Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Цифрлы белем бирү үзәге ачылды
3.12.2020

Цифрлы белем бирү үзәге ачылды

27 ноябрьдә Ижауда “IТ-Куб” балалар өчен цифрлы белем бирү үзәген ачу тантанасы булды. Ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылучы «Мәгариф» милли проектының «Цифрлы белем бирү мохите» проекты кысаларында төзелде. Тантанада Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов, республиканың Мәгариф һәм фән ми­нистры Светлана Болотникова, «УДС-Групп» холдингы вәкилләре катнашты.

«Цифрлы трансформация — бөтен эшебездә мәҗбүри элемент. Әгәр дә без үсәргә теләсәк, төрле инструментлар кулланырга тиеш. Бигрәк тә балалар өчен бу бик кирәк. «IТ-Куб» — фикерләүнең башка рәвешен формалаштыру, иртә профориентация өчен бик яхшы мөмкинлек, укучылар инде үзләрен үзгәрешләргә программалаштыралар, ә мондый база белән бу ышанычлырак булачак. Монда инде хәзер үк кулланырга мөмкин булган продуктлар булу мөһим. Безнең мәктәпләрдә күп санда инженерлык һәм мәктәпләрдә робот техникасы сыйныфлары ачылды. «IТ-Куб» бик көчле булачак. Һәм, әлбәттә, барлык бу программаларны һәм мөмкинлекләрне югары уку йортларына интеграцияләргә кирәк», — диде Александр Бречалов.
Ул Удмуртиядә алдагы ике елда балалар өчен дүрт цифрлы белем бирү үзәге ачылачагы турында сөйләде. 2021 елда мондый үзәк Воткинскида, 2022 елда Сарапулда һәм Глазовта ачылачак. Шулай ук Республика Башлыгы яңа проектлар булдыруда бизнесның актив катнашуын белдерде. Ул әлеге бинаны төзүчеләргә, дизайн-проектын эшләүчеләргә рәхмәтен белдерде.
Яңа үзәк Ижауның Устинов райо­нындагы ”Матрешки” торак комплексының беренче катында урнашкан. Укуларны 10 юнәлеш буенча үткәрәчәкләр: «IT-мәктәп SAMSUNG», «Яндекс.Лицей», «Pythonда программалаштыру», «Мобильная разработка», «Сетевое и системное администрирование», «Кибергиена и работа с большими данными», «VR/AR», «Программалаштыру нигезләре», «Ясалма интеллект», «1С -программалаштыру».
«IТ-Куб» җитәкчесе Оксана Щелчкова үзәк буенча экскурсия үткәрде. Педагоглар һәм балалар үз проектларын тәкъдир иттеләр. Мәктәп укучыларының “Акыллы йорт” юнәлеше буенча эше Александр Бречаловта аеруча зур кызыксыну уятты.
Бүгенге көндә «IТ-Куб» балалар өчен цифрлы белем бирү үзәге лицензияләү процедурасын уза. Белем бирү курсларына язылу декабрьдә ачылачак. Дәресләр гыйнвар аенда башланачак. Программалар нигездә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен каралган, әмма 8 яшьлекләр өчен дә программалар бар. «IТ-Куб»ка өстәмә белем бирү навигаторы аша язылырга мөмкин. 400 бала бушлай шөгыльләнәчәк. Хәзер экскурсияләр, мастер-класслар уздырыла», — дип аңлатты Мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова.