Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Хуш, Агыйдел…
13.11.2019

Хуш, Агыйдел…

5 ноябрьдә Сарапул шәһәрендә Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының «Хуш, Агыйдел!» драмасы куелды. Спектакльне режиссер — Фаил Ибраһимов, хореография өлешен танылган Казан шәһәре биючесе, «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батулла куйган. Тамашага театрның бөтен труппасы җәлеп ителгән. «Хуш, Агыйдел!» авторы — танылган язучы, публицист Ягъсүф Шәфыйков. Әдәби өлкәдә әсәр озак яшәүгә карамастан, пьеса буларак театр тормышында беренче тапкыр гына куела. Сюжет нигезендә Яр Чаллыда Кама елгасы аша плотина төзегән вакытта Түбән Кама ГЭСы инженер корылмаларын торгызганда авылларны бетереп, халыкны күчерү язмышы тора. Бу язмыш Татарстан, Башкортстан һәм Удмуртиядә яшәүчеләргә дә кагылды. Спектакльгә кабат әйләнеп кайтырбыз, хәзер тамашада уйналган язмышка дучар булган, 60 ел бергә гомер иткән Фәридә апа һәм Зәкәрия абый гаиләсе белән танышыйк.

70 сотый җирдәге печәнгә — 200 грамм тарткан чүп

Фәридә апа белән Зәкәрия абый яшәгән йортның капка төбенә туктап, йортка, тәрәзәләргә күз салу белән ниндидер җылы нур бөркелде. Балаларын күргәндәй, куанып, якты йөз белән каршы алдылар. Ихата тирәләре, яшелчә бакчалары бар да тәртиптә. Өлкәннәр икесе дә инде 85 яшьләренә якынлашып киләләр. Шулай булуга карамастан, өй эшләрен тулысынча үзләре башкаралар. Бик тыйнак, акыллы гаилә булып гомер иткәннәре күзгә ташлана. Тумышлары белән Актаныш районы Чиялек авылыннан. Зәкәрия абый җиде класс тәмамлагач, авылда хезмәт куя, армия сафларына алынгач, Германиядә өч ел хезмәт итә. Кайт­кач, шушы авылдагы Фәридә исемле кыз белән тормыш кора. Фәридә апаның әтисе сугышта хәбәрсез югала. Ятимнәрне үги әни тәрбияләп үстерә. “Мин өч класс кына укый алдым. Укырга мөмкинлек булмады ул авыр заманнарда, эшләргә кирәк иде. Әниебезгә мең рәхмәтлемен, безне какмый-сукмый тәрбияләп ,кеше итте. Үз әниебез вафат булгач, әтиебез аны безгә алып кайта. “Өй алдыннан атлап керәм, бик күп балалар йоклый. “И, Ходаем, бигрәк күп икән балалары, дип уйлыйм. Иртән генә күрше балалары да кереп йоклаганын аңладым, дип сөйли иде мәрхүм. Мине балалар йортына алырга дип киләләр, ләкин әнием: «Әтисе кайткач, нәрсә дип җавап бирермен”, — дип, мине бирми. Әтиебез генә сугыштан әйләнеп кайтмый. Әти сугышка киткәндә, алар никахларын рәсмиләштерергә җитешмиләр, шуңа күрә бик күп еллар толлар өчен булган ташламалардан файдалана алмады. Авыр чаклар бик күп булды, шулай да ярдәм бирде Ходай. Авылда фермада эшләдем, көтү дә көттем. 70әр сотый җирдә печән чаба идек, аның өчен безгә 200 грамм тарткан солы, бодай бирәләр иде. Анысы да чүп кенә була иде”, — дип искә алды Фәридә апа. Әйе, сугыш күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын челпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның балачак-­лары булмаган, чөнки алар — сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итәләр.

Нигез белән кубарылып…

Халык китте, каберлекләр күчте,
Авыл бетте, авыл сүтелде.
Бәлки әле кайтып булыр дигән
Соңгы өметләр дә киселде.
(Линиф Каһиров)

