Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Хатлар укыганда туган уйлар
31.10.2012

Хатлар укыганда туган уйлар

Вакыт бер генә мизгелгә дә туктап тормый. Тормыш үз көе белән бара да бара. Кемдер бүгенге белән канәгать булмыйча, үткәнен сагына. Ә үткәне сагынырдай булмаганнар бүгенгесенә шөкер итә. Безнең газетаны укучылар да көнкүрештә булган хәлләргә, социаль кыерсытуларга, яшь буынның үз-үзен тотышына, гомумән, илебез язмышына битараф калмыйча үз фикерләрен, теләкләрен, тәкъдимнәрен җиткереп редакциябезгә хатлар юллыйлар. Кыскасы, хатлар милләттәшләребез белән редакция арасындагы күпер булып тора. Әлеге язмамда берничә хатка тукталып үтәсем килә.

Ижау шәһәрендә яшәүче актив хәбәрчебез Раил Разов Советлар чорында яшәвен сагынып искә ала, яшь буынның кайсы юлдан кай тарафка баруын аңларга тырышып, үз фикерләрен язып җибәрә. “Мин элек сөенеп, үз халкым белән горурланып яши идем. Ә хәзер фикерләрем башка. Яшь буынның күпчелегенә беркем дә, бернәрсә дә кирәкми, бары тик үз мәнфәгатьләре генә кадерле. Мин шундыйларны күрәм дә үземә сорау бирәм: “Илебездәге тынычлык өчен каннарын койган, җаннарын биргән батырларыбызны кем искә алып, рәхмәт әйтер икән?” Аларның да бит безнең кебек яшисе, балалар хөрмәтен тоеп, оныклар иркәлисе килгәндер! Хәзерге замана кая бара? Кемгә бурычлы булганын беләме?” Раил Разовның әлеге сүзләрендә чыннан да дөреслек ярылып ята. Ватан сугышы батырларын яшь буын беләме? Әби-бабайларының тормыш юллары турында әти-әниләре сөйлиме? Сораулар күп, ә җавабын табу ай-һай авыр. Сорау дигәннән Ижауның Фурманов урамындаяшәүче бер укучыбыз (Бурнатский И.Т.) урамнарның чиста булмавына, чүп-чар оясында яшәвебезгә борчылып, тәкъдим белән безгә хат юллый. “Шәхси йортларның капка төбенә үз йортларыннан алып чыккан чүпләрен ташлыйлар. Күтәреп барырга сабырлыклары җитсә, посадкада ыргыталар. Бу ни турында сөйли? Халык үзе яшәгән урынга битараф, иң мөһиме — үз ишек алды чиста булсын. Мин экологик полиция барлыкка килүен телим. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф салучылар булгач, бу өлкәдә бераз тәртип урнашты. Чүп мәсьәләсен дә шушы юл белән чишеп булмасмы икән? Хәер, бу темага күпме генә кычкырсак та, безне ишетүче булмастыр. Бәлки хөкүмәтне сүккәнче, үзебез бу эшкә алынсак, нәтиҗәлерәк булыр. Үзебез яшәгән урамны булса да тәртипкә кертүдән башлыйк, дуслар. Без  булдырабыз!”

Әйе, һәр кеше дә сезнең кебек фикерләп, җиң сызганып эшкә тотынса, Чаллыдагы кебек чисталыкка ирешер идек, бәлки. Шәхсән мин үзем берәр шәһәргә барып, нәрсәгәдер сок­ланып кайтсам, тизрәк үзебездә дә шуны булдыру теләге туа. Шуннан чыгып, үземә сорау бирәм: “Безнең түрәләр Ижаудан кала башка шәһәргә чыкмыйлар микәнни?”  һәм үземнең беркатлылыгымнан үзем көлеп куям.

Менә ичмасам Удмуртиянең татар зиратларында һәрдаим өмәләр булып, чисталык саклана. Бу турыда хатлар сөйли безгә. Можга татар иҗтимагый үзәге рәисе Камил Кубашев: “Беренче өмәне 2002 елда башлап җибәрдек, ә яз көнне 16нчы өмә узды. Өмәбездә яшьләр дә, өлкәннәр дә җыела. Соңгы елларда эшмәкәрләр, татар җитәкчеләре Эрик Уразов, Руслан Галеев өмәгә транспорт та бирәләр, үзләре дә киләләр. Аларга рәхмәт. Бу ике яшь җитәкче — минем канатлар”, — дип яза.Бергә, бердәм булганда әллә нинди авырлыкларны да җиңәргә, әллә нинди киртәләрне дә горур атлап чыгарга була. Ижау шәһәрендә яшәүче өлкән укучыбыз Марс Хуҗагалиев үз хатында татарларны берләшергә, күмәкләшергә чакыра. “Күп еллар буе эшләп килүче Татар иҗтимагый үзәге белән автономия бергәләп, халыкны берләштереп эшләсеннәр иде. Бер-берсенең кимчелекләрен бергә төзәтсеннәр иде”, — дип яза ул.

