Халкым белән горурланам!
4 мартта Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният сараенда “Халкым белән горурланам” исемле Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән концерт узды.
Ел саен әлеге мәдәният сараенда концерт программасы белән чыгыш ясау — сарапуллыларның матур гадәтенә әйләнде. Агымдагы елда аның эчтәлеге, куелышы башка елларга караганда күпкә югары дәрәҗәдә иде. Концерт программасы олуг шагыйрь Габдулла Тукай әкиятләре геройлары чыгышы белән үрелеп барды. “Яшьлек” ансамбле халкыбызның гореф-гадәтләрен “Орчык бәйрәме”, “Кич утыру” күренешләрен сәхнәләштереп күрсәтте. Фойеда Сарапул шәһәре татарлары тарихыннан фотосурәтләр күргәзмәсе эшләде. Бәйрәмгә әйләнгән чарада Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев, аның ярдәмчесе Роберт Рыбаков, Сарапул шәһәре Яшьләр берлеге җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов катнашты. 20нче санлы гимназия укучылары чыгышы милли чараның ачышы булды. Араларында татар милләтеннән бер генә укучы булуга карамастан, алар халкыбызның биюләрен таң калырлык итеп башкардылар.
Ләкин әлеге дә баягы, залдагы тамашачыларның аз булуы күңелне төшерде. Ял көне булуга карамастан, милләттәшләрбез концертка аз килгәннәр иде. Айлар буе вакытларын кызганмыйча, репетицияләргә йөргән өлкәннәребезне, яшьләребезне, милләтебезне хөрмәт итмәүнең билгесе шул буладыр инде. Ә килгән тамашачылар исә чын күңелдән, халкыбыз белән горурланып, сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчән артистларга кушылып җырлап утырдылар.
Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.