1973 ел. Бу тирә авыллардагы яшәүчеләрнеке кебек, алар гаиләсенең дә тормышы төбе-тамыры белән үзгәрә. Берсеннән-берсе кечкенә биш баланы җитәкләп, Фәридә апа туганнары янына — Сарапул шәһәренә күчеп киләләр. “Ул чакларны искә төшерүе дә авыр. Авылны күчерергә канун чыккач, зиратның өстен бетон белән капладылар. Туганнары булганнар мәрхүмнәрне Бүләк авылы зиратына күчереп җирләделәр. Күчәргә ният иткәч, паспортны бирми газап­ладылар. Йортны да тиеннәргә генә саттык. Яңа җирдә тормыш башлавы бик авыр булды. Яшь чакта еш кайта идек авылга, туган җир бит, сагындыра, төшләргә керә”, — дип сөйли Зәкәрия абый. Шәһәргә килеп урнашкач, радиозаводта эшли башлый, анда 23 ел хезмәт куя. “Мин килеп урнашкач, ун көннән соң, балаларны өйдә калдырып, эшкә чыктым. Белемем булмагач, гади эштә эшләдем. Яңа җирдә яшәргә өйрәнеп, аякка бастык. Аллага шөкер, балаларны үстердек, барысын да белемле иттек. Бүгенге көндә ун оныгыбыз, алты оныкчыгыбыз бар. Әле үз көчебездә булганга сөенәбез. Килгәнен каршы алабыз, киткәнен озатып калабыз. Бабай мәчеткә йөри, “Яңарыш” газетасын көтеп алабыз, сөенә-сөенә укыйбыз”, — диде Фәридә апа. Яшьтән үк авырлык-юклыкны, ятимлекне күреп үскән әлеге гаилә тормышның кадерен белеп, 60 ел буе бергә сок­ланырлык гомер кичерәләр. Инде гомер көзләрен тынычлыкта, балалар, оныклар игелеге күреп, куанып каршы алырга язсын…

Ижауда — “Хуш, Агыйдел”

2012 елда мин Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәдә эшләгәндә, без, китапханә хезмәткәрләре, Яр Чаллы шәhәрендә яшәп иҗат итүче Ягъсүф Шәфыйковның “Хуш, Агыйдел!” китабын тәкъдим итү кичәсе оештырдык. Китапханәгә шушы күчүне үз күзләре белән күреп, аның авырлыгын үз җилкәләрендә татыган кешеләр, якыннары аркылы бу кичерешләрне тоемлаган, битараф кала алмаганнар җыелган иде. Килгән кунакларның күбесе Актаныш төбәгеннән булса, Әгерҗе, Минзәлә якларыннан да байтак иде. Сөйләгәндә берсе дә тыныч кына сөйли алмады. Күз яшьләре тамак төбенә төер булып утырып, сүзләрен әйтә алмыйча торганда, алар кабат шул ук кичерешләрне күңелләре аша үткәрделәр. Ул чакта без — «Чулпан» үзешчән театр артистлары — шушы трагик хәлгә дучар булган Фатих гаиләсенең кичерешләрен сәхнәләштергән идек.

Спектакльдә — Сарапул татарлары язмышы

Инде спектакльгә әйләнеп кайтыйк. Яр Чаллы драма театры Сарапул шәһәренә гастрольгә беренче тапкыр килде. Артистлар Сарапул шәһәренең татар йортында, эшмәкәр Зөлфәт Арслановның “БАРС” сәүдә үзәге музеенда булдылар, биредәге татарларның милли эшләре белән таныштылар. Спектакль нигезенә яткан Түбән Кама сусаклагычы төзелгәндә авылларны күчерү фаҗигасе Сарапул татарларына бик яхшы таныш. Алар да бу якларга шуның нәтиҗәсендә күченеп килгәннәр. Автор Ягъсүф Шәфыйков та әлеге шәһәрдә бик күп еллар хезмәт куйган. Зал тутырып килгән тамашачы дулкынланып та, елап та, көлеп тә сәхнәдәге тамашаны күзәтте. Фатихның авылын сагынып өзгәләнүе беркемне дә битараф калдырмады, гүя вакытларны кирегә әйләндереп, шул елларга кайтарды. Артистлар белән аралашканда: “Без — авыл балалары. Спектакльдә уйнау, үзебезнең тормышны уйнау кебек булды”, — диделәр. Спектакль заманча куелган, шуңа күрә кайбер тамашачылар арасында: “Бик аңлашылып бетмәде”, — дип әйтүчеләр булды. Һәр режиссер — рәссам һәм ул аны үзенчә күрә. Заман шуны таләп итә һәм уйланырга мәҗбүр итә. Бу режиссерның халыкка психологик яктан якын килүе.
Спектакль тәмамлангач, тамашачы аягүрә торып алкышлады. Автор Ягъсүф Шәфыйковның үзенең сәхнәгә күтәрелүе тамашага тагы да ямь өстәде. Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов эшмәкәр Зөлфәт Арслановка рухи яктан да, матди яктан да ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәтен белдерде. Театрның гастрольләре әлеге шәһәрдә дәвамлы булсын һәм инде Ижау шәһәрендә дә әлеге спектакльне көтеп калабыз, чөнки спектакль нигезендә яткан фаҗигане күрүчеләр безнең шәһәрдә дә бик күп яши.

Рәфилә Рәсүлева.