Фәкыйрьлек: кесә юкалыгымы, әллә күңел тарлыгымы?
Соңгы вакытта күп кенә кешеләрнең тормыштан зарлану, бөтен кешеләрне сүгү яраткан шөгыленә әйләнеп бара. Кайбер авыл кешесе көненә бер мәртәбә күршесе белән күрешеп, бераз авыл советы, аннан район башлыгын, республика, ил җитәкчесен чәйнәп алмаса, йокысы йокы булмый.
Дөнья капкаларын киң ачты
Чыннан да, «тегесе җитми, монысы җитми» дип зарланырга яратсак та, соңгы егерме ел эчендә яшәгән тормышларыбыз бик матурланды, дөньяларыбыз шактый киңәйде. Әбием исән чакта: «И, улым, сез бәхетле балалар, мин мондый рәхәт тормышны күрермен дип хыялланмадым да», — дип еш кабатлый иде. Шулай да, дөньяның матурлыгына тиз күнегәбез. Киң-киң атлап барган юлларыбыз бераз тараеп китсә, шунда ук күңелгә борчу төшә, йокы кача. Хәер, кешелек һәрвакыт муллыкка омтылган, хәерчелектән куркып яшәгән.
Бервакыт кешеләр мохтаҗлык турында гәп корып утырганда алар янына Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) килә һәм: «Сез фәкыйрьлектән куркасызмыни? Аллаһы белән ант итеп әйтәм, дөнья сезнең өстегезгә яңгыр кебек явачак. Йөрәгегезне шушы дөнья малы гына хак юлдан аздырачак. Мин сезне ачык аклыкта калдырдым, аның төне дә, көне дә бертигез ачык булды», — дип әйтә (Ибн Мәҗәһ риваяте).
Имам Мәнәви әйтүенчә: «Әлеге хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.с)нән өммәтенә сөенеч килә, Аллаһы Тәгалә бу өммәткә фәкыйрьлектән соң байлык бирәчәк. Ләкин, өммәте шушы мал сәбәпле, Раббысына гыйбадәт кылуны онытачак. Дөньяны ярату сәбәпле, туры юлдан баручы калебләр дә тайпылачак, һидаятьтән адашачак. Дөнья аларның фетнәсе булачак».
Аллаһының илчесе бүгенге көн турында әйткән кебек. Чыннан да, дөнья безгә капкаларын киң итеп ачты, мул яңгырлар булып өстебезгә ява.
Булганыннан канәгатьме?
Нинди йортларда яшибез? Авылларда кайберләребезнең йортлары зиннәтле патша сарайлары кебек. Ярый ла гаиләдә 2-3 бала булса. Элек дүрт почмаклы өйдә мич тирәли тезелешеп 5-6 бала үстергәннәр. Әби-бабайга да урын табылган. Сарык-бәрәннәре дә чабышкан. Мич артында каз бәбкәләрен чыгарган. Ә хәзер кайбер йортларда бер бала бүлмәдән бүлмәгә кереп, бичара, адашып йөри.
Ә нинди атларда йөрибез? Без кечкенә вакытта, күрше-тирәдәге абыйлар: «Жигули» «Москвич»тан җылырак», — диләр иде. Хәзер тимер атның җылы миче генә түгел, яхшы суыткычы да булырга тиеш. Бер дустым машинасын алыштырырга йөри иде. Аннан: «Әле кайчан гына алган идең бит, ник тагын алыштырырга булдың?» — дип сорадым. Ул: «Минем утыргычы җылыта торган гына, ә хәзергеләренең астан суытып тора торганы да бар, шундыйны алам әле», — ди.