Танышларым арасында: “Татарларның күмәк булуына сок­ланам”, — диючеләр булса да, төрле уйлар туа күңелдә. Кызганычка каршы, күп очракта үз милләттәшләребез арасында дошманлашып, бер-берсеннән көнләшеп, аяк чалучылар да бар. Юкса, ярдәмләшеп, бердәм булып яшәүләргә ни җитә?

Тауҗамалдан Исфира Ис­мәгыйлова “Бәхет” ансамбленә рәхмәтләрен җиткерә. “Депутатлар белән очрашу вакытында клубыбызга Ижау шәһәреннән “Бәхет” ансамбле концерт белән килде. Аларның искиткеч матур һәм эчтәлекле чыгышларыннан күңелләр күтәрелде. Тагын шулай, безне онытмыйча, иҗат җимешләрен бүләк итсеннәр иде. Сайлау алды купшылыгы гына булып калмасын иде”, — дип яза. Җылы сүз — җан азыгы булган күк, Тауҗамалда яшәүче милләттәшләребез рәхмәте “Бәхет”леләргә барып ирешер. Ә кунак ашы — кара-каршы була. Муллаян Баһавиевның “Бәхет” ансамбле исеменнән язылган хатына тукталмыйча булмый. “Депутатлар чакыруы буенча Кияс районы Байсар, Тауҗамал авылларында чыгышлар ясадык. Һәр авылда да безне саф татар телендә якты-йөз белән каршы алдылар. Концерттан соң өстәл артында аралашып утырдык. Шушы очрашу вакытында депутатлар халыкның моңзарын тыңлап, бергә эшләргә, ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Әлеге вәгъдәләре сайлау алды ыгы-зыгысы гына булмыйча, халыкка файда китерердәй булсын иде”, — дип яза ул. Депутатлар — халык илчеләре, дибез. Алар безнең бар үтенечне үтәргә тиеш дип уйлыйбыз. Чыннан да, күпләренә кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, көчләреннән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Ә кайбер депутатларны елга бер күреп тә булмый. Мәсьәлә-проблемаларыбызның да алар гына чишеп бетерә алмас­тайлары бихисап. Бу очракта кая барып бәрелергә, кемгә моңзарларыңны җит­керергә белмисең! Мондый эчтәлекле хатлар да бик еш килә редакциябезгә. Дания Борһанова үзенең бер хатында болай дип яза: “Беркөнне Автозавод районы “Фрегат”  кибетеннән сыер йөрәге белән бавыры сатып алдым. Өйгә кайтып урнаштырырга тотынсам, сыер бавыры урынына дуңгыз бөере килеп чыкты — кул чуклары зурлыгында 4 бөтен киселмәгән кисәкләр… Кире киттем, аңлаттым, озак кына югары тонда аралашкач, бавырны да алып килгәч, җәмгысе 231,40 тиен акча бирмәкче миңа сатучы (ә мин 246 сум 40 тиенгә сатып алдым)”. Тагын аңлашканнан соң, акча вак­лаган булып миңа 200 + 40 + 3 сум акча куйды. Оятсызлыкның чиге юк — тагын кычкыртып, 3 сум 40 тиенне алып калды… Мин боларның тормыш девизы — алдау икән, болар акча колына әйләнеп беткәннәр дигән нәтиҗә ясадым. Үзегезне алдауга юл куймагыз, диюем”. Кая карама халыкны алдау инде, бәяләрне башта ук күтәреп куеп, аннан халыкка 50% ташлама дип саткан булалар кибетләрдә. Халык шуңа алданып чаба. Әле җитмәсә, кибетләр генә түгел, даруханәләр дә шул алдау юлында. Рәкыйп Мөхәммәтҗанов хаты да нәкъ шул турыда: “Табиблар даруханәләр белән бәйләнештә эшли. Аның рецептлары буенча күбрәк дару сатылса, табиб кесәсенә даруханәдән процентлар “тама”. Җитмәсә, ул дарулар коточкыч кыйммәт. Совет чорындагы биш тиенлек даруга да 50 сум акча чыгарып саласың”…

Әйе, редакциягә килүче хатлар арасында борчуларны, кайгыларны уртаклашучы да, күңелле яңалыклар хәбәр итүчеләре дә бар. Киләчәктә дә шулай газетабыз аша аралашып, уртаклашып, бер-беребезнең хәлен белеп яшәп, үзебезне милләт буларак саклап калырга тырышсак иде.

Гүзәл Шакирова