырчы, тамашачыны аз гына булса да тәрбияләргә, аларның сәхнә зәвыгын үстерү өстендә дә эшләргә тиеш.Тамашачы кул чапканга гына башкарыла торган, тиз онытылучан җырлар башкару соңгы вакытта үтә модага кереп китте. Безнең халык җырлары, лирик, кешедә фәһем уята торган тирән мәгънәле әсәрләр дә бар бит әле. Шушы һөнәрилек җитеп бетмәүдер инде ул, аларны җырлаучылар сирәгәйде. Тамашачы дәррәү кул чапмаса, җыр начар кабул ителә дигән сүз түгел бит әле. Ә тирән мәгънәле җырлардан соң тамашачы шау килеп кул чабып китә алмый, уйланырга да, нәрсәдер исенә төшеп, хискә бирелергә дә мөмкин.
— Ижауга соңгы килүегезгә ике ел вакыт узып китте. Бу вакыт арасында сезнең иҗади гаиләгездә нинди үзгәрешләр булды, нинди үсешләр?
— Беренчедән, хәләл җефетем, сәхнәдәшем дияргә кирәк, Лилия Биктимерова белән икебез дә быел Заһир Исмәгыйлов исемендәге сәнгать академиясен тәмамлап, кулыбызга диплом алачакбыз. Бу диплом безнең өчен бик мөһим. Чөнки алдагы көннәребездә укыту эшләре белән дә шөгыльләнергә исәп бар. Икенчедән, Лилия күптән түгел Башкортостанның атказанган артисты дигән исемгә, дәүләт бүләгенә лаек булды. Һәм өченче, күңелле вакыйга — кызыбыз Гөлназ соңгы елларны аеруча активлык күрсәтеп, көннән-көн тәҗрибәсен үстерә. Ул Рудольф Нуриев исемендәге хореография бүлегендә белем ала. Кечкенәдән балерина булу турында хыяллана иде. Хәзер исә ике юл чатында калды.”Җырчы булыргамы, әллә балеринамы?” — дип баш вата. Җырга күңеле ныграк тартыладыр төсле. Бүген ул Д.А. Хворостовскийны, классик җырчыларны тыңлый. Өйгә кайтып керсәң, һәрвакыт нинди дә булса классик җыр яңгырый. Итальян җырчыларына кушылып җырлап та карый. Әлбәттә, әлегә аның сайлана, эзләнә торган чагы, хыяллары үзгәрергә дә мөмкин. Сәхнә юлын сайласа, без шат булыр идек.
— Әйе, сезнең матур гаилә — үзе бер матур иҗат төркеме. Һәрвакыт аерылмас булуыгызны исәпкә алсак, Фатыйховлар гаиләсе белән дә сез туганнар сыман…
— Алар минем иҗатымның беренче көннәреннән үк юл күрсәтүче остазларым да, теләктәшләрем дә булдылар. Күп еллар инде Башкортостанның халык артисты Халит Фатыйхов белән без Башкорт дәүләт филармониясендә бергә эшлибез. Аның таланты алдында мин баш иям. Алар гаиләсен Башкортостанда гына түгел, Татарстанда да белмәгән кеше бик сирәктер. Мондый һөнәри, тәҗрибәле кешеләр белән бергә иҗат итүе бик күңелле.
— Фәдис әфәнде, сезгә, иҗат төркемегезгә алдагы көнегездә дә уңышлар, моңга сусаган тамашачылар күңеленә сихәт, рухи азык өстәвегезне телим.
Элмира Нигъмәтҗан



