Хезмәт сөйгәннәр хөрмәтләнде

Июнь ае ижаулылар өчен күңелле чараларга бай булды. Шәһәр көне, күркәм бәйрәмебез — Сабантуй, удмурт халкының милли бәйрәме — Гербер… Июнь аенда булып узган тагын бер әһәмиятле чара турында язып үтмичә һич булмый. Ул — Удмуртиядә гомер итеп үз хезмәте белән республика үсешенә зур өлеш кертүче шәхесләргә Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы. Бүләкләнүчеләр арасында сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәгариф һәм медицина оешмалары, мәдәният учреждениеләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре бар иде. Дәүләт бүләкләрен Удмуртия Башлыгы вазифасын башкаручы Александр Соловьев тапшырды.
Тантанада катнашучыларны сәламләп Александр Соловьев: “Төрле предприятие һәм оешма вәкилләре, төрле һөнәр кешеләре булсагыз да, сезнең эшегез республика үсешенә зур өлеш кертә. Чишмәләргә бай туган ягыбыз сезнең белән чиксез горурлана. Ә шәхсән мин Удмуртиядә тууым һәм биредә яшәвем, сезнең кебек таулар күчерерлек якташларым булу белән чиксез горурланам. Күмәк көч, тату хезмәтебез белән республикабыз үсешенә, якташларыбызның яшәү сыйфатын яхшыртуга зур өлеш кертербез, дип ышанам”, — диде.
Дәүләт бүләгенә ия булучылар арасында милләттәшләребез дә булуы зур сөенеч.
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Илдус Фатыйхов белән “Яңарыш” газетасы аша без сезне таныштырган идек инде, хөрмәтле укучыларыбыз. Аның фәнни тикшерүләре һәм хезмәте Урта Уралда басу культураларын үстерү һәм эшкәртүгә юнәлтелгән. Илдус әфәнде тарафыннан 240тан артык фәнни хезмәт, шул исәптән 22 монография нәшер ителгән. Илдус Фатыйхов җитәкчелегендә 25 кандидатлык диссертациясе якланган. Әлеге хезмәтләре өчен Илдус Шамил улы Фатыйхов “Ватан алдындагы хезмәте өчен” икенче дәрәҗә орден медале белән бүләкләнде.
Икенче бүләкләнүче милләттәшебез — Илдар Дамир улы Ганеев. Илдар Ганеев хезмәтенең беренче көннәреннән бирле хокук саклау органнары системасында. Аның әтисе дә хәрби була, ул хезмәт иткән еллар совет заманына туры килә. “Миңа хәрби хезмәтнең ни икәне бала чактан ук таныш. Кайларда гына яшәмәдек без: Норильск, Баку, Череповец… Күченгән саен бер-бер артлы мәктәпләр алыштырырга туры килде. Соңгы күченгән урын Әгерҗе шәһәре булды. Әнием — һөнәре буенча педагог. Әгерҗегә күчкәч, ул гимназиядә укытты. Биредә мин мәктәпне тәмамладым, аннары офицерлыкка укырга киттем”, — ди Илдар Ганеев. Ул Саратов милиция мәктәбендә укый һәм юллама буенча Ижау шәһәренә эшкә җибәрелә. Аннан соң инде 22 ел вакыт узган. Ә артка борылып карасаң, катлаулы, зур тәвәккәллек, уяулылык таләп иткән хезмәт юлы. Илдар Ганеев аны эксперт буларак башлап җибәрә, аннары эксперт бүлекчәсе җитәкчесе, район Эчке эшләр бүлеге җитәкче урынбасары булып эшли. Мәскәү шәһәрендә идарә академиясендә 2 ел укыганнан соң, тагын Ижауга кайтып, Устинов районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе булып хезмәт итә. Хезмәткә җитди, җаваплы караучы полиция подполковнигы Илдар Ганеев бүгенге көндә балигъ булмаганнар эше һәм участок полицияләре эшчәнлеген оештыру бүлеге җитәкчесе; иҗтимагый тәртип саклауны оештыру, Удмуртия республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Россия Федерациясенең Удмуртия буенча Эчке эшләр министрлыгының җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнеш идарәсе җитәкчесе урынбасары.
2011 елда аны Россия эчке эшләр министрлыгы мобиль отряды составында Төньяк Кавказ регионы Төньяк Осетия, Аланиягә полиция җыелма отрядлары командиры итеп җибәрәләр. Әлеге җыелма отрядка Ингушетия, Төньяк Осетия, Алания, Колмыкия, Саха һәм Якутиядән килгән 300ләп кеше туплана. Бу отрядны оештыру 90нчы еллардагы Осетия-Ингушетия конфликтына бәйле һәм аның янә кабынып китмәве өчен мөһим була. Иҗтимагый тәртип саклау отрядның төп максаты булып тора. 6 ай буена хезмәт иткән урында яшәп, даими рәвештә тәртип һәм хокук саклау сагында булып ил кушкан бурычны үтәргә туры килә Илдар Ганеевка. Әлеге хезмәте югары бәяләнеп, ул “Ватан алдындагы хезмәте өчен” икенче дәрәҗә орден медале белән бүләкләнә.
Илдар Ганеевның дәүләт бүләгенә беренче тапкыр гына ия булуы түгел икән. Әле моңа кадәр дә гаиләсеннән озак вакытка аерылып, хәрби хезмәт үтәргә туры килә аңа. Беренче дәүләт бүләге белән 2000 елда ОГВС (Көч һәм гаскәр берләшкән группировка) составында Чечен Республикасы территориясендә күрсәткән хәрби хезмәте өчен тәбрикләнә. Әңгәмәдәшемнән үземне кызыксындырган сорауларга җавап алырга ашыктым.
— Хәрби хезмәттә булу, гаиләгездән озак вакытларга арылып тору, шәхси тормышыгызда кыенлыклар тудырмыймы?
— Тормыш иптәшем белән ике кыз тәрбиялибез. Җәмәгатем — балалар табибәсе. Тормышымда, әлбәттә, аның сабырлыгы, таяныч булуы зур роль уйный. Гаиләнең төп максаты да шушы бит — бер-береңә рухи, матди таяныч булып яңа буын тәрбияләү.
— Сезгә илебезнең бик күп шәһәрләрендә яшәргә туры килә. Ижау алардан кайсы ягы белән дә булса аерыламы? Бүген сез аларның кайсында яшәр идегез?
— Ижауда тыныч, кешелекле, законнарга буйсынучы, милләтара дус-тату халык яши. Биредә гомер итүем белән бик канәгать мин. Гомер буе биредә яшәр идем. Бары тик бераз эчүчелеккә каршы көрәшәсе бар әле безгә.
— Күп вакытыгыз рус кешеләре арасында хәрби хезмәттә узса да, матур итеп саф татарча аралашасыз, бу сезнең милләтебезгә карата үзегезнең җитди каравыгыздан киләме, әллә монда әти-әниегезнең өлеше зурмы?
— Үзем дә гаҗәпләнәм. Хәзерге вакытта татарча аралашырга бөтенләй туры килми, тормыш иптәшем татар булуына карамастан, өйдә балалар татарча яхшы белми, алар белән русча сөйләшәбез. 5 яшемә кадәр әби-бабамда еш булырга, алар тәрбиясен татып калырга туры килде миңа, мөгаен, әлеге тәрбия бик нәтиҗәле булгандыр. Балачакта өйрәнгәннәр онытылмый икән.
— “Яңарыш”ны укучыларга нинди теләкләр җиткерер идегез?
— Үзебезнең республикабыз белән горурланып, тыныч тормышта яшәвебезгә сөенеп гомер итик. Иминлек, саулык-сәламәтлек телим!
— Сезгә эшегездә янә зур уңышлар телим! Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Элмира Нигъмәтҗан.



