Халык ихтыяҗлары — алгы планда

Ижау Шәһәр думасының 24нче сессиясендә депутатлар2014 елга бюджет проекты кабул иттеләр.
Сессия карарлары
Яңа елда Ижау шәһәре 9 миллиард 927 мең сум күләмендә керем алырга планлаштырса, бюджетның чыгымнар өлеше 10 миллиард 413 мең сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, шәһәр казнасында 485 миллион сум дефицит булачак. “Бюджет кабул итү — һәрвакыт катлаулы эш. Аны әзерләү берничә этаптан тора. Беренчедән, бюджет проекты массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгып, шәһәр халкының да аңа үзгәрешләр, үз тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге бар иде. Шулай ук халык алдында чыгышлар ясалды, биредә дә һәр кеше үз фикерен җиткерә алды. Бюджетның күпчелек өлеше (76%ы) социаль ихтыяҗларга тотылачак. Аларга, әлбәттә, хезмәт хаклары, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләрен карау керә. Безнең, әлбәттә, юл төзелешенә күбрәк акча бүлеп бирәсе килгән иде, ләкин юл фондын финанслау киләсе елдагыга караганда азрак булачак. Республика 2013 елда шәһәр казнасына юлларны төзекләндерү өчен 800 миллион сум өстәмә акча бүлеп биргән иде. 2014 елда да шундый ярдәм булыр дип ышанам, ” – дип, үз фикерен җиткерде шәһәр башлыгы Александр Ушаков.
24нче сессиянең көн тәртибенә барлыгы 21 мәсьәлә куелган иде. Алар арасында шәһәр Уставына үзгәрешләр кертү, кеше яшәми торган объектларны Ижау шәһәре муниципаль милеге итеп теркәү планын кабул итү һ.б мөһим сораулар каралды. Шуларның берсенә тукталып үтәсе килә. Инде ничә еллар шәһәр хакимияте 7-17 яшьлек сәләтле балаларга ярдәм йөзеннән 12 июнь көнне 25 мең сум күләмендә грант бирә иде. Бу яхшы традицияне киләсе 2014 елда да дәвам итеп, аны тагын да камилләштерү турында да карар кабул ителде. 2014 елдан әлеге грантны аерым балалар гына түгел, шәһәр, район, республикакүләм, халыкара, Россия күләмендә узган конкурс-олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәткән балалар коллективлары да алачак.
Шәһәр транспортында кемнәр бушлай йөри алачак?
Депутатлар пенсионерларга бирелә торган электрон транспорт картасының да киләчәге турында сөйләшеп, карар кабул иттеләр. 2014 елның 1 гыйнварыннан пенсионерларны транспортта бушлай йөртүнең яңа системасы эшли башлаячак. Үзгәрешләр Удмуртия Республикасыннан һәм федераль бюджеттан социаль ярдәм алмаучы пенсионерларга кагыла. Әлегә кадәр пенсия яшенә җиткәннәр дә, хезмәт еллары буенча пенсиягә чыгучылар да, туйдыручысын югалтучылар да һәр ай саен шәһәр транспортында йөрү өчен 300 сум акча ала иде. Кемдер аны транспорт картасына салып, юлда йөрү өчен файдаланса, кайберәүләр акчалата алып, үз максатларына тота иде. Хәзер элемтә бүлекләреннән, банклардан акча алып, аны электрон картага салуның кирәге калмаячак. Югарыда әйтеп үтелгән категория пенсионерларга шәхси электрон карта буенча ай саен бушлай 40 тапкыр барып-кайту мөмкинлеге булачак (элек бу сан 36 иде). Димәк, декабрь аенда гыйнвар ае өчен транспорт карталарына акча салырга кирәкми. Шулай да, транспорт карталарын терминалның сары түгәрәгенә куеп активлаштырырга кирәк булачак. Ай ахырында транспорт предприятиесе һәр пенсионерның картадан ничә тапкыр куллануы турындагы мәгълүматны шәһәр хакимиятенә тапшыра һәм шәһәр бюджетыннан пенсионерлар өчен түләү ясалачак. Шулай итеп, кем шәһәр транспортында йөри, шул кеше өчен генә шәһәр бюджетыннан акча түләнәчәк. Бу максатларга шәһәр казнасында 223 миллион сум акча каралган. 2014 елның 1 гыйнварына Ижауда пенсия яшендәге электрон транспорт картасы алырга хокукы булган өлкәннәрнең саны 53600 кешене тәшкил итә. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: әлеге канун 1 гыйнвардан үз көченә керергә тиеш булса да, транспорт предприятиеләре тәкъдиме буенча, 2014 елның гыйнварында әле барлык пенсионерлар да элекке шартларда йөриячәкләр.
Гүзәл Шакирова.



