Фәнил Зыятдинов: «Заводның киләчәге зур!»
“Купол” Ижау электромеханика заводы — 60 елга якын Удмуртиядә сәнәгать өлкәсендә иң эре предприятиеләрнең берсе. Яшерен булганлыктан, завод турында матбугат чараларында 1988 елда гына телгә алына башлый. Бүгенге көндә заводта эшләнә торган хәрби-техник һәм көнкүреш товарлары “Россиянең иң яхшы 100 товары” исемлегенә керә. Абруйлы Халыкара һәм Бөтен Россия күргәзмәләрендә иң яхшылардан санала. Соңгы елларда предприятиегә фән һәм техника өлкәсендә казанышлары өчен Удмуртия Республикасының дәүләт премиясе бирелде. Ул “Удмуртия Республикасының иң яхшы инвесторы” дип танылды. Завод коллективы Удмуртия Республикасының мактау тактасына кертелгән.
Бүгенге әңгәмәдәшебез “Купол” Ижау электромеханика заводы генераль директоры, гомеренең 40 елдан артыгын әлеге заводка багышлаган милләттәшебез Фәнил Газис улы Зыятдинов. Радиоаппаратура көйләүчедән генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхесне безнең республикада гына түгел Россиянең югары сәнәгать, саклау тармакларында беләләр. I дәрәҗә Александр Невский орденына ия булган Фәнис Зыятдинов турында “эш аты” диләр.
— Фәнил әфәнде, заводның эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт?
— Предприятиенең төп бурычы — дәүләт заказы буенча һәм экспортка чыгару өчен “Тор” зенит ракета системасына сыйфатлы детальләр әзерләү. Шулай ук цехларда “Тор” зенит ракета системасы һәм “Оса” зенит ракета комплексы детальләрен ремонтлау эшләре башкарыла. Җитештерү комплексына кергән һәрбер цех үзенчә уникаль. Күп кенә цехлар төгәл “механика цехлары” дип атала. Чөнки белгечләрнең квалификациясе һәм мөмкинлекләре яңа заманча җиһазларда детальләрне микронга чаклы төгәллек белән эшләргә мөмкинлек бирә. “Тор” зенит ракета системасы өчен радиотехник аппаратураларның күп өлеше безнең предприятие цехларында җитештерелә. 133нче цехта “Тор” комплексының бөтен детальләре җыела. Технологик цикл биш атнадан артмый. Моннан тыш без сәнәгать һәм көнкүреш өчен суыту техникасы, һава чистарту, җылыту һәм суыту өчен җиһазлар, скважиналардан нефть суырту өчен электронасослар, газ белән эшләүче җылылык агрегатлары, җылылык вентиляторлары, косметик чималлар, медицина препаратлары, кондитер эшләнмәләре өчен контейнерлар, инфузион эремәләр җитештерәбез.
— Заводтагы яңа технологияләр белән таныштырып китсәгез иде.
— Бүгенге көндә Мәскәүдә “Купол” электромеханика заводы тарафыннан ачылган аерым фәнни конструктор бүлеге эшли. Биредә фәнни-инновацион проектлар карала. “Тор — М2КМ” хәрби модуленең яңа эшләнмәсе ясалды. Корабльләргә кую өчен, Арктикада куллану өчен комплекслар җитештерелә.
— Агымдагы елда завод Россиядә бер-бер артлы үткәрелә торган биш зур масштаблы күргәзмә һәм форумнарда катнашты. Мондый активлыкны нәрсә белән аңлатасыз.
— Ел, чыннан да, күргәзмәләргә бай булды. Без Россиядә генә түгел, Азия -Тын океан төбәгендә, якын Көнчыгышта үткәрелә торган форумнарны да калдырмаска тырышабыз. Февраль аенда “Aero India — 2015” авиакосмик халыкара күргәзмәдә катнаштык. Халыкара “Армия-2015” дигән хәрби-техник форумда без биш зенит-ракета комплексының хәрби машиналарын күрсәттек. Алабино полигонындагы күргәзмәдә “Тор-М2У” хәрби машиналары катнашты. Дүрт көн эчендә 10 меңнән артык кеше “Купол” электромеханика заводы чыгара торган хәрби техника белән таныштылар. Экспозицияне РФ саклау министры, РФның кораллы көчләренең вәкилләре, чит ил делегацияләре карады.
— Бүгенге көндә яшь, белемле, һөнәрле белгечләр, эшчеләр өчен сезнең заводта нинди кызыксындыру чаралары бар?
— Заводка яшь эшчеләрне һәм белгечләрне җәлеп итү — безнең төп юнәлешләрнең берсе. Шуңа күрә без югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә. Михаил Калашников исемендәге Ижау Дәүләт техник университеты белән кадрлар әзерләү программасы буенча эшлибез. Моннан тыш биредә “Конструирование и технологии производства” кафедрасы эшли. Югары курс студентлары предприятиедә практика үтеп, алга таба эш белән тәэмин ителәләр. Казан шәһәренең Андрей Туполев исемендәге тикшерү университеты, Пермь шәһәренең политехник тикшерү университетлары белән хезмәттәшлек итәбез. Ижау радиоэлектроника техникумында безнең юнәлеш буенча укучы студентларга стипендия түлибез, эшкә урнаштырабыз. Яхшы эшчеләргә премияләр каралган: 1964-1988 елларда заводның генераль директоры булып эшләгән Александр Воскресенский премиясе яшь җитәкчеләргә, Михаил Калашников премиясе конструкторларга, Юрий Маслюков премиясе инженер-технологларга бирелә. Яшьләрнең һөнәри дәрәҗәсен үстерү өчен төрле юнәлешләр буенча елына 60тан артык чара үткәрелә. Республика безнең яшьләр белән эшләүне югары бәяләде. “Яшьләр белән иң яхшы оештырылган эш” номинациясендә җиңеп чыктык. Өметле белгечләргә без торак сатып алу өчен акчалата ярдәм итәбез. Заводта физик культурага зур игътибар бирелә. Агымдагы елда 17нче тапкыр Спартакиада үткәрелде. Футбол, волейбол, өстәл теннисы, шахмат буенча командаларыбыз уңышлы чыгыш ясый. Яшьләр оешмасы профсоюз комитеты белән берлектә “Бозда күңелле стартлар”, боулинг, пейнтбол, “Крокодил” уены буенча турнирлар үткәрәләр. “Ирекле җил” туристик клубы ял көннәрендә, республикадагы елгалар буенча походлар оештыра. Заводның “Купол” КВН клубы республика һәм шәһәр турнирларында уңышлы чыгыш ясый.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, эшегездә зур уңышлар телибез!
Рәфилә Рәсүлева.



