Хаким булу җиңел түгел
Күпләрнең кинолардан (кайберәүләрнең суд залында турыдан-туры): “Всем встать! Суд идет!” — дигән сүзләрне ишеткәне һәм залга керүче горур кыяфәттәге, артык җитди, кара мантиядән киенгән хакимнәрне күзәткәне бардыр. Җитди һәм үтә дә җаваплы, намус һәм вөҗдан белән турыдан-туры бәйле бу һөнәр ияләре. Борын заманнардан ук Пифагор: “Законнар җыелмасы — зиһен тавышы, ә хаким закон тавышы булырга тиеш”, — дигән. Гадәттә, адәм баласына артык хисләргә бирелү хас. Ә судьяларга хисләргә бирелергә ярамый, чөнки алар кеше язмышларын хәл итәләр. Кайсы гына хакимне алма, аларның һәрберсе: “Тормышта иң курыкканым — гаепсез кешене ниндидер хаталар аркасында гаепле дип табып, җәзага тарту. Судья дигәч тә, без дә — кешеләр, ялгышу булырга мөмкин. Әмма ялгышырга һич тә хокукыбыз юк, без моңа зур җаваплы. Шуңа күрә хезмәтебездә иң кирәк нәрсә — ул җаваплылык, башкарган эшең өчен җавап тоту”, — диләр.
Суд хезмәткәрләре үзләренең шәхси вакытларын, күңел тынычлыгын кызганмыйча, күп еллар сабыр гына халкыбызга, илебезгә хезмәт итәләр. Ике дистә елга якын гомерен судья һөнәренә багышлаган Фәридә Кәүсәр кызы Сабрикова да шундыйлардан. 5нче сыйныфта укыганда ук ул үзенең судья булачагын хәл итеп куя. Аның әтисе, бабасы да хокук сагында торучылар булган. “Әтиемнең әтисе Хаҗиәхмәт Мулла улы 1907 елның 13 июнендә Ижауда корыч коючы завод эшчесе гаиләсендә туган. 1920 елда татар-рус мәктәбен тәмамлап, Казан совет төзелеше институтына укырга керә. Соңрак Мәскәүдә Гомумсоюз хокук академиясе каршында Югары академик курсларны тәмамлый. 1933 елда Удмурт Обкомы тарафыннан Удмурт өлкә судына эшкә җибәрелә. 1938 елның августында бабам УАССРның Югары суды рәисенең урынбасары була. 1940 елның февралендә Совет армиясе сафларын тулыландыра, Фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында Хәрби трибунал рәисе була. Туган ягыбызга ул 1946 елның февралендә кайта һәм УАССРның Югары судында эшләвен дәвам итә. Тик гомере кыска булды шул аның. Өч инфаркт кичерде, шулай ук сугышта алган җәрәхәтләре дә сәламәтлегенә зыян китергәндер. 1968 елның 21 апрелендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Сара әбием белән Хаҗиәхмәт бабам дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Алай гына түгел без, оныклар да, әби тәрбиясендә үстек. Туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәтне дә нәкъ менә ике әбием күңелемә сеңдерде, закон һәм дин нигезендә тәрбия кылды. Әтием чын тикшерүче иде. Ул милициядә эшләгән вакыттта техник мөмкинлекләр хәзерге кебек киң үсеш алмаган, ә халык форма кигән кешеләргә аеруча зур хөрмәт белән карый иде. Шулай да кануннарга буйсынырга теләмәүчеләр дә булды. Кечкенә чакта хәтерлим: безнең йортыбыз хәзерге “Дуслык” сәүдә йорты янында урнашкан иде. Верандада утырганда әтиемә үч итеп тәрәзәләребезне кырып төшерделәр. Брезентлы УАЗ машинасында барганда, ут ату очраклары да булды. Балачагым һәрчак әтиемнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркып, аңа исәнлек-иминлек теләп үтте. Әнием хисапчы булып эшләде, бар хуҗалыкны ул алып барды, кулына чүкеч-балта тотып, ир-ат башкарасы эшләрдән дә тарсынып тормады ул”, — дип хатирәләрен яңартты Фәридә Кәүсәр кызы. Әтисенең истәлекләрен бүген дә кадерләп саклый ул.
Нәселләрен өйрәнү, шәҗәрәсен төзү белән дә шөгыльләнә Фәридә Сабрикова. Әлеге эш барышында якыннары белән берлектә 700 дән артык туганнарын тапкан. Ә үзенең һөнәре турында артык сөйләргә яратмый. “Судьяның эше күп вакыт кешегә җәза бирү белән бәйләнгән. Без закон кысалары нигезендә тиешле җәзаны бирмичә кала алмыйбыз. Күңелнең килешәсе килмәгән чаклары да булды. Дәлилләрне өйрәнеп, шаһитларны тыңлаганнан соң, хөкем үлчәүләре үз ягына авыша. Хатын-кыз буларак, аналарның борчулары йөрәкне елата иде. Әйтик, үтерү очракларын тикшергәндә, залда ике әни утыра. Аларның икесенең дә таулар күтәрә алмастай үз кайгысы бар: берсенең йөрәк парәсе вакытсыз дөньядан киткән, ә икенче ананың улы — күз нуры дөрес юлдан тайпылып, мәңге кичермәслек олы хата ясаган. Кызганыч, әлбәттә. Кайберәүләрдән каргау, рәнҗүле сүзләр дә еш ишетергә туры килде. Ни эшлисең бит, кеше эмоциясен күбрәк бездә калдырырга тырыша”, — дип сөйләде ул. Фәридә Сабрикованың хезмәтендә мондый аяныч очраклар бихисап күп булгандыр. Тик ул Цицерон сүзләренә тугры кала: “Намуслы кеше, хаким кәнәфиенә утыргач, үзенең шәхси кичерешләрен онытырга мәҗбүр була”.
Фәридә Сабрикова эшләгән гаугалы, буталчык елларда судьяларның сакчылары булмаган. Куркыту, янау очраклары да гадәти күренеш булып исәпләнгән. Әмма фидакарьләр курыкмаган, үз эшләрен намус белән башкарганнар. “Гомер уртасына җитеп, үткәннәрне барлыйм да: “Ничек судья булып эшләдем микән?!” — дип уйлап куям . Кешеләрне Аллаһ кына хөкем итә ала бит, дигән уй тынгы бирми. Ислам нигезләрен өйрәнә башлагач, күңелемне борчыган бик күп сорауларга җавап таптым”, — диде Фәридә Кәүсәр кызы. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда, улы һәм килененең гаиләсендә — кадерле һәм иң олы кунак, оныкларының яраткан дәү әнисе.
Альбина Шәйхетдинова.




