Хәтер бар, хәтәр генә кими бара
Яз башында татар җәмәгатьчелеге Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенә яңа җитәкче сайлаган иде. Милли тормышта яңа президентның исеме моңа кадәр артык ишетелмәсә дә, күпләр аны милли эшләргә матди яктан ярдәм кулы сузучы буларак яхшы белә.
Илсур Миңнемуллин артык тыйнак кеше, күп сөйләшергә яратмый. Яңа вазифага алынгач та, аның белән әңгәмә корып, язма әзерләү нияте бар иде. Әмма ул: “Сүз сөйләүдән ни файда?! Кешегә кылган гамәлләре, башкарган эшләренә карап бәя бирелергә тиеш”, — дип, сүзне кыска тоткан иде.
Июль аенда УР Татар иҗтимагый үзәгенең яңа җитәкчесе республикабызның төрле шәһәр-районнарында гомер кичерүче милләттәшләребез белән якыннан танышу максатыннан эшлекле сәфәр оештырды. Аның белән Халыклар дуслыгы йорты методисты Ализа Хурамшина һәм Ижау җәмигъ мәчете хәзрәте Абдулла Сафин да юлга чыктылар.
Дебеста мәчет төзелерме?
Беренче тукталыш — Дебес поселогы. Соңгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, биредә 38 татар гомер кичерә икән. Узган ел алар берләшеп, үз милли оешмаларын оештырганнар. Җиң сызганып эшкә дә керешкәннәр. Район хакимиятенә җыелышып аралашыр, оештыру эшләре белән шөгыльләнер өчен бүлмә сорап мөрәҗәгать иткәннәр һәм мәчет төзү инициативасы белән чыкканнар. Җир бүлемтеген дә сайлап куйганнар.
Илсур Миңнемуллин һәм Удмуртия Диния нәзарәтеннән килгән белгечләр Дебес районы җитәкчелеге белән очрашу алдыннан, мәчет төзеләчәк урын белән таныштылар. Әлеге участок сәнәгать зонасына карый, бинасы җимерек хәлдә. Төзелеш буенча белгечләр: “Биредә мәчет салып булмый, башка вариантлар эзләргә кирәк”, — дигән карарга килделәр. Фикер алышу район хакимиятендә дәвам итте.
Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин оешманың эшчәнлеге, очрашуның максаты турында кыскача бәян итте. Район башлыгы Александр Глухов җирле татарларның яшәешләре турында хәбәрдар булуы хакында әйтте. Татарларның Дебеста мәчет төзү теләгенә каршы булмавын ассызыкланды. Район җитәкчелеге дә мәчет төзеләчәк урынның сәнәгать зонасына каравы, хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалыгының биредә чүплек оештыруы, ә бинаның сүтелергә тиешлеген яшермәделәр. Диния нәзарәте белгечләре Аллаһ йортының кешеләргә йөрергә уңай булган урында, Дебес яныннан федераль трасса узуы турында искәрттеләр. “Әгәр мәчет төп юлга якын җирдә урнашса, ерак юлларга йөрүчеләр дә биредә туктап, намаз укый алыр иде. Күрше-тирә районнарда яшәүче мөселманнар өчен дә уңайлы булыр”, — диде Абдулла Сафин. Әлеге тәкъдим җитәкчесе тарафыннан кире кагылмады. Юлга якын җир участокларының рәсми статусын ачыклаганнан соң (шәхси милеккә каравын яисә район милке булып саналуын) 20 сотый җирне арендага тапшыру мөмкинлеген ачыкларга ышандырды район җитәкчесе. Шулай ук район үзәгендәге биналарның берсендә Халыклар дуслыгы йорты оештырып, һәр милләтнең үз бүлмәсен булдыру мәсьәләсе дә уңай хәл ителде.
Дебес татарларының лидеры Лилия Әхмәдиева — эшмәкәр, махсус эш киемнәре тегү-сату белән шөгыльләнә. Тумышы белән Можга шәһәреннән. “Катнаш гаиләдә үссәләр дә, улларым татар милләтенә ныграк тартылалар, динебез белән кызыксыналар. Мин моңа чиксез шатланам. Киләчәктә Дебеста татарларның милли тормышы җанланып китәр дип ышанам”, — диде Лилия Камил кызы. Саубуллашканда ул Илсур Миңнемуллинга ак чыршы үсентеләре тапшырып: “Бездән соң юл алачак районнардагы милләттәшләребезгә тапшырырсыз. Дебеста яшәүче татарлардан истәлек булыр. Агач ул — яшәү, тормыш символы. Татарлар яшәсен, тамырлары нык булсын”, — дигән теләкләрен җиткерде.