Ә нинди киемнәр киябез? Бабай: «Без үскәндә төпсез киндер ыштан була иде, хәзер балаларыгызның киемнәрен ничек кидертеп бетертергә белмисез», — дип гаҗәпләнә иде. Чыннан да, берәр җиргә барасы булса, зур проблема килеп туа: нәрсә кияргә? Әлеге сорау кияргә булмаганнан түгел, киресенчә, кием артык күп булганнан килеп чыга. Әле ирләргә барыбер җиңелрәк, менә абыстайларыбыз иза чигәләр. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) вакытында кайбер кешеләрнең алмашка киемнәре булмаганлыктан, алар күлмәкләрен югач, кипкәнен көтеп, өйләрендә утырганнар.
Ә нинди табыннардан ашыйбыз? Безнең авылда бер мәчетнең хәзрәте сөйли иде: «Кибеткә товар бушатышканы өчен ике малайга берешәр прәннек бирделәр дә, кибет артына утырып ашадык. Берсе сөенеченнән: «Кара әле, Сталин да болай ашамагандыр әйме?» — дип әйтте ди. Бүгенге табыннарыбыз, сөбханАллаһ, патшаныкыннан ким түгел. Кайчак гади генә кешеләргә ашка барсаң да, табын өстендә аш тәлинкәсе куярга урын юк. 30-40 ир заты ике сәгать ашап та, табында ризык бетү түгел, кимеми дә.
Дөнья матурланган саен күңелне әсир итә
Дөньябыз шулкадәр матур, якты һәм киң. Дөньяга гашыйк булганнарның иң курыкканы — аны югалту, дөнья малын кулдан ычкындыру булып тора. Кешенең имансызлык, әхлаксызлык, оятсызлык кебек куркыныч төшенчәләрдән түгел, бәлки, фәкыйрьлек, хәерчелек, кризис сүзләреннән күбрәк коты оча.
Игътибар итегезче: бер урынга җыелсак, күбрәк нәрсә турында сөйләшәбез? Бала тәрбиясе, ничек милләтнең үзаңын, әхлагын, ана телен саклап калырга дипме? «Это вы о чем, хазрат? Нинди милләт, нинди үзаң? Без әле дөнья куабыз, дөньяны бүлешәбез». Шунысы кызык: кемдә күпме дөнья булуына карап, һәркайсы үз баткаклыгына чума. Әби-бабайлар җыелышсалар, пенсия турында сөйләшәләр, заводта эшчеләр тәмәке тарткан арада җитәкчеләрнең күпме урлашканын «чәйнәшеп» алалар. ӘлхәмдүлИлләһ, Раббыбыз безне дөнья һәм нәфесебез белән ялгызын калдырмады. Ул безгә нәфескә каршы торучы зур көч — дин иңдерде. Әгәр кеше Аллаһының динен өйрәнсә, күңеле түрендәге изге урынны миненә түгел, диненә бирсә, тормышта нинди генә хәл булса да, нинди генә михнәткә, бәлагә тарыса да, чыгу юлын табачак, туры юлда калачак.
Рухи байлыгыбыз китә!
Әгәр кешеләр фәкыйрьлектән курыксалар, «Байлыгым китә», — дип, ут эчендә янсалар, минем җир өстендә тамыр җәюче тагын да зур фәкыйрьлекне искә төшерәсем килә. Бервакыт, Әбү Зәр исемле сәхабәдән Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Әбү Зәр, син малның күп булуын байлык дип уйлыйсыңмы?» — дип сорады. Әбү Зәр: «Әйе, Аллаһының илчесе», — диде.
Пәйгамбәр (с.г.в.с.): «Ә малның аз булуын фәкыйрьлек дип күрәсеңме?» — диде. Ул: «Әйе, Аллаһының илчесе», — диде.
Чыннан да, без кешеләр зур йортта яшәүчегә, атлы атта йөрүчегә карап: «Бигрәк бай кеше бу», — дип уйлыйбыз. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) исә: «Байлык — фәкать күңел байлыгы, фәкыйрьлек — күңел фәкыйрьлеге генә», — диде (Ибн Хиббән).
