Хезмәт төбе — хөрмәт
Хезмәт төбе — хөрмәт
29 октябрь көнне Удмуртия Республикасы Президенты Резиденциясендә Александр Волков Республика көне уңаеннан республиканың иң алдынгы кешеләренә орден-медальләр тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Удмуртиянең дәүләт циркы артисты Сергей Просвирнин, Ижау дәүләт техник университеты ректоры Борис Якимович — “Дуслык” орденына лаек булдылар. Ижау радиозаводының радиоэлектрон аппаратлар регулировщигы Александр Сысоев Президент тарафыннан “Почет” ордены белән бүләкләнде. “Ижсталь” ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәре Юрий Зверев, Ижау дәүләт техник университетының кафедра мөдире Олег Шаврин, Игра районыннан тренер-укытучы Александр Широбоков “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән, Воткинск шәһәреннән коткаручы Сергей Овсянников “Батырлык” медале белән, Глазов шәһәреннән “Тепловодоканал” машинисты Сергей Кропачев “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале, Воткинск шәһәреннән махсус техника җитештерүгә лаеклы өлеш керткән милләттәшебез Марсель Әхмәтов, Ижаудан Александр Кулаков “Космосны үзләштерүдәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнделәр.
Удмуртия Президенты Александр Волков, бүләкләргә лаеклыларны тәбрикләп: “Бу көннәрдә без берничә бәйрәмне билгеләп үтәбез. Ул — Халыклар бердәмлеге көне һәм Удмуртия дәүләтчелеге көне. 29 октябрь — Комсомол көне икәнен дә онытмыйк. Бүген дәүләт бүләгенә лаек булучыларның күпчелеге комсомол сафында тәрбия алып, тәҗрибә туплаган кешеләр. Безгә Советлар чорының яхшы традицияләреннән баш тартырга ярамый. Кызганыч, 90нчы елларда намуслы хезмәт куючылар игътибар үзәгеннән читтә калды. Без бу хатаны аңлап, матур традицияне торгыза башладык. Сезгә намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Алга таба да республикабыз һәм Россия үсешенә лаеклы өлешегезне кертерсез дип ышанам”, — диде. Әлбәттә, гади хезмәт кешесенә игътибар, ихтирам арту сөенечле күренеш. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү, аңа лаеклы бәя алу — киләчәккә ышаныч тудыручы көч бит ул.
Тумышы белән Татарстанның Кукмара районыннан булган, Казан Авиация институтын тәмамлагач, юллама буенча Воткинск шәһәренә җибәрелеп, бүгенге көндә “Воткинск заводы” ачык акционерлык җәмгыятенең баш конструктор урынбасары хезмәтен башкаручы милләттәшебез Марсель Мөбин улы да шул фикердә. “Әлеге бүләкләнүемне зур уңыш дип әйтмәс идем, чөнки яулыйсы үрләр алда әле. Кеше укып, белемен һәрдаим арттырып торырга тиеш. Шәхсән үзем мәктәп бусагасыннан башланган белем илендә бүгенге көнгә кадәр атлыйм, чөнки безнең хезмәттә һәркөн укып, белемеңне арттырып тору бик мөһим. Воткинск заводына эшкә килгәч, бик күп талантлы, булдыклы, хезмәтен җиренә җиткереп башкара торган өлкән яшьтәге хезмәттәшләрем белән таныштым, дуслаштым, алардан үрнәк алдым. Бүгенге көндә үзем яшь белгечләргә киңәшләремне биреп, әлеге өлкәдә үсәргә ярдәм итәргә тырышам. Уңышка ирешү өчен сабырлык һәм тырышлык кирәк. Тормышта бернәрсә дә кешегә җиңел генә бирелми. Күп көч, чиксез сабырлык, ныклы белем һәм алдагы көнгә ышаныч булганда гына ниндидер уңышларга ирешергә була”, — дип, үз фикерен җиткерде ул.
Ләйсән Әхмәтова