Данлы һәм затлы як
Ә без — сәфәребезне дәвам иттек. Киләсе тукталыш — 300 елдан артык кабатланмас, үзенчәлекле тарихы булган, данлы һәм затлы Арча кенәзләре нәселеннән Мәмәткол Касимов нигез салган Кистем авылы. Балезино районындагы дүрт татар авылының берсе ул.
Кистем — бөтенләй башка төрле дөнья, аның кешеләре дә ихлас, киң күңелле, җир җимертеп эшли, яшьнәтеп яши торган тырыш. Татар тарихы, фольклорына кагылышлы фәнни эш язарга теләүчеләр өчен әлеге җирлек чын хәзинә булып тора. Бу авылга ничә мәртәбә барсам да, һәр яңа сәфәр саен ул миңа бөтенләй башка яктан ачыла, соклану, гаҗәпләнү хисләрен арттыра.
Юлдашларымның Кистем авылы белән тәүге танышу-очрашулары иде. Алар да соклануларын яшерә алмадылар. Мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Касимова балалар өчен төрле экскурсияләр оештырылуы, музей-бүлмә барлыгы, төрле милли ансамбльләр эшләве хакында сөйләде. Шулай ук киләчәктә мәдәният йортында кайбер төзекләндерү эшләре башкарылса, эшләрнең тагы да алга китәчәгенә ишарәләде. Мәктәптә дә булдык без. Яңа уку елына әзерлек эшләренең кызган чагына туры килдек. Бар җирләрне яңарталар, төзекләндерәләр иде. Мәктәп музее аеруча зур кызыксыну уятты. Биредә һәр экспонатның үз тарихы бар. Алар кайчандыр Кистем авылы кешеләренең көнкүрешендә, тормышында кулланылган. Әлеге экспонатларга карап, кистемлеләрнең гаҗәеп булуларына тагын бер кат инанасың. Кайчандыр скрипка ясаучы осталар да булган бит биредә! Хәтта ышанасы да килми. Гомумән, авыл тарихына аеруча ихтирамлы һәм сак караш сакланып килүе гаҗәпкә калдыра.Тарих укытучысы Илмир Касимовның балалар белән тарихи-эзләнү эшләренә зур игътибар бирүе, укучыларының Россиякүләм бәйгеләрдә җиңү яулавы да моны исбатлый.
Иманлы да, динле дә Кистем халкы. Берничә гасыр буе тирә-юньгә иман нуры тараткан иске мәчет янында, өч ел эчендә яңаны салып чыктылар. Дини бәйрәмнәргә, җәмәгать намазларына йөри халык. Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касимов бүгенге көндә бик тә җаваплы эш — Удмуртиянең төньяк районнары буенча имам-мөхтәсибе вазифаларын да башкара. “Борчыган проблемалар бармы?” — дип сорау урынлы булмас. Тарихи документларда 1765 елларда ук телгә алынган татар мәктәбенең бүгенге көндә дә мәгариф учагы булып ялкынланып януы гына үзе ни тора?! Башкалабызда туган телебезне укыту мәсьәләсе елдан-ел кискенләшә барганда, сез төрле милләт балаларына татар телен өйрәтәсез. Безгә сездән өйрәнергә кирәк икән”, — диде Илсур Миңнемуллин.
Бар дөнья халкы каядыр ашыгып-чабаланып дөнья артыннан куганда, Кистем авылы үз тормышы белән кенәзләр нәселенә тап төшермичә тыныч кына яши бирә. Алга таба да шулай яшәргә язсын!
Игра — нефтьчеләр төбәге
Игра поселогы төзек, матур йорт-биналары, чиста, киң урамнары белән хәтердә уелып калды. Һәр җирдә нефтьчеләрнең хуҗаларча карашлары сизелә.
Соңгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, әлеге төбәктә 500ләп милләттәшебез гомер кичерә икән. Татар иҗтимагый үзәгенең җирле бүлекчәсен күп еллар Наилә Касимова җитәкли. Очрашу Халыклар дуслыгы йортында узды. 2000нче еллар башында тынгысыз укытучы бушлай татар теле курслары оештырган, милли бәйрәмнәребез уздырылган, татар эшмәкәрләре дә актив булган. “Олыгайдык инде, яшьләребез арасында милли хәрәкәтне җанландырып җибәрүчеләр булсын иде. Районыбызда Алик Әсфәндияров бик тә абруйлы кеше, шушы эшкә алынса, бик шат булыр идек”, — диде Наилә Касыйм кызы. Мөхтәрәмә Мостафина, Мөбарәк Әхмәтов Играда яшәүче татарларны җыр-биюгә өйрәтергә белгечләр булмавы хакында әйттеләр. Шулай ук яшь буынны тәрбияләүдә дини дәресләрнең мөһимлегенә басым ясалды.
Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Александр Мошонкин, район хакимиятеннән Любовь Сунцованың Илсур Миңнемуллин белән Играда яшәүче татарларның яшәеше турында ачыктан-ачык сөйләшүе, яңгыраган тәкъдимнәрне хуплаулары, төрле сораулар буенча ярдәмгә әзер торулары соклану уятты. Тик милләттәшләребезнең актив һәм инициативалы яшьләр булмавына зарланулары канәгатьсезлек тудырды. 30лап кына татар яшәгән Дебеста милләттәшләребез мәчет ачу нияте белән янып йөриләр, ә Играда җирле хакимиятнең ярдәме була торып та, 500ләп татарга бер лидер табыла алмавы белән килешәсе килмәде. Киләчәктә милли тормыш яңа сулыш белән яши башлар, дигән теләктә без сәфәребезне дәвам иттек.
Якшур-Бодьяда татарларның дәртләре сүнмәгән әле
Якшур-Бодьяда яшәүче милләттәшләребезгә безнең белән очрашу мизгелләрен бик озак көтәргә туры килде. Шулай да алар таралырга ашыкмаганнар иде. Мәдәният үзәге шау-гөр килеп торды. Җәмәгать эшләрендә күп очракта хатын-кызларның катнашуы гадәти күренеш.
Ә менә Якшур-Бодья татарлары белән очрашуда ир-атларның күп булуы куандырды. Кәрам Гыйләҗев берничә ел элек Якшур-Бодьяда “Яңарыш” газетасын укучы бердәнбер милләттәшебез иде. Аллага шөкер, быел биредә абунәчеләребез саны 20дән артып китте.
Соңгы елларда милли бәйрәмнәребез, шул исәптән Сабантуй уздырылмаса да, биредә яшәүче татарларның дәртләре сүнмәгән әле, эшлиселәре, милли тормышта янып яшиселәре килә. Алар үзара аралашып торалар. Лидерлары Мәрхәбә Зиннәтова: “Моннан бер ун еллап элек, Илсур Гафиуллович, сез безгә милли костюмнар тектерер өчен акча биргән идегез. Без әле дә сезне зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Татар иҗтимагый үзәгенең яңа җитәкчесе буларак, оешманың эшен тагын да җанландырып җибәрерсез дип ышанам”, — диде. Киләчәктә биредә татар теле, дин гыйлеме дәресләре оештыру турында килешенде, моның өчен махсус бина табу мәсьәләсе күтәрелде. Якын арада Удмуртиядәге “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә токмач кисү серләренә өйрәтү буенча мастер-класс та узачак.
Юлчының юлда булуы хәерле
Бик озын һәм мәгълүматка бай көн булды бу. Республиканың дүрт районына булган сәфәрдән күңелдә төрле каршылыклы уйлар туды. Элегрәк милләттәшләребез белән очрашканда: “Нинди проблемаларыгыз бар?” — дигән сорауга акча мәсьәләсен китереп куялар иде. Бу сәфәрдә акча сораучылар булмады, күбрәк тел, дин серләрен өйрәнү проблемалары күтәрелде. Монысы, билгеле, куанычлы хәл.
Татар барда хәтәр бар, диләр. Бу сәяхәттән соң, мин татарның хәтере әлегә бар, әмма хәтәре кими башлаган, дип борчылып та куйдым. Кайда гына яшәсәк тә, татар булып калсак иде.
Альбина Шәйхетдинова.