Чыннан да, күңеле бай булган адәмнең кесәсе юка булса да, ул бай кеше. Ул Раббысының тәкъдиренә риза, үз насыйбыннан канәгать. Күңеле фәкыйрь булган кешегә әллә никадәр киң маллар бирелсә дә, ул аның шатлыгын тоя да, күрә дә алмый. Кешенең бөтен шатлыгы да, борчу-хәсрәтләре дә күңел халәтенә кайта. Кайвакыт, ипи-сөтенә, дару алырына акча җиткерә алмый зарланучы әби-бабайларга: «Әйдәгез, мәчеткә йөрегез әле», — дип әйтәсе килә. Кемдер: «Әллә мәчеттә акча бирәләрме?» — дип сорар. Мин мәчетләргә йөрүче, намаз укучы әби-бабайларыбызга карап сокланам. Алар да шул пенсия акчаларына яшиләр (хөкүмәт мәчеткә йөргән өчен пенсияне арттырмый), бала-оныкларына да ярдәм итәләр, әле хаҗга да барырга акча табалар. Бер мәртәбә түгел, кайберләре 3-4 мәртәбә хаҗ кылганнар. Әле мәчет-мәдрәсәләргә дә ярдәм итеп торалар. Һәрнәрсәнең бәрәкәте кирәк. Бәрәкәт дигәне аз малны да күп итә, бәрәкәтсезлек күп малны да юк итә.
Аллаһы Тәгаләнең кемнедер малга күмгәндә һәм кемнеңдер ризыгын киметкәндә без күргәннән тирәнрәк хикмәтләре ятуын онытмыйк. Раббыбыз, киләсе аятендә: “Юк шул”, — дип әйтә (“Фәҗер” сүрәсе, 15-17 аятьләр). Хакыйкать алар уйлаганча гына түгел. Әгәр Аллаһының бәндәсенә булган мәхәббәте һәм рәхмәте малның күплеге белән үлчәнсә, ни өчен Аның иң яраткан бәндәсе Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең өендә вакыт-вакыт ай буена кайнар ризык пешерергә мөмкинлеге булмаган? Ни өчен Аллаһының каргышында булган Фиргавенне Ул мал-мөлкәткә, киң ризыкка күмгән? Аллаһы Тәгалә бер бәндәсен киң мөлкәт биреп сынаса, икенчесенең ризыгын киметеп сыный. Гомумән, без яшәгән дөнья үзе — бер зур имтихан бүлмәсе. Берәү дә алдан нинди сорау эләгәсен белми. Әмма, һәркем имтиханда җиңел сорау бирелсә ярар иде дип теләп тора. Хикмәт иясе Аллаһ берәүне авырлык белән, икенчене җиңеллек белән сыный. Берәүнең имтихан билетында — байлык сынавы, икенченекендә мохтаҗлык чыга. Берәүдә — саулык, икенчедә — сырхау. Берәүдә — борчу-мәшәкать, икенчедә — иминлек. Берәүгә Раббы балалар биреп сынаса, икенчене баласызлык белән сыный. Төп хикмәт — кемгә нинди сорау чыгуда түгел, ә ул сорауга дөрес итеп җавап бирә алуда. Аллаһы Тәгаләдән бәндәгә бер нигъмәт килсә, ул шөкер-рәхмәт итәргә, авырлык килсә, ул аны сабырлык белән кайтарырга тиеш. Тормышта кемгә нәр-
сә яхшы булуын имтихан соравына дөрес итеп җавап бирү билгели. Күпме кешеләр мохтаҗлыкта яшәп тә, үзләренең намусларын югалтмыйлар, кыйбладан тайпылмыйлар. Ә күпме ке-
шеләр байлык, матур тормыш күреп шашыналар, бөтенләй кешелеклелек сыйфатларын югалталар. Шуңа күрә, Аллаһының сынауларын дөрес итеп кабул итү һәм дөрес җавап бирү өчен кешегә иман, дини белем кирәк. Иман иясе шатлык килгәндә шөкер итеп, авырлык килгәндә сабыр итеп һәр сынаудан да җиңүче булып чыга.
Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.




