Хезмәтенә күрә хөрмәте
Быел Можга шәһәрендәге 1нче мәктәпнең башлангыч һәм татар теле укытучысы Гөлназ Гәрәева “Удмуртиянең иң яхшы укытучысы” исеменә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Республика Башлыгы Резиденциясендә укытучыларның һөнәри бәйрәме алдыннан узды.
Гөлназ Вәзыйх кызының мәгариф өлкәсендә эшли башлавына 10 ел. Татарстанның Арча педагогия көллиятен тәмамлагач, Алабуга мәктәбендә татар телен укыта башлый, аннан үз туган ягына, Киров өлкәсенә кайтып, хезмәтен башлангыч мәктәптә дәвам итә. Эшләгән дәвердә читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый.
2010 елда язмыш Гөлназны Можгага алып килә, Ул 1нче мәктәпкә эшкә урнаша. Укытучы башлангыч сыйныфларны укытудан тыш, милли тәрбиягә дә теләп алына: татар теле дәресләрен алып бара. 5 ел эчендә аның укучылары шәһәр күләмендә узган чараларда, шигырь бәйгеләрендә актив катнашалар, татар теле олимпиадаларында югары баллар җыялар. Татар телендә язган иншаларын “Яңарыш” газетасының “Алтын йомгак” сәхифәсенә юллыйлар. Гөлназ Вәзыйх кызы 2 ел дәвамында шәһәр мәгариф идарәсенең татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләренең методберләшмәсен дә җитәкли.
“Әлеге бүләк — 5 еллык хезмәтем нәтиҗәсе. Бу бәйгедә катнашырга миңа директор урынбасары Раилә Макарова тәкъдим итте. Мин ризалашып, уңышларымны бер папкага туплый башладым. Чөнки бу бәйгенең төп шарты электрон портфолио әзерләү иде. Анда эш планнарымны да, балаларның билгеләрен, диплом, грамоталарын, шәхсән үз үсешләремне дә урнаштырырга кирәк иде. Милли эшне алып баруым бик булышты. Чөнки күпкырлы эшчәнлек һәр җирдә дә хуплана”, — ди укытучы.
Кызганычка каршы, агымдагы уку елында шәһәребезнең милли тәрбия бирү үзәге булган 1нче мәктәптә татар сыйныфы ачылмаган, башка сыйныфларда да сәгатьләр кыскартылган. Ә бит ана телен балаларыбыз мәктәптә 9нчы сыйныфка кадәр өйрәнәләр иде. Дәресләрне Гөлназ Вәзыйх кызы белән Рәисә Исмәгыйль кызлары алып бардылар. Күп еллар дәвамында тырышып, татар сыйныфлары ачылып килгәндә, яңа уку елында эшкә киртә куелу аларны зур борчуга салган. Эшләр өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Казаннан уку әсбаплары, дәреслекләр, видеоматериаллар алып кайтканнар… Бу елгы аяныч хәлне директор урынбасары Раилә Макарова безгә: “Башка укытучыларга сәгатьләр җитмәүдән шулай килеп чыкты”, — дип аңлатты.
Гөлназ Гәрәеваның да милли эшне дәвам итәргә теләге зур. Әлегә факультатив, түгәрәкләр алып барсам, бәлки алга таба мәсьәлә уңай якка хәл ителер, дигән өметен белдерде.
Эльвира Нәсыйбуллина, Можга шәһәре.




