Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Алтын йомгак 7-2019
14.02.2019

Алтын йомгак 7-2019

15 февраль – Муса Җәлилнең туган көне

Эльмира Касимова рәсеме

Хәзер дә герой

Муса Җәлил тугач, аңа мулла: “Мин бу балада зирәклек мөһере күрәм”, — дигән. Аның исеме дә зирәкләрнең зирәге дигән мәгънәне аңлата. Мусаның иң яраткан шөгыле — балык тоту. Аңа уку бик җиңел бирелә. Яшьтәшләре хәрефләр өйрәнгәндә, ул инде яза-укый белә. Шуңа күрә бер ел эчендә дүрт ел үзләштерә торган уку программасын өйрәнә. 1913 елда ул Оренбургка күчеп килә. Муса мәдрәсәгә йөргәндә, Пушкин әсәрләрен өйрәнә. Аның яраткан шөгыле китап уку була. Муса Җәлил шигырьләрне бик иртә яза башлый, беренче шигырьләре 1919 елда басылып чыга.
Ул яшь чагында комсомол була. Бик тырыш, хезмәт сөючән Муса Бөек Ватан сугышында үзенең батырлыгы белән таң калдыра. Бөек шагыйрь безнең өчен каһарманлык үрнәге.

Александр Касимов, Балезино районы Кистем мәктәбе.

 

Көрәшче шагыйрь

Үлемсезлеккә илткән юл –
Аның яшәү рәвеше.
Патриот, интернационалист,
Зур шагыйрь һәм көрәшче.

Фашизм белән көрәштә
Батырлыгы тиңдәшсез.
Күңелендә — моң дәрьясы,
Иҗаты иксез-чиксез.

Югары дәүләт бүләге
Ул – Ленин премиясе.
Рухы бай шигырьләре өчен,
Җәлил — шуның иясе.

Искиткеч тирән фикерләр,
Хис-тойгы, яшәү көче —
“Моабит дәфтәрләре”ндә,
Үрнәк ул безнең өчен.

Алинә Сәлимова, Әгерҗе шәһәре, 4нче мәктәп.

Яраткан шагыйребез

Муса Җәлил — татар халкының бөек улы. Аны матур, үлмәс шигырьләре өчен генә түгел, ә иленә тугры булуы, батырлыгы өчен хөрмәт итәләр. Ул фашистлар концлагерена әсирлеккә төшкәч тә, төшенкелеккә бирелмичә, 2 җыентык туплардай шигырьләр иҗат итә. Аның шигырьләрендә туган илне, халкын яратуы ярылып ята. Без Муса Җәлилнең иҗатын татар әдәбияты дәресендә өйрәнәбез, шигырьләрен яратып ятлыйбыз.

Дарина Поздеева, Балезино районы Кистем мәктәбе.

Татьяна Буренина, Можга шәһәре

 

Алсу Муллаәхмәтова, Әгерҗе шәһәре, 4нче мәктәп.

 

Лиана Биянова, Балезино районы, Кистем авылы.

Софья Запольских, Балезино районы, Кистем авылы.