Фәрит Асадуллин: «Борчылыр урын юк!»
Күптән түгел Россия Хисап палатасы соңгы өч елда Удмуртия Республикасының дәүләт бурычлары якынча ике мәртәбә артуы хакында отчет бирде. 2016 елның 1 гыйнварена УР дәүләт бурычы 41,86 млрд сум тәшкил итә иде. Дәүләт бурычының артуы нәрсәгә бәйле? Әлеге хәл социаль йөкләмәләрне үтәүгә комачаулык итмәсме? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү ниятеннән, без УР Финанс министры урынбасары Фәрит Асадуллинга мөрәҗәгать иттек.
— Иң элек, дәүләт бурычына аңлатма биреп, аның структурасы турында сөйләп үтсәгез иде.
— Дәүләт бурычы — ул Удмуртия Республикасының йөкләмәсе. Аның структурасына дәүләтнең кыйммәтле кәгазьләре, федераль бюджеттан алынган бюджет кредитлары, коммерция кредитлары керә. Шулай ук дәүләт бурычы дәүләт гарантияләре формасында булырга мөмкин. Әмма Удмуртиянең дәүләт гарантияләре юк. Бүгенге көндә Удмуртия дәүләт бурычы структурасы түбәндәгедән гыйбарәт: 2016 елның 1 гыйнварена федераль бюджеттан алынган кредитлар — 39%, коммерция кредитлары — 52,6% һәм дәүләт кыйммәтле кәгазьләре — 16,4%.
— РФ Хисап палатасы УР Дәүләт контроль комитеты белән берлектә уздырган әлеге тикшерү эш планына кертелгән идеме яисә көтелмәгәндә уздырылдымы?
— Әлеге тикшерү РФ Хисап палатасының 2015 елгы эш планына кертелгән иде. 2015 елның ноябрендә РФ Хисап палатасы УР Дәүләт контроль комитетына бергәләп тикшерү уздыру турында мөрәҗәгать итте. Тикшерү барышында бюджет законнарының төгәл үтәлеше, дәүләт бурычлары артуының сәбәпләре ачыкланды. 22 апрельдә РФ Хисап палатасы коллегиясендә УР Дәүләт контроль комитеты җитәкчесе Борис Сарнаев, УР Финанс министры Станислав Евдокимов һәм УР Хөкүмәте Рәисе Виктор Савельев катнашты. Әйтергә кирәк, әлеге тикшерүдән соң, республикаларга күрсәтмәләр белән белдерү кәгазе (уведомление) тапшырыла. Башка регионнардан аермалы буларак, Удмуртиягә андый күрсәтмәләр бирелмәде. Билгеле, тикшерү барышында кайбер төгәлсезлекләр барлыгы ачыкланды. Беренче чиратта, бу төгәлсезлекләр 2013 елга карый иде, ягъни бурычка рөхсәт ителгән күләмнән артыграк акча алынган. 2014-2015 елларда мондый төгәлсезлекләр табылмады. УР бюджеты керемнәренең 98,5%ы дәүләт бурычларын түләүгә китә. Әйтик, Мордовиядә бу сан 187,5% тәшкил итә. Илебездә 14 регионның дәүләт бурычы күләме билгеләнгәннән артып китә.
— Димәк, РФ Хисап палатасы тарафыннан уздырылган тикшерү көтелмәгән хәл түгел, ә эш планына кертелгән гадәти чара һәм аның барышында зур хаталар, хокук бозулар табылмаган булып чыга. Фәрит Галимуллович, шулай да дәүләт бурычы күләме ни сәбәпле арткан соң?
— Билгеле, моның объектив сәбәпләре бар. Саннарга күз салыйк. Удмуртиянең дәүләт бурычы соңгы өч елда 2,4 мәртәбә артып, 2015 елда 41,86 млрд сум тәшкил итте. Аның артуы УР Хөкүмәте карамагында булган керем өлешенең ел саен кимеп, йөкләмәләрне тәэмин итүгә күп чыгым таләп ителүгә бәйле. Удмуртия акча эшләүче, салымнар эшләүче һәм керемнәрен бюджет законы нигезендә бюджет ситемасының төрле даирәләре буенча бүлүче регион булып тора. 2009 ел белән чагыштырганда, 2015 елда Удмуртия территориясендә җыелган салымнар күләме 2,3 мәртәбә арткан. Шул ук вакытта республика территориясендә җыелган салымнарның күп өлеше, төгәлрәк әйтсәк, 90,3 млрд сум акча федераль үзәккә җибәрелгән. Моннан тыш, республиканың керем өлеше ел саен кими бара. 2009 елда ул 43% тәшкил итсә, 2015 елда нибары 33% кына калган. Саннар сөендерми. Әлеге проблеманы республика җитәкчелеге белән РФ Дәүләт Думасында һәм Федерация Советында күтәрдек, республикабызда җыелган салымнарның 50%ын үзебезнең бюджетта калдыру тәкъдиме белән чыктык. Болай эшләгәндә Удмуртия дәүләт бурычы белән бәйле проблемаларны уңай хәл итә алыр иде. Дәүләт бурычының артуына китерүче тагын бер сәбәп бар. Безнең республика дотацияле төбәк булып исәпләнә, тик ел саен федераль бюджеттан килүче акчаларның күләме үзгәрешсез кала. 2010 елдан башлап, без федераль бюджеттан 10-12 миллиард сум күләмендә акча алабыз. Ә чыгымнар, йөкләмәләр артып тора. 2009 елда федераль дәрәҗәдәге вәкаләтләрне регионнарга һәм муниципалитетларга тапшыру турында карар кабул ителде. Удмуртиягә 18 вәкаләт күчте, ягъни аларны башкару чыгымнары 2009 елдан 12,3 мәртәбә — 8 млрд сумга артты.
— Димәк, республикага йөкләмәләрне арттырып башкарырга туры килә?
— Төп йөкләмәләр РФ Президентының Май Указларын башкару — нигездә, бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру белән бәйле. Тулаем алганда, 2012-2015 елларда РФ Президентының Май Указаларын үтәүгә Удмуртия бюджетыннан 53,5 млрд сум тотылган. Өстәмә ассигнованиеләрнең күп өлеше хезмәт хакын арттыруга, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре төзүгә, яңартуга, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерүгә һәм коммуналь инфраструктура системасын үзгәртеп коруга тотылды. Әлеге төп юнәлешләр Президентыбызның Май Указларында да күрсәтелгән иде. Шулай ук ел саен Медицина иминияте Фонды һәм бюджетның cоциаль чыгымнарын индексацияләүгә кагылышлы чыгымнар да бар. Килеп туган киеренке икътисади шартларда чыгым йөкләмәләрен тәэмин итү авырайды. Республиканың үз акчалары хисабына финансланучы чыгымнар өлеше 94,6%тан (2009 елда) 87,5%ка төште. Димәк, республиканың чыгымнарын капларга үз акчасы гына җитми. РФ бюджетыннан килүче акчалар күләме дә җитәрлек түгел.
— Хәзерге вакытта әлеге проблеманы хәл итү буенча нинди чаралар күрелә?
— Удмуртия Башлыгы һәм УР Хөкүмәте әлеге мәсьәләне даими контрольдә тоталар. Республика Хөкүмәте бюджетның керем базасын ныгыту, чыгымнарны оптимальләштерү, бурычлар сәясәтен консервацияләү өстендә эшли. Удмуртиянең иң эре салым түләүчеләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, УР Башлыгы каршында бюджет керемнәрен ныгытуга юнәлдерелгән координацион эшчәнлек алып баручы совет булдырылды. Берничә ел рәттән УР Хөкүмәте бюджет мөнәсәбәтләрен оптимальләштерү буенча эш алып барыла. Бу юнәлештә нәтиҗәсез эшләүче дәүләт учреждениеләре берләштерелә һәм кыскартыла. 2013-2015 елларда дәүләт учреждениеләре саны 136 берәмлеккә кыскартылды. Социаль тармакта 5790 штат берәмлеге кыскартылды. Шушы урында социаль йөкләмәләр үтәлерме дигән сорау туарга мөмкин. Мин: “Борчылыр урын юк”, — дип ышанып әйтәм. 2016 елга булган барлык социаль йөкләмәләр дә тулысы белән үтәләчәк. Дәүләт учреждениеләрен кыскартканнан соң 25,2 миллион сум акча янга калды. 2013-2015 елларда бюджет чараларын саклауга килсәк, оптимальләштерүдән 1,6 млрд сум акча янга калды. УР дәүләт бурычы һәм аны тәэмин итү буенча чыгымнар Бюджет кодексы тарафыннан билгеләнгән нормалардан артмый. 2019 елга бурычка алган акчалар күләме 50%тан артмаска тиеш, республика шуңа омтыла. Түләүләр буенча бурычлар юк. Моннан тыш, УР Хөкүмәте дәүләт бурычын киметү буенча чаралар күрә. Әйтик, югары % ставкалары белән алынган банк кредитлары федераль үзәктән бирелгән бюджет кредитлары (0,1%) белән алыштырыла. Бүген Удмуртия Башлыгы һәм УР Хөкүмәтенең РФ Финанс министрлыгы белән тыгыз эшләве нәтиҗәсендә республикага 5 млрд 190 млн сумлык бюджет кредиты бирелде. Шулай ук Федераль казначейлык идарәсеннән дә бюджет кредитлары алу өстендә эшлибез. Моннан тыш, алынган кредитларның процент ставкасын киметү буенча банклар белән сөйләшүләр алып барыла.
— Фәрит Галимуллович, әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Альбина Шәйхетдинова әзерләде.



